Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балтачта иҗади очрашу узды

Бүген  Балтач Үзәк китапханәсендә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенен фәнни- методик булек җитәкчесе Нәҗметдинова Люция Мәсхүд кызы,
әлеге бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәб Әбугали кызы Җамалиева, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе , шагыйрь, бик күп җырлар авторы Рәмис Аймэт белән “Милли тел – милләт җаны” дип аталган кичә үтте. Очрашуда җирле язучылар, китапханәчеләр, китап укучылар катнашты. Кичә барышында Рәмис Аймәтнең иҗаты бар яктан ачылып, Балтач китап сөючеләрендә ихлас хисләр тудырды, аның сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр шагыйрьне укучысына тагын да ныграк якынайтты. Фәнни – методик бүлек җитәкчесе Нәҗметдинова Люция Мәсхүд кызы Балтач районы китапханәләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, китапханәчеләр алдында торган яңа бурычлар белән таныштырды.
(Балтач Үзәк китапханәсе)

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева