Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы язучылар оешмасы эшчәнлеге турында

Ике съезд арасын Чаллы язучылар оешмасы матур эшләр белән билгеләп үтте. Оешма тарихына кагылышлы истәлекле даталарны да нәтиҗәле эшләр белән каршылады. Исеме күпләргә таныш «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең 50 еллык юбилеен зурлап үткәрдек. Шушы вакыйга уңаеннан Татарстан китап нәшриятында «Әдәби Чаллы» исемле күләмле китап дөнья күрде. Төзүчеләре – әдәби берләшмәнең бүгенге җитәкчесе, Әдәбият музее мөдире Роза Хәмидуллина һәм тынгысыз шагыйрә Әлфия Ситдыйкова. Җыентыкта Чаллы шәһәрендә актив иҗат белән яшәгән 135 автор турында белешмә, иҗат үрнәкләре урын алган. Инде китапның икенче кисәген эшләү башланды.

2015 ел дәвамында Чаллы Язучылар оешмасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, төрле оешма-учреждениеләрдә йөзләрчә очрашу үткәрелде. Җәй көне каләм осталары автобуска төялеп Сибгат Хәкимнең туган авылы Күлле Кимегә, бөек шагыйребез Тукайның эзләре сакланган Кушлавыч, Яңа Кырлай музей-комплексларына сәяхәт кылды, Арчада әдәбият музее эше белән танышты. Чаллы Язучылар оешмасы тарихында беренче мәртәбә, 2015 елның ноябрь аенда каләм ияләре, сәнгать осталары белән берлектә, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай исемендәге клубында иҗат хисабы белән чыгыш ясадылар. Кичә тамашачыларда уңай тәэсирләр калдырды. Шулай ук беренче мәртәбә 14–17 яшьлек иҗатчылар өчен оештырылган төбәкара «Чулман йолдызы» исемле әдәби бәйге дә гөрләп узды. Бәйгедә йөздән артык яшь автор катнашты. 4 декабрьдә Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясендә «Чаллы төбәге әдәбияты» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Чарага Казаннан, Башкортостаннан, Әлмәт Язучылар оешмасыннан кунаклар килгән иде. Шул ук көнне «Энергетик» мәдәният сараенда юбилей уңаеннан зур тантана булды. Каләм осталарына мәдәният министрлыгы, шәһәр хакимиятенең бүләкләре тапшырылды. Әлеге чараларны үткәрүдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р. Х. Корбанов, Чаллы шәһәре хакиме Н. Г. Мәһдиев зур ярдәм күрсәттеләр.

Чаллыда, Алабугада Тукай һәйкәле ачылу тантаналары истә калырлык итеп үткәрелде. Чаллыдагы Тукай һәйкәле янында җәй буе төрле әдәби-музыкаль чаралар үткәрелде.

2015 ел Россиядә «Әдәбият елы», Татарстанда «Парклар һәм скверлар» елы буларак истә калды. Түбән Кама шәһәрендә Тукай исемендәге ял паркы төзелде. Ул бөек шагыйребез иҗатыннан алынган персонажларның сыннары белән бизәлгән. Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар Түбән Камага экскурсиягә барып, парк белән таныштылар. Ачык һавада әдәби-музыкаль бәйрәм оештырылды, заманча итеп төзекләндерелгән шәһәр Үзәк китапханәсе эшчәнлеге белән дә танышу булды. Шулай ук актив рәвештә Алабуга, Минзәлә, Актаныш Үзәк китапханәләре белән берлектә әдәби чаралар үткәрелде. Җәй айларында Түбән Камада «Әдәби мәйдан», Чаллыда «Әдәби бульвар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чараларга халык ияләшеп бара. Күп санлы тамашачылар алдында язучы, шагыйрьләребез яңа әсәрләрен укыйлар, үзләренең иҗат планнары белән таныштыралар. Соңгы елларда Башкортостан, Удмуртиядәге татар язучылары белән аралашу активлашты. Төрле төбәкләрдә әдәби чараларда еш катнашабыз. Кызганыч, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенең үз бинасы юк, шуңа да Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсе төп сыену урынына әйләнде.

Чаллы төбәге язучылары актив иҗат белән яшиләр. Ике съезд арасында каләм осталары тарафыннан төрле нәшриятларда 40 тан артык китап дөнья күрде. Үрнәкне өлкән яшьтәге каләмдшәләре­без күрсәтә. Шушы дүрт елда Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова 6–7 китап чыгаруга ирештеләр. Соңгы айларда Айдар Хәлимнең «Мәйдан» журналында басылган «Татар солдаты» романына, Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» документаль повестена һәм башка тарихи хезмәтләренә укучыларның игътибары зур булды. Рәшит Бәшәр, Фәтхулла Абдуллин, Гөлзадә Әхтәмова, Рубис Зари­пов, Әмирҗан Моталлаповларның яңадан-яңа китаплары чыга, күләмле әсәрләр иҗат итәләр. Урта буын язучылардан Факил Сафин, Рахман Шәфигуллин, Фирдәвес Хуҗин, Фәрит Имамов, Илдар Хәйруллинның яңа проза китаплары дөнья күрде, Амур Фәләхнең яңа повесте укучылар тарафыннан җылы каршыланды. Шагыйрьләребез дә актив эшли. Исемнәре татар укучысына таныш булган Сирень Якупова, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина, Рифкать Имаев, Әлфия Ситдыйкова шигърияттә яңа үрләр яулыйлар. Хәмит Латыйпов, Рәзинә Мөхиярова, Зөләйха Минһаҗева, Фәнәвис Дәүләтбаев, Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Фидаил Мәҗитовның әсәрләре дә укучылар күңеленә хуш килә.

Балалар әдәбиятында да уңышлы әсәрләр дөнья күрде. Айдар Хәлимнең «Тал малае Талхаветдин», Рәшит Бәшәрнең «Нәни кунаклар», Факил Сафинның «Кошлар яратучы малай», «Кибеткә баручы аю» китаплары, «Көмеш кыңгырау» газетасында басылып чыккан «Чикерткә малае Чикетмән белән Кырмыска малае Кырмыч турында әкият» исемле әкият-повесте, Әлфия Ситдыйкованың «Серле дөнья» китаплары нәни укучыларда аеруча кызыксыну уятты.

Вера Хәмидуллина оештырган «Современные авторы – детям» проекты уңышлы эшли – барлыгы 50 дән артык китап басылып чыкты. Татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче бу китаплар балаларга ике телне үзләштерүдә ярдәмче буларак тәкъдим ителә. Әмма Вера Хәмидуллина чыгарган китаплар Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә төрле бәйге, фестивальләрдә җиңү яуласалар да, бу хезмәткә лаеклы бәя бирүче юк. Проект бары тик авторның үз тырышлыгы белән генә дәвам итә. Эчтәлеге ягыннан сыйфатлы (Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Рөстәм Кутуй, Борис Вайнер һ.б. каләм осталарының аерым әсәрләре ике телдә тәкъдим ителә, төрле методик шөгыльләр белән баетыла), балаларда кызыксыну уятырдай зәвык белән бизәлгән китапларга ихтыяҗ бар дип уйлыйм.

Төрле театрлар Булат Сәләхов, Равил Сабыр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗеваның драма әсәрләрен сәхнәләштерде.

Ике съезд арасында бик күп (нигездә юбиляр язучыларның үз тырышлыклары белән) юбилей кичәләре үтте. Факил Сафин, Вахит Имамов, Николай Алешков, Зөләйха Минһаҗева, Амур Фәләх кичәләре, мәгариф идарәсе һәм Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге (җитәкчесе Ф. М. Сафин) тарафыннан әзерләнгән Роберт Миңнуллин, Ренат Харис белән Валерий Тургай, Рәшит Бәшәрнең иҗат кичәләре истә калырлык итеп үткәрелде. Юбилейлар, төрле чаралар үткәргәндә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан финанс ярдәме күрсәк, безнең күңел тагын да үсеп китәр иде.

Чаллының «Күңел» радиосы Үзәк китапханә белән оештырган «Әдәби марафон»нар да яңалык буларак кабул ителде. Бу эшләрне башкаруда Әдәбият музее җитәкчесе, китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина зур көч куя. Шулай ук язучыларыбызның яңа китапларын презентацияләү дә гадәткә керде.

Вафат булган язучыларны да онытмыйбыз. Аларны искә алу кичәләре Үзәк китапханә белән берлектә үткәрелә. Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге вафат язучылардан Хәниф Хөснуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Зариф Мөэминовның иҗат архивлары белән эшләп, китапларын басуга әзерләде. Алар төрле нәшриятларда басылып чыктылар. Бу юнәлештә Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән һәм мәгариф комитеты рәисе Разил Вәлиевның нәтиҗәле булышлыгын тоеп эшлибез.

Ике съезд арасында Вахит Имамов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен алуга иреште. Айдар Хәлим – Җамал Вәлиди, Сирень Якупова – Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия, Илдар Хәйруллин – Саҗидә Сөләймәнова исемендәге кызыксындыру премиясе, Лилия Гыйбадуллина «Бэлла» премиясе, Айгөл Әхмәтгалиева Мәхмүд Кашгарый исемендәге халыкара премия, Амур Фәләх – Риза Шәфи исемендәге премия лауреатлары булдылар. «Ел китабы» бәйгесендә Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева китаплары төрле номинацияләрдә җиңүчеләр исемлегендә булдылар.

2015 елда Николай Алешков, Хәмит Латыйповка «Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде. Николай Алешков «Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Иҗаттагы казанышлары өчен Факил Сафин (2014), Вахит Имамов (2014), Рахман Шәфигуллин (2014) Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Зөләйха Минһаҗева «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2015) белән бүләкләнделәр. Чаллы шәһәре хакиме, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бәйге игълан итеп, җиңүчеләргә 100 мең сум күләмендә премия бирүне башлап җибәргән иде. Рәшит Бәшәр (2013), Вахит Имамов (2014), Факил Сафин (2015) әлеге бәйгенең җиңүчеләре булдылар. Вера Хәмидуллина, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлекләре өчен «Кояшлы иҗат өчен», «Тәрҗемә Олимпы» халыкара дипломнарга (Берлин) ия булдылар.

Шушы чорда Амур Фәләх, Фидаил Мәҗитов, Лира Ибраһим-Вәлиди, Фәрит Имамов, Фәнәвис Дәүләтбаев, Рахман Шәфигуллин Язучылар берлегенә кабул ителде. Земфира Исламова, Нурзия Мирхазова, Роберт Сәләхиев, Зифа Кадыйрова Язучылар берлегенә тәкъдим ителделәр.

 

Факил Сафин,

Язучылар берлегенең

Чаллы бүлеге җитәкчесе

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева