Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яшь шагыйрьләр һәм язучылар аудиокитап әзерли. Бу “Калеб” яңа буын җыены проекты.

Алар арасында Йолдыз Миңнуллина, Рөстәм Галиуллин, Илгиз Зәйниев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Эльмира Җәлилова, Ленар Шәех, Миләүшә Гафурова, Фәнил Гыйләҗев һ.б. авторлар бар.Әсәрләрне авторлар һәм билгеле артистлар укылышында тыңларга мөмкин булачак. Аудиоҗыентыкны тәкъдир итү кичәсе октябрь ахырында көтелә.

 

*  *  *   Рүзәл Мөхәммәтшин

Авырый балам.

Коелып

төшәр икән шулчаклы:

һаман төренебрәк ята,

уенчыгын кочаклый.

Ут чәчәр күзләре моңсу,

мөлдерәмә үзләре…

тутырып бер карасамы –

үзәгеңне өзәрлек!

Аңа әле салкын караш

ташланмаган,

салкын сүз

әйтелмәгән

һәм ул белми –

күпме кеше

ялкынсыз

йөрәкле килеш җан асрый…

Аларга өмет әрәм:

кояшым, дип сыенасың –

зәмһәрир салкын бәрә.

Авырый балам.

Юрганга

төренә…

Ни хәл итим?

Үзе кызу, кайнар!

Әмма –

үзенә җылы җитми….

Кочагыма алам.

Эри…

Мин, кирәксә әгәр дә,

җанымны әзер,

биләүдәй,

юешенә җәяргә,

гомеремне әзер аңа

сукмак итеп салырга, –

сөрлекмичә, абынмыйча,

киләчәккә бар гына!

Савыгыр ул,

һич шигем юк,

савыгыр бу юлы да…

Әмма әйт, дөнья, сабыем

туенырмы җылыңа?

Шомлы җилләрең, шым гына,

күңел төбенә кереп,

туңдырмасмы –

карт әтисен

язда туң орган кебек?

Бәхетлерәк булсын алмаш!

Һәм җылырак булсын, рас –

көннәре дә,

кояшы да,

заманасы да бераз

 

Кызыма                          Резедә Гобәева
Мин бәхетнең күзләренә багам,
Кочагыма алам, иркәлим…
Бу дөньяның бөтен яме, гаме –
Синдә, балам, синдә икән бит!

Зур күзләрен ачып елмая ул,
Бар да әле аңа өрь-яңа!
Үз-үзеңә бүләк ясыйм дисәң,
Бала тудыр икән дөньяга!

Әниләрне чынлап аңлыйм дисәң,
Ана булып кара икән ул.
Балаң өчен борчылулар гына
Тирән утка сала икән ул…

Бу дөньядан хаклык эзлим дисәң,
Дөреслекне үзең тудыр икән…
Синнән дә саф хаклык бармы җирдә?! –
Күзләреңнән фәрештәләр үпкән…

Мин бәхетне кочагымда тоям,
Җавап итеп берни эзләмим…
Бу дөньяда синсез күпме гомер
Ничек кенә, ничек түзгәнмен?!.

 

 

БӘХЕТЛЕ БУЛ! Луиза Янсуар

ашыктырма гына язмышыңны.
гомереңне, зинһар, ашыктырма.
кешеләре җирнең, әнә кара,
үз бәхетен эзләп табып тора.
үз вакытын белеп китә кышлар.
килә көзләр – нәкъ үз вакытында.
үз-үзеңә кайтып була бары
җир кабыгын бәреп ватып кына.
татып кына – югалтулар зарын.
һәм очышын мәхәббәтнең – кабат.
урманнарда – эзне буташтырып.
канатларың… җәрәхәттән канап.
табып була.
шуңа – ашыктырма.
күктән – кояш, яңгыр ташып тора.
исемем юк минем.
җисемем юк.
мин – өр-яңа туган гашыйк кына.
ул – бик иске бер Җир шары.
зинһар,
куалама аны.
сак бул! сабыр!
үз вакытын белеп эри карлар.
үз вакытын белеп коя яңгыр.
язда калган күзләреңдә күрәм:
нинди якты – үткән.
нинди зирәк.
ашыктырма гына!
ул бит –
сиңа –
бер гомерне яшәү өчен кирәк.

бәхетле бул, димәк!

 

* * *                               Йолдыз Миңнуллина
Каты басма карга. Эзең калыр.
Юлы шушы булган, диярләр.
Бездән соң да каны кызышканнар
үзләре үк камыт киярләр.
Җирне бугазыннан алалмаса,
бездән соң да берәү, ялгышып,
тезләнер дә, юлы уртасында
шешә бугазына ябышыр.

Каты басма. Басма сүзең калыр –
Һәм барзәһтә килеп, җан сорар.
Сыңарым дип, сүз катасы түгел,
безгә һәркем җирдә ят сыңар.
Бер сүзеңне җөпләп алырлар да,
уңга-сулга болгар кече-карты.
җиде ятның йөзен көйдергәнче,
эчтән көеп эндәшмәвең артык.

Йә булмавың артык. Йә булганчы,
барысын да уйлап яңадан,
туганда ук чамалабрак туу
берәр мәгърифәтсез анадан.
Кычкырасың үзең, үзең айнып,
бу хак сүзме дисең, безгә хасмы?
үз эзеңдә үзең батар булгач,
каты басма, зинһар, каты басма…

 

*  *  *   Лилия Гыйбадуллина

Без кайтканда, тәүге таңдагыча
Кояш кунар таллар өстенә.
Юллар чиксез булыр, гомер озын –
Үз җиреңә рәхим ит кенә!

Без узганда еллар имин булыр,
Һәм җир шары булыр бербөтен.
Эзләр калыр, безнең эздә калыр
Бер очкыны фани өметнең.

Без кайтканда урман шаулап торыр,
Чалгы кайрар агай болында.
Чертләп җиләк пешәр, чәчәк үсәр
Без туктарга базган урында.

Чишмә агар – тере салкынлыгы
Йөрәкләргә салыр ялкынын.
Без сусарбыз, гел сусарбыз кебек,
Еракларда булыр якыным!

Без узганда, синең чәчләреңә
Кыяр-кыймас йолдыз сарылыр.
Вакыт күчәр, безнең сукмакта да
Күз күрмәгән энҗе табылыр…

Без киткәндә, каерылып калыр
Капкалары ошбу җиһанның.
Бар тапканы – сагыш булыр аның,
Безнең сагыш булыр җуйганы…

*  *  *

Гөлназ Газизова

Җир сулышын тыңлау рәхәт, диләр,

Иң гүзәл көй – елга шаулавы.

Җилнең җыры сихәт бирә җанга,

Сандугачның – моңлы сайравы…

Кемдер әйтә: дөрләп учак янса,

Җанга рәхәт – утын шартлавы.

Кемдер әйтә: урман аваз салса,

Дәрт һәм дәрман – аның шаулавы.

Кыя тауга менеп тыңлап кара –

Җилләр ничек дулый иркендә!

Кулларыңны җәеп кочып кара,

Назын той син чәчтә… битеңдә…

…Сез белмисез… төнге тынлык аша,

Бер туктатып дөнья агышын,

Ничек рәхәт – ярым йокы аша –

Тыңлап яту балаң сулышын!

Далаларда җилләр котырыныр,

Киң дәрьялар шаулар еракта,

Телем-телем уйнап учак янар –

Мин ишетмәм ләкин ул чакта…

Минем өчен дөнья туктап калган,

Вакытның да сизмим агышын.

Төнге тынлык.

Бәхет.

Йокысызлык.

Тыңлап ятам балам сулышын.

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева