Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә XX гасыр татар мәдәният эшлеклеләренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуны Түбән Новгород татарлары якташлар җәмгыятенең яшь активистлары оештырды. Иҗади кичәдә татар һәм башкорт шагыйрьләренең шигырьләре, татар композиторларының әсәрләре, Ярлы Кәрим, Илдар Юзеев, Фәннур Сафин, Әнгам Атнабаев шигырьләре яңгырады.
Яңа комментарий өстәргә