Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган ягыннан илһам алып

Мамадыш район Мәдәният сараенда язучы Вәрис Галинең 60 яшьлек гомер бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Юбилярны тәбрикләргә Мәскәүдән якташы, Азия илләренең Лотос, Төркиянең Дәүләт, Татарстанның Габдулла Тукайһәм башка күп кенә мәртәбәле премияләр иясе Ринат Мөхәммәдиев, Казаннан Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов, Татарстан язучылар берлегенең әдәби консультанты, якташы Марат Закир, язучы Амур Фәләх; Яр Чаллыдан Мансур Сафин кайтканнар иде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре әзерләгән кичәдә Вәрис Галинең Мамадыш төбәгендәге иҗатташ дуслары, яшь каләм тибрәтүчеләр, авылдашлары да тәбрикләү сүзләре белән чыктылар. Язучының әсәрләреннән өзекләр дә сәхнәләштерелде.

(Николай Михайлов тексты һәм фотолары)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм