Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тамашачылар Фатих Кәримгә багышланган кичә турында…

28 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында  каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Кичәнең сценарий авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Раушан Шәриф.

Тамашачылар  кичәдән алган тәэсирләре хакында социаль  челтәрләрдә күп яздылар. Язмаларның берничәсен биредә урнаштырабыз (теле, стиле, пунктуациясе саклана).
Раушания Нәҗипова:
Искиткеч матур кичә!!! Рәхмәт!
Роза Яһүдина:
Вчера нам – членам общественной женской организации “Ак калфак” с. Нурлаты Зеленодольского района посчастливилось побывать на вечере памяти, посвященном 110 -летию великого татарского поэта- патриота Ф. Карима. Удивительно грамотно, эстетично, впечатляюще создан сценарий вечера, глубоко продуман каждый элемент , каждый номер.
Огромное спасибо замечательному режиссеру- постановщику, сценаристу, прекрасным артистам, чтецам, певцам. Браво!
Приехали под большим впечатлением от этого вечера. Рады были встрече с нашим давним другом -Лейлой Фатыховной. Она в 80-ые годы, когда работала парторгом цеха на заводе “ЭВМ”, была организатором большой шефской деятельности в Нурлатском детском доме. Что только она не делала, чтобы помочь нашему детскому дому, чтобы осчастливить детей- сирот!
Фатыха Карима считают гуманистом, его дочь – достойный продолжатель гуманных дел своего отца. Очень ей благодарны. Любим и помним.
Халкымның батыр улы Фатих Кәримгә һәм аның тугры тормыш иптәше Кадриягә…
Бик ачы аларның язмышлары, соклангыч мәхаббәтләре, бер – беренә булган хисләре. Кабатланмас шәхесләр. Татар халкының горурлыгы!Тапшырылмаган хатлар
(Фатих Кәримгә )Төннәр буе хатлар яза
Фатихына Кадрия,
Назлы сүзләр белән үрә
Саф хисләрдән тәкыя.
Йөрәкләрне йөрәкләргә
Бәйлиләр безнең хатлар,
Күңелләрдән күңелләргә
Күпер салалар алар.
Утта янмый, суда батмый
Чын мәхаббәт хатлары,
Явыз үлем дә җиңәлми
Өзелеп сөйгән ярларны.
Елый-елый хатлар яза,
Йөрәге тулы яра…
Сугыш бирә каты җаза:
Җан сөйгәннән аера.
Сүзләр түгел, хисләр ята
Ак кәгазъ битләренә,
Сүзләр түгел, яшьләр тама:
Сизелә эзләреннән.
Күзләреннән түгел, күңеленнән
Тама кайнар тамчылар…
Мәңгелек югалтуларга
Кадрия ничек чыдар?
Өметләнә, алыр диеп,
Шул хатларны сөйгәне,
Ышана ул, аңлар диеп,
Җаны ничек көйгәнне.
Оча сылуның хатлары
Ут эченә, афәткә…
Буламени чикләр куеп
Җиңелмәс мәхәббәткә!
Яу кырында калды Фатих,
Ачы язмыш кулында.
Табалмады аны хаты
Шомлы сугыш кырынды.
Фатих үлде, гүргә керде,
Кадриясе белмәде.
Көн дә аңа хат җибәрде,
Югалтуын сизмәде…
Кадриягә кире кайтты
Тапшырылмаган хатлар…
Изге сөю шаһидларын
Тап төшермичә саклар.
Бер хатны да ачмады ул,
Фатихка дип саклады,
Күп газаплар кичерде ул,
Мәхәббәтен сатмады.
Шундый матур, шундый көчле
Бу дөньяда кем сөя!?
Мәңге сүнмәс якты йолдыз–
Фатих белән Кадрия.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева