Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегенең идарә утырышында

14 майда Язучылар берлегенең идарә утырышы үткәрелде. Аны берлек рәисе Рафис Корбан алып барды. Ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясалды. Көн тәртибендәге иң зур сорауларның берсе Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Ул  дәүләт күләмендә алып барыла, Татарстан Министрлар кабинеты моның буенча махсус программа эшли.

Язучылар берлеге дә күп төрле тәкъдимнәр әзерләде, берлек рәисе урынбасары Рәмис Аймәт алар белән идарә әгъзаларын таныштырды. Фикер алышуда катнашкан әдипләребез Рәзил Вәлиев, Марсель Галиев,  Зиннур Мансуров, Мөдәррис Вәлиев, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Факил Сафин, Зиннур Хөснияр үз тәкъдимнәрен өстәделәр. Аларны гомумиләштерү өчен эшче группа билгеләнде.

Әдәбият елы уңаеннан мактаулы исемнәр бирү турындагы карар алдагы утырышларның берсендә кабул ителгән иде. Аңа тагын яңа исемнәр өстәлде. Танылган шагыйрә Лена Шагыйрҗан Татарстанның Халык шагыйре, танылган прозаик Нәбирә Гыйматдинова Халык язучысы исемнәренә тәкъдим ителделәр. Яшерен тавыш бирү юлы белән ул идарә әгъзалары тарафыннан расланды.

Язучы, галим-этнограф Дамир Гарифуллин күп еллык хезмәтләре өчен “За доблестный труд” медаленә тәкъдим ителде.

Идарә утырышында С.Сөләйманова, Г.Державин исемендәге премияләргә кандидатлар күрсәтү дә үткәрелде. Әлмәт язучылар бүлеге Саҗидә Сөләйманова премиясенә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованы, Чаллы язучылар бүлеге шагыйрә Сирень Якупованы, Язучылар берлегенең рус секциясе шагыйрә Ольга Левадия исемнәрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе дә каралган иде. Ул премиягә Түбән Камадан Илдар Хәйруллин, Лениногорскидан Наил Шәрифуллин, Казаннан Булат Ибраһимов кандидатуралары тәкъдим ителде. Яшерен тавыш бирү юлы белән аларның исемнәре расланды.

Г.Державин исемендәге премиягә язучы Альбина Әпсәләмова, шагыйрь Наил Ишмөхәммәтов, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова, шагыйрь Марсель Галиев тәкъдим ителделәр. Яшерен тавыш бирү юлы белән берничә турда үткәрелгән сайлаулардан соң җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. “Рух” китабы өчен Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев һәм ул китапны рус теленә тәрҗемә иткән Гәүһәр Хәсәнова иң күп тавыш җыйдылар.

Идарә утырышында Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Кабул итү коллегисен үткән Альберт Гадельшин, Нурия Сәяр, Ольга Журавлева, Фәнил Гыйләҗев яңадан яшерен тавыш бирү юлы белән расландылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Язучылар берлегенең идарә утырышы шуның белән үз эшен тәмамлады.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина