Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында катнаштылар

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясеутырышында катнашты. Утырышны  Марат Готыф улы Әхмәтов алып барды.
Чыгышлардан соң фикер алышулар вакытында Язучылар берлеге рәисе Габдулла Тукай исемен йөртүче Казан аэропорты авиа билетларына татар, рус,  инглиз телләрендә Тукай әсәрләреннән юллар язарга тәкъдим итте. Данил Салихов, шулай ук, балалар арасында узучы “Илһам ” конкурсына да яңа сулыш өрергә, конкурска  игътибарны тагын да арттырырга кирәклеген искәртеп узды. Утырышта Татарстан язучылар берле әгъзалары  Искәндәр Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Заһидуллина катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева