Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балтачта Ләйлә Минһаҗеваныөң юбилей кичәсе узды

Балтач районы Балтач урта мәктәбендә бик матур очрашу булды. Райондашлары, бертөркем язучылар hәм галимнәр Балтач кызы, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минhаҗеваны юбилее белән тәбрикләделәр. Бәйрәмдә Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Әймәт, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, КФУ профессоры, татарның хөрмәтле улы Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстан китап нәшриятыннан, язучы, драматург, шагыйрь Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, ТР язучылар берлегенең әдәби консультанты, шагыйрь Марат Закир, КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина, доцентлар Әлфинур Нурмөхәммәт кызы Нәҗипова, Гөлусә Фарит кызы Каюмова катнашты.

Фоат Галимулла улы Ләйлә Минhаҗеваның эшчәнлегенә зур бәя биреп: “Ләйләбез Балтач җиреннән чыгып, безнең арада галимә булып җитлекте, диде ул – Докторлык диссертациясен яклау белән эш бетми, үзең ирешкән казанышлар югарылыгында хезмәт итүне көндәлек бурыч итеп карарга, шуны чынлыкка әверелдерү өчен тырышлык куярга кирәк. Ә ул – безнең Ләйләбезгә хас. Ләйләнең киң колачлы эшчәнлегенә сокланырга гына кала”, – диде ул.

Роберт Мөгаллим улы Миңнулллин исә, Ләйлә Минһаҗеваның татар милләте өчен хезмәт итүен ассызыклаганнан соң, аның инде Татарстан, Рәсәй кысаларында гына калмый, чит илләрдә дә танылуын әйтте. “Китапларының чит ил галимнәре тарафыннан кабул ителүе,  тәрҗемәдә басылуы моңа дәлил”, – диде ул. Һәм алда да галимәгә уңышлар, матур тормыш теләде.

Рәмис Аймәт бергә үткән яшьлек елларын, иҗади үсеш баскычларын искә алып, юбилярга шигырь генә багышлап калмады, күпләрне таң калдырып, моңлы, дәртле тавышы белән җырлап та җибәрде. Юбилярга тагын бер шигырь багышланган иде: аны институт елларыннан ук килгән дусты Марат Закир бүләк итте.

Галимҗан Гыйльмановның да чыгышы күпләрдә кызыксыну уятты. Танылган язучы Ләйлә Минһаҗева биргән бәяләр аша әсәрләрендәге кызыклы ачышларның үзе өчен яңарак юнәлешләрен дә ачуын белдерде.

Хезмәттәшләре Флера Сәйфуллина, Әлфинур Нәҗипова, Гөлусә Каюмова Ләйлә белән бәйле истәлекләрен уртаклашу, киләчәктә аңа  уңышлар теләү белән бергә, Балтачлыларга, якташларына зур рәхмәтләрен дә җиткерделәр.

Ләйлә Минhаҗева йомгаклаү сүзендә “Шәхес иң элек туган ягында хөрмәт казанырга тиеш – моны миңа остазларым ныклап сеңдеде. Сез мине зурладыгыз, минем өчен зур бәйрәм оештырдыгыз, рәхмәт, киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк, – диде. – Буген биредә минем өчен кадерле булган дусларым җыелды. Мин кайвакыт, хатын-кыз буларак, бу ярату берьяклы, минем тарафтан гына түгел микән дип, шикләнеп куя идем. Буген инде бу шикләрем юкка чыкты, рәхмәт сезгә”, –  дип тәмамлады ул сүзен.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм