Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2016-2021 елларда балалар әдәбияты

Ике съезд арасында татар балалар әдәбиятының торышы, табышлар, уңышлар һәм уңышсызлыклар турында фикерләргә күчкәнче, узган ел, һәм әле быел гына арабыздан киткән ике зур шәхес – Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин һәм Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров исемен телгә алмый китсәк, ул безнең тарафтан гафу ителмәслек хата булыр иде…

Мәгълүм, бу ике шәхес тә узган гасырның җитмеш-сиксәненче елларыннан татарбалалар әдәбиятын талантлы әсәрләргә баеткан, һәмзур мирас калдырган авторлар. Публицист, тәнкыйтьче, драматург, прозаик Әхәт Гаффарның әкият-хикәяләре аеруча игътибарга лаек. Аларда уңышлы традицияләр чагылышы белән бергә, заманчалыкка да зур урын бирелгән иде.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәгеэшчәнлеге исә гаять дәрәҗәдә киңкырлы булды. Әлбәттә, иң беренче читаратта ул шагыйрь, кабатланмас талант, балалар һәм яшүсмерләр өчен матур җыр текстлары авторы, тәрҗемәче, мәктәп дәреслек-хрестоматияләре авторы, көчле публицист, мөхәррир, һәм, ниһаять, бу өлкәдә матур традицияләр дәвамчысы булу белән бергә, заманчалык мәсьәләсендә дә үз мәктәбен булдырган, үз укучы-дәвамчыларын калдырган хөрмәтле шагыйребез иде. Татар балалар әдәбияты турында бүген милли әдәбият кысаларында гына түгел, халыкара дәрәҗәдә сүз алып бара алабыз икән, Г.Тукай, М.Җәлил исемнәре белән беррәттән, әлбәттә, нәкъ менә Роберт Миңнуллин иҗатының да бу юнәлештә роле зур булуын ачыклау зарур. Казахстан, Төркия, Каракалпакстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан кебек илләрдән килгән кайгы уртаклашу язмалары, аларда махсус оештырылган тапшырулар да нәкъ менә шул хакта сөйли. “ … Үзләренә атап шигырь язган шагыйрьләрен татар балалары беркайчан онытмас, аның исемен мәңге яшәтәчәкләренә өметебез зур. Татар халкының бу бөек шагыйренә Аллаһы Тәгаләдән рәхмәт сорыйбыз”, – дип язды, мәсәлән, Төркиянең Анкара шәһәрендә басылып килүче төрки дөнья әдәби журнал “Кардәш каләмнәр”.

Әдипләребезнең урыны җәннәттә, рухылары шат булсын! Амин!

Инде, традиция буенча, сүзне Татарстан китап нәшриятендә дөнья күргән басмалардан башлыйк.

Хакыйкать, табгыханәнең бу өлкәдәге уңышлы эшчәнлеге бездә шик уятмый. Биредә иң кечкенәләрдән башлап, яшүсмерләр өчен нәшрияттә төрле юнәлештә сыйфатлы китаплар басыла. Аларның еш кына өч телдә дөнья күрүе дә шатлыклы күренеш. Форсаттан файдаланып, тагын шуны да искәртеп үтик, аерым авторларның җыентык булып басылган әсәрләре (аеруча шигырьләр), газета-журнал вариантларыннан байтак дәрәҗәдә аерыла: камилрәк, уңышлырак. Димәк, нәшрият хезмәткәрләре эшчәнлеге турында нәтиҗәләр ясарга җирлек бар.

Шул ук вакытта, нәшрият хезмәткәрләренә фикер-тәкъдим дә әйтергә кирәктер. Соңгы елларда дөнья күргән басмалар тышлыгында “балалар өчен” дип, гомумиләштерелгән мәгълүматны гына күрергә мөмкин. Әмма, без һәр чыгышыбызда балалар әдәбиятының берничә зур өлешкә бүленүе, һәм һәр чор өчен үз таләп-кагыйдәләре булуы турында искәртә киләбез. Шуңа күрә, басмаларның якынча ничә яшьтәгеләргә тәкъдим ителүен күрсәтү мәҗбүри дип саныйбыз. Тарихка борылып карыйк: совет чорында дөнья күргән һәр китапта яшь мәсьәләсе аныкланган.

Ике съезд арасында татар балалар әдәбияты тарихында инде үз урыннарын булдырган, әдәбият мәйданын тоткан авторларыбыздан  Әхәт Гаффарның балалар өчен әкиятләр, хикәяләр һәм пьесалар җыентыгы (2016), Рәшит Бәшәрнең “Былбыл оясы” (2016), “Качышлы уйный тургай” (2019) поэзия һәм проза җыентыгы, Зиннур Мансуровның “Телбизәк” (2017) поэма һәм шигырьләр җыентыгы, Факил Сафинның “Керпенең шәһәргә сәяхәте” (2016) – маҗаралы, кызыклы вакыйгаларга бай хикәяләр, әкият-повестьлары тупланган җыентыгы, Йолдызның “Китаплы кич” (2018), Аппак белән шапшак” (2016), Галимҗан Гыйльмановның “Татар малае” (2019), Газинур Моратның “Тизрәк үсәсем килә!” (2019), Р.Корбанның “Тимерле чәй” (2019), Ләбиб Леронның “Әкиятче малай” (2016) – балалар фольклорына якын кызыклы әкиятләр тупланган, Илсөяр Иксанованың “Биюче бал корты” (2020), Шәмсия Җиһангированың “Өлгер ай” (2020) җыентыклары дөнья күрде. Мәгълүм, әлеге авторларыбызның иҗатлары турында фикерләребезне һәрдаим җиткереп барырга тырышабыз. Саналган китаплар да, нигездә, күңелдә канәгатьләнү хисе калдыра.

Саналган җыентыкларга тупланган әсәрләр җиңел укыла, гади, аңлаешлы. Иҗат нигезендә традицион, фольклордан килгән геройлар, милли “тәрбия чаралары” яшәвен дәвам итә. Аларда еш кына балаларның яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашуына зур урын бирелгән. Бу – уңышылы алым, бүгенге тизләтелгән үсеш, тормыш ритмында үзара аралашу өчен вакыт тапмаган өлкәннәр-балалар мөнәсәбәте кытлыгын, аларның әйтер фикер-киңәшләренберкадәр тулыландыра кебек.

Гомумән, иҗатыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле авторларыбыз.

(Сүз уңаеннан, 2018 елда аспирантым Гөмәрова Энҗе Фоат кызы тарафыннан “Ф.Яруллин, Р.Бәшәр, Г.Гыйльманов прозасында “балалар дөньясын сәнгатьчә сурәтләү үзенчәлекләре”темасына кандидатлык диссертациясе уңышлы якланган иде. Әлеге хезмәт сайтка эленгәннән соң, чит милләт вәкилләре тарафыннан да сораулар белән мөрәҗәгать итучеләр, һәм, хезмәтне аерым китап итеп бастырып чыгару рөхсәтен сорап, тәкъдимнәр дә керде. Бу хәл, тагын бер тапкыр балалар әдәбияты, татар балалар әдәбияты белән кызыксыну булуы турында сөйли).

Инде, регламентны истә тоткан хәлдә, нигездә, ел йомгакларында фикерләр әйтелмәгән китапларга кыска гына күзәтүләрне башлыйк.

Нәҗибә Сафинаның “Нарат нигә энәле?” әкият, хикәяләр җыентыгы иң әввәл исеме белән ихтибарны җәлеп итте. Шуңа күрә, аны кулга алуга беренче итеп, “Нарат нигә энәле?” әкиятен укып чыктык. Кызыклы, мавыктыргыч. Гомумән, еш кына Дәрдмәднең кыска хикәятләрен хәтерләткән, башлангыч һәм урта звено укучыларының психологик үзенчәлекләрен тәгаен белеп, шигъри тел, ритм, рифмага корып, шигырьләр белән дә бизәп язылган әсәрләр кызыклы. Алар гади, әмма тирән мәгънәгә ия, тәрбияви дә. Танып-белү юнәлешендә күп мәгълүмат тупланган, күк, йолдызлар, әйләнә тирәлекнең җанлы тасвиры тудырылган, фольклор үрнәкләрен әдәби куллану, образларны, үзенә генә хас булганча,кешелекле, ягымлы, миһербанлы итеп ачу– болар барысы да авторны талантлы балалар әдибәсе буларак бәяләү мөмкинлеген бирә. Алда да уңышлар Сезгә, Нәҗибә ханым.

Яңа басылган китаплар киштәсендә Нурия Сәйярнең “Әтәч менгән читәнгә” (2017) – әкиятләр тупланмасы да бар. Аның алдарак басылган “Чигүче кыз Алтынай” әкиятләр җыентыгына бәя биреп, язучы, тәнкыйтьче Г.Гыйльманов “күз яше үтәли елмайта торган моңлы, өметле әкиятләр. … ихласлык хисенә, яшәү дәртенә, яктылыкка сусап яшәүчеләрнең күңеленә яктылык иңдерә. Киләчәккә яктылык өсти”, дип язган иде. Бу – дөрес бирелгән югары бәя булды! Яңа әкиятләрнең дә максаты гади: игътибарны җәлеп итү – кызыксындыру – канәгатлек хисен тудыру – килеп чыккан вакыйганы анализлау–кызыклы сәнгатчә буяулар, алымнар системасын эзләү – хисләр кабатланышы – болар кабат татар балалар әдәбиятында Нурия Сәйяр исемле әкиятләр остасы булуын дәлилли.

Бүгенге күркәм чарабызда тагын бер үзенчәлекле авторны аерып әйтү зарур. Ул –Ринат Нуруллин. 2017 елда аның “Укымышлы чыпчыклар” – балалар өчен шигырьләр, әкият җыентыгы дөнья күргән.

Әдәбият мәйданында бу иҗатны яңарак бер юнәлеш дияр идек. Техник фәннәр кандидаты буларак, күрәсең, Ринат Нуруллин иҗатта әдәбиятны һәм арифметиканы бербөтен итеп карый. Дөрес, моңа кадәр дә инглиз язучысы, математик, Льюис Кэрролл шундыйрак башваткычлары белән дөньяга мәгълүм булса, татарлардан, Х.Халиков, Р.Миңнуллин, Г.Гыйльманов иҗатларында табышмаклар һәм башваткычлар, арифметик мәсьәләләр уңышлы кулланылды. Әмма Ринат Нуруллинның иҗаты алардан беркадәр аерыла: ул халык әкиятләрен дә, яшәештәге гади генә күренешне дә математик күзаллауларга кора. Нәтиҗәдә, әсәрләр укучыда поэтик сиземләү уята, аларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерә. Бу җөмләдән, фикерләү сәләте үсешен тәэмин итү белән бергә, әлеге әсәрләр туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үткән тарих, гореф-гадәтләр белән таныштыру юнәлешендә дә алыштыргысыз.

Рәдиф Сәгъдинең “Бервакытны – без тугач” (2017) кыйсса, документаль бәяннар җыентыгын да уңышлылар рәтендә санау, хакыйкаткә хилафлык булмас. Әсәрләр яшүсмерләр өчен кызыклы. Автобиографик мизгелләр, вакыйгаларның тормышчанлыгы укучыны үз артыннан ияртә. Кечкенә Хәнифнең үсеш юлы, шатлык-борчулары үткән тарих, чор белән бәйләнә. Яшүсмерләр тормышындагы туган аерым мәсьәләләргә ачыклык кертә.

Фирүзә Җамалетдинованың “Тешле карандаш” (2018) шигырьләр җыентыгы да игътибарыбызны җәлеп итте. Биредә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен уңышлы лирик әсәрләр тупланган. Р.Миңнуллинга хас булганча, садәлек, юмор, җиңел стиль, кызыклы сюжет, һәм, еш кына көтелмәгән чишелеш, шигырьләрне укучы өчен кызыклы итә.

ТАЛЧЫБЫК

Сазлыкның үзәгенә

Кем ташлаган талчыбык?

–Кереп алыгыз! –диеп,

Очлары тора чыгып.

 

Бик кызгандым мин аны,

Кереп алдым мин аны.

… Әни дә мактар, сөеп,

Каз куарга шә-ә-әп, диеп.

 

Өйгә керүем булды,

Әни күрүе булды.

Тартып алды чыбыкны…

Чыбыкмы бу? Чыбыркы!

 

Чыбыркы да түгел бу,

Торырлык гел камчыга!

Кызганмады талчыбык

Никтер мине тамчы да…

 

Әлбәттә бүген, киләчәкне күз алдында тоткан хәлдә, бу өлкәдә чагыштырмача яшь шагыйрьләр иҗатына да бәя бирү кирәктер. Л.Шәехнең “Татар малае” (2019), Рифат Сәлахның “Чәчәк яраткан песи” (2019) китаплары хакында ел йомгакларында инде уңай бәя әйтелде. Өйрәнер урыннар, уңышлы тәҗрибәләр өчен җирлек әле булса да, яшьләр иҗатында, беренчедән, шигъри үрнәкләр милли бизәкләргә бай булуы белән уңышлы, икенчедән, шигырьләр үзәгенә куелган сер, сюжет, хәрәкәт укучыны кызыксындыра.

Ике съезд арасында Илдус Миңнуллин, Роберт Сәлахиев, Лиана Әмирханова, Зинаида Захарова, Резеда Фәрхетдинова, Резеда Шәрипова, Мөнирә Сафина, Алинә Хисамиева, Рушания Гыйләҗева кебек авторларыбызның да басмалары дөнья күрде. Дөресен әйтик, аларда күтәрелгән темалар кирәкле, һичкайчан искермәячәк тормыш кануны булган, һәр баланың һәр яшәеш көненә иңдерергә тиешле кыйммәтләр аларда. Әмма, бу кыйммәтләр турында шулкадәр күп языла ки, без инде кемнең ничек язганлыгын аера алмас хәлгә килдек… Гомумән, эзләнәләрме бүген балалар өчен язучылар, әллә бер-берсен кабатлап, еш кына бик уңышсыз кабатлап кына утыралармы? Болар – басмаларны карап чыкканнан соң туган фикерләр…

Сүземне дәлилләп, бер генә мисал китереп үтәргә рөхсәт итегез.

Таланты бәхәссез шагыйребез Зиннур Мансуровның “Зоология дәресендә уйлану” исемле бик уңышлы бер шигыре бар. Кыскартылган вариантын укыйк:

“Шундый инде

Көнгерә:

Чаба-чаба көн күрә.

Үзе белән

Сумкасы;

Асылынган

Кулбашы….”

… Чапмый торса,

Ач ята –

Аны аяк ашата…

Эчтән сорыйм:

“Ә сине?”

Уйлап куйдым

Әнине.

Көнгерәдәй

Йөгерә,

Кибетләргә

Йөз керә.

Үзе белән

Сумкасы;

Асылынган

Кулбашы….”.

Мәгънә тирәнлеге, уңышлы чагыштыру, фикернең бирелеше – кайсы яктан гына алып бәяләсәк тә, уңышлы. Инде шул ук Көнгерә образы кулланылган башка бер шигырьне, бу өлкәдә яңарак булган автордан үрнәк итеп бирик:

Күн сумкасы билдә булгач,

Бар җиргә дә өлгерә.

Заманага яраклашкан

Эшмәкәр бу – көнгерә.

Көне-төне чабып йөри,

Әллә ниләр майтара.

Шул инде бананнарны

Безнең якка кайтара (М.Сафин. “Көнгерә”. “Көмеш кыңгырау”, 1 июнь)

Уйлану өчен җирлек бар. Мәсьәлә ачык кала. Нәтиҗәләр ясау сездән, хөрмәтле авторларыбыз.

Дөрес, шәхсән минем өчен яңарак булган авторлар арасында уңышлы иҗат итүчеләр дә очрый. Зимфира Гыйльметдинова “Тамчы кунакка бара” (2017), Гүзәл Әдһәм “Әбием ни исемле” (2017), Илүсә Нәбиуллина “Батыр керпе” (2017) шундыйлардан. Гадәттәгечә, гомумиләштереп кенә“Балалар өчен хикәяләр”, дип бирелгән җыентыклар, нигездә,(башлангыч сыйныф укучылары яшенә туры килә) күләмле түгел, әммә эчтәлек һәм форма, мәгънә ягыннан саллы. Көн кадагына суккан проблемалар үзенчәлекле, балалар таләбен һәм ихтияҗын истә тотып язылган.

Күптән түгел генә балалар әдәбияты секциясендә тикшерелеп, матур бәя алганАлинә Бикмуллинаның “Йолдызлар шулай куша” (2020) җыентыгына аерым тукталып китү дөрес булыр кебек.

Яшь авторның беренче китабы бездә дә кызыксыну уятты. Хикәяләрдә бүгенге көн балаларының кызык та, кызганыч та яшәеше чагыла. Аянычлысы – хикәяләр аша без кабат балалар яшәешенең өлкәннәр проблемасы белән шул дәрәҗәдә керешеп китүен күрәбез ки, балачаклары “урланган”сабыйларны кызганып, йөрәк кысылып куя. Телнең җиңеллеге, юмор хисенең әйдәп баруы – укучыны үз артыннан ияртергә сәләтле. “Патшабикә кануннары” хикәясе- иң матур мисалларның берсе.

Әмма, Алинә Бикмуллинаның әле әдәби иҗат юнәлешендә тәҗрибәсезлеге үзен бик нык сиздерә.Сюжет төзелеше, кульминация, аеруча чишелеш мәсьәләсендә авторыбызга остазлардан әле өйрәнергә дә өйрәнергә!

Рөстәм Галиуллинның “Биш “ике”ле” (2020) хикәяләр җыентыгын укып чыккач исә, киресенчә,мәгълүм мәкаль искә төште “Шәкерт эшне күп бозар, беркөн остазны узар”. Чыннан да, авторның каләме нык чарланган. Ул инде әдәбият тарихында нык кына басып, үз урынын алыр дәрәҗәгә ирешкән икән. Аның хикәяләрендә дә бүгенге балалар яшәеше, геройлары – өлкәннәр тарафыннан гаҗәпләнеп тә, аерым очракта хәттә куркыбрак та кабул ителгән каршылыклы, әмма һәрдаим өлкәннәр ихтибарына, яратуына мохтаҗ балалар. Җыентыкка тупланган әсәрләргә без, шәхсән, “Ике”“биш”ле” куябыз.

Гадәттәгечә, балалар драматургиясе аксый. Бу еллар аралыгында Татарстан китап нәшриятендә Ркаил Зәйдулланың “Сары кирмән хәзинәсе” җыентыгы гына басылган дип карадык. Җыентык, балалар драматургиясендәге кытлыкны беркадәр каплый. Уйланылган, проблемалы, конфликт кискен. Пьесалар арасында, иң ошаганы Дәдә Коркыт китабына нигезләнеп язылган “Айрыз батыр” әсәре булды. Тарихи әсәр, уңышлы әсәр. Бүгенге көндә татар тарихына бәйле, гомумән, тарихи пландагы әсәрләр балалар өчен бик кирәк.

Хөрмәтле әдипләребез! Игътибар итсәгез, докладта “нигездә” сүзен еш кулландык. Юкка түгел! Мактап телгә алынган әсәрләрдә дә борчыган мәсьәләләрнең байтак. Шуларның берсе – тел мәсьәләсе. Татар балалары өчен камил әдәби телдә язылган әсәрләр кирәк. Әмма еш кына, авторларыбыз бик мөһим кагыйдәләрне онытып җибәрәләр кебек. Халык телендә “сүгенү сүзләре” дип йөртелгән ямьсез сүзләр куллану, балаларга якын булырга, балаларча булырга теләп, “сакау сөйләшеп” кыланулар, әлбәттә, безнең тарафтан һич кенә дә кабул ителә алмый. Болар, гомумән, педагогика таләпләренә каршы килә. Чөнки сезнең язганнарыгыз, сәхнәдән әйтелгән сүзләр, балалар тарафыннан норма буларак кабул ителәчәк. Бүгенге көндә, логопедлар өстәлендә Абдулла Алиш әкиятләре, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин шигырләре… Мәсьәлә, уйлану өчен, шулай ук ачык кала.

Компьютер, телевидение, әлбәттә, китапка булган кызыксынуны киметә. Әмма, балаларда китап белән кызыксыну әле бар. Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадалар, төрле конкурслар, иҗат бәйгеләре, һәм, ниһаять,КФУ тарафыннан оештырылган “Минем Тукай” флешмобы моны кабат дәлилләде…

Димәк безгә очрашулар, махсус сайтлар, ясле-мәктәпләр белән адреслы эшләүне арттыру кирәк.

Ләйлә Минһаҗева,

КФУ профессоры

 


Язучылар

Туган көннәр

Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов