Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Бәллүр күл”әдәбият-сәнгать фестивале нәтиҗәләре билгеле

Балык Бистәсе районы администрациясе, Татарстан Язучылар берлеге, “Бәллүр күл” балык тоту ял базасы август ае башында “Бәллүр күл” дип аталган Беренче республика әдәбият-сәнгать фестивале уздырдылар.

Әлеге фестиваль үзенең төгәл бурычы белән дә аерылып торды. Ул да булса – шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатында Ватан һәм туган як табигате. Мәгълүм булганча, аның иҗаты әлеге изге төшенчәләргә карата булган самими хисләрне гоуммиләштереп бирүе белән аерылып тора. Максат ачык – бүгенге егет-кызларның әлеге рухи кыйммәтләргә карата булган ихлас мөнәсәбәтләрен белү, аларның шул хс-тойгыларны әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә гәүдәләндерә алу осталыгын билгеләү.

Фестиваль бүгенге иҗади яшьләрдә генә түгел, хәтта өлкәнрәк буын вәкилләрендә дә кызыксыну уятты. Конкурска килгән иҗади эшләр шуны күрсәтте. Географиясе дә шактый киң булды. Хәтта Белоруссия кебек чит илдән, Кырым кебек шактый ерак төбәктән дә катнашырга теләүчеләр бар булып чыкты. Җибәрелгән хезмәтләр арасында шигырьләр, чәчмә әсәрләр белән беррәттән орнаментлар, кул эшләнмәләре, сәнгатьле уку үрнәкләре дә бар иде.

Жюри, җентекләп өйрәнгәннән соң, төрле номинацияләр буенча түбәндәге нәтиҗәләргә килде:

“Әдәби иҗат” буенча:

Беренче урын – Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзакир кызы (1958 елда туган). Балык Бистәсе районы. Бер тәлгәш шигырьләре өчен;

Икенче урын – Соловьева Светлана Александровна “Просторы милые” шигыре өчен. Лаеш шәһәре, Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Өченче урын – Шмелева Регина. “Россия” исемле шигыре өчен. Алабуга шәһәре. Мәдәният көллияте студенты.

“Халык куллану әйберләре” эшләү буенча:

Беренче урын – Фәттахова Рәмзия Сәхәбетдин кызы. Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан өстәмә белем бирү мөгаллиме. “Танец Стерлядок”, “Белуга” паннолары өчен;

Икенче урын – Симухина Апполинария. Лаеш шәһәре. Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар  интернат-мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Өченче урын беркемгә дә бирелмәде.

“Сәнгатьле уку” буенча:

Беренче урын – Нахратская Валерия – Лаеш шәһәре, 1 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы. Үзенең “Карасиное озеро” дигән шигырен укыган өчен;

Икенче урын – Соловьева Ирина – Лаеш шәһәре, 1 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы.Үзенең “Хрустальное озера” дигән шигырен укыган өчен

Өченче урын беркемгә дә бирелмәде.

Җиңүчеләргә расланган формадагы дипломнар тапшырыла.

Жюри әгъзалары:

Галимуллин Ф.Г. (рәис) – КФУ профессоры, язучы, филология фәннәре докторы.

Аймәтов Р. К. – Татарсан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, М. Җәлил премиясе лауреаты.

Ибраһимов М. И. – Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары.

Галимуллина Ә. Ф. – КФУ профессоры, педагогия фәннәре докторы.

Язманы Ф.Г.Галимуллин әзерләде)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр