Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Бәхет орлыгы» – гаилә нигезе

Китап – бакча, ә язучылар шул бакчаның гөлләре. Әгәр язучы үз әсәрен язганда тойган ләззәтен укучыларга ягъни тыңлаучыларга җиткерә ала икән, димәк бәхетле. Шушы көннәрдә 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шәһәрдәшебез, 64 нче балалар бакчасы мөдире, 11 китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләләре” фонды җитәкчесе Нурзия Рәшит кызы Мирхазова белән «Бәхет орлыгы» – гаилә нигезе, дип исемләнгән, тирән мәгънәле әдәби кичә булып узды.

Белгәнебезчә, Нурзия Мирхазованың иҗаты киң кырлы. Балалар әдибе буларак та ул танылган шәхес, сабыйлар өчен “Бүләк”, “Гөлбакча”, “Серле рәссам”, “Бәхет орлыгы” дигән китаплары бар. Рухият нәшриятында нәшер ителгән “Бәхет орлыгы” дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы кечкенәләрне генә түгел өлкәннәрне дә мавыктыргыч “дәрескә” дәшә, иҗат итәргә этәрә, бәхетле киләчәккә юл ача, гаиләдә уку өчен барлык татар гаиләләренә адреслана. Нурзия апа иҗат иткән китап битләрен укып моңарчы беркем дә күрмәгән матурлыкны күрәсең, сокланасың, хыялланасың, ачыш ясыйсың. Шуңа да очрашуыбызны «Бәхет орлыгы» – гаилә нигезе, дип исемләдек. Авторның гүзәл туган ягыбызга, яраткан шәһәребез Түбән Камага мәдхия җырлаучы шигырьләре белән башланланган очрашу, концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар Нурзия апаларының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп күңелдән сөйләделәр.

Нурзия апалары да укучылар алдында имтихан тотты. Укытучыларга гына хас таләпчәнлек, шул ук вакытта үз дусларыдай якын күреп гади итеп аңлатуы, мисаллар китереп дәлилләве, нәкъ шул хакта сөйли. Күңелендә мәңгегә уелып калган балачагы (балалар бакчасына йөргән мәле), беренче китабы, физика дәресендә алган тормыш сабагы, кулына каләм тотып язуын үтә дә кызыклы итеп тасвирлавы укучыларыбызны үзенә җәлеп итте, шуңа да ике арада туган дуслык хисе әдәби кичә тәмамлангач та озак хөкем сөрде. Укучыларның язучы апаларыннан тиз генә аерыла алмаулары, очрашуга сәбәпче булган “Бәхет орлыгы”н һәм авторның башка китапларын кулларына алып кат-кат караулары, кайбер битләрен фотога төшерүләре, кыскасы кайтырга ашыкмауларында чагылды. Бүгенге көндә аеруча матур күренеш бу.

Шәһәребезнең 1 нче гимназиясендә һәм 6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныфларында белем алучы укучылар Нурзия апаларына да бик ошадылар. Диккатъ белән йотлыгып тыңлаулары, туган телебездә матур итеп аралашулары, “дәрестә” актив катнашулары, сәләтле булуларына эчкерсез сөенде. Рәхмәтен белдереп: киләчәгебез сезнең кулда, бары тик туган як кешене төрле яклап үсендерә, сез ул яктан бик бәхетле, шәһәребез – Түбән Камада мөмкинлекләр чиксез күп, кирәкле белемне туплап, үзегезне шушы төбәктә табыгыз, диде.

МЕДЕТОВ Руфия Вакиф кызы,
Түбән Кама шәһәренең 2 нче номерлы китапханә хезмәткәре

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров