Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәрит Мөхәммәтшин Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады. Тәбрикләвен ул Корстон бинасында оештырылган тантаналы очрашуда җиткерде, Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауда, үстерүдә зур өлеш кертүгә һәм киң җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы коллективына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырылды.

 

“Олы тантана, зур бәйрәм, тарихи очрашулар. Сезне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт Йорты исеменнән чын күңелдән котлыйм. Бердәм булып уңышлы хезмәт итәргә, көчле булып яшәргә язсын. Бу – мәдәни тормышыбызда зур вакыйга”, – диде ул.

“85 ел дәвамында илебездә нинди генә чара булып узмады. Язучылар берлеге рәхәтен дә, михнәтен дә татыды. Туфан абый Миңнуллиннарны искә алып үтәсем килә. Аларның исеме хәтердә мәңгелеккә уелып калды. Ә хәзерге язучылар – аларның эшен дәвам иттерүчеләр”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Язучылар берлеге Россиядә авторитетлы булуын искәртте. “Язучыларның 337 әгъзасы активта санала. Дәүләт Берлек белән һәрвакытта да тыгыз элемтәдә тора. Депутат язучыларыбыз парламентаризм үсешенә зур өлеш керттеләр”, – диде ул.

“Язучылар берлегенең төп бурычы – туган телебезне сафлыгын һәм рухи мирасыбызны саклау, баету. Халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен әсәрләр аша халкыбызда җиткерүдә зур эшләр башкарылды, әдәби мирасыбыз башка телләргә дә тәрҗемә ителде”, – диде рәис.

“Вакыт-вакыт сез безнең тәнкыйтьчеләр дә. Анысы да кирәк. Ничек итеп бу авыр заманда республикада дуслыкны саклап, бердәм булып, матур итеп алга олы адымнар белән барырга кирәк? Шуңа без бергәләп юллар эзлибез. Сез шушы эштә безгә бик тә кирәк, тату гына бергә булып хезмәт итегез. Әсәрләрегезне көтеп калабыз, бәйрәм белән!” – дип тәбрикләде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин язучыларның хезмәт хакын арттыру хакында да әйтте. “Республика күләмендә язучыларның гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Кайбер язучыларның ул төп кереме, көндәлек хезмәте”, – диде ул.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрьләрдән Клара Булатовага “Татарстанның халык шагыйре” медален,  Рәмис Аймәткә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исемен рәсми рәвештә тапшырды. Татарстан Республикасы мәдәнияте үсешенә һәм татар әдәбиятын баетуга керткән өлешләре өчен Әхмәт Рәшит һәм язучы Әхәт Гаффар татар ә  «Фидакяр хезмәт өчен»   медале белән бүләкләнделәр. Шагыйрьләр Наил Касыйм, Шәүкәт Гаделша һәм язучы Рифә Рахманга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Язучылар берлеге һәрвакытта да Президентыбызның ярдәмен тоеп яши. 85 ел яшәү дәверендә язучыларыбыз зур уңышларга иреште. Без төрле чорның, шушы яшәешнең шәхес культы елларын, җимерелү, илебезне аякка бастыру, шул ук вакытта үзгәртеп кору чорларын бергә үттек. Әсәрләребездә бу елларның бөтен чагылышлары да табылды”, – диде Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Данил Салихов Язучылар берлеге алдында олы сынаулар торуын билгеләп үтте. “Телебез, динебезгә, кыйблабызга тугры калып, халкыбызга ярдәм итәргә, бергә атларга маяк булырга тиеш. Телебезне коткару, яшәтү өлкәсендә һәрвакытта да эшләргә тиешбез. Һәммәгезгә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, озын гомер һәм бергә матур итеп әдәбиятыбызны алып баруда уңышлар телим”, – диде ул

(“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар