Кемнәргәдер Кукмара үзенең итекләре, таба-савытлары белән күзаллана. Әмма безнең өчен матур табигатьле, урман-суларга, басу-кырларга, тау-калкулыкларга бай булган бу төбәк үзенең милли тарихы, атаклы мәчет-мәдрәсәләре, барыннан да бигрәк кешеләре белән таныш һәм якын. Кукмара яклары белән бәйләнешле күренекле затларны санап чыгу өчен генә ярты мәкаләлек урын кирәк булыр иде. Дөньякүләм мәшһүр Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан нәсел-нәсәбе бу тарафтагы Мәчкәрә, Борбаш авыллары белән бәйле. Бу факт үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли.
Татар дөньясында инде менә соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә билгеле булган Фоат Галимуллин тумышы, гомеренең тәүге, озын-озак хезмәт юлының башлангыч еллары белән Кукмара төбәгенә бәйле. Ул афәтле сугыш башлануга нәкъ өч ай кала 1941 елның 21 нче мартында (чынлыкта бераз иртәрәк — шушы айның бишендә булса кирәк) Арпаяз авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Бу — андый-мондый, гадәти көн генә түгел, ә көн белән төн тигезләнгән вакыт. Юкка гына ул элек үзенә күрә Яңа ел — Нәүрүз (“Яңа көн”) рәвешендә бәйрәм ителмәгән!.. Әмма бу игелекле көндә дөньяга аваз салган сабый шул ук елда ятим дә кала. Канкоюлы сугышның тәүге айларында ук фронтка җибәрелгән әтисе тиз арада — 1941 елның декабрендә һәлак тә була. Гаилә йөген тарту, өч баланы тәрбияләү әнисе Нурхәят җилкәсенә төшә. Миллионлаган чордашлары кебек, Фоат та бу елларның бөтен кыенлыкларын, ятимлекнең михнәт-газапларын күреп үсә. Безгә дә шәхсән сугыш һәм аннан соңгы еллардагы “рәхәтлекләр”не татырга туры килде. Исән калуыбыз, җәмгыятькә файдалы кеше булып үсүебез өчен без барыннан да элек үзебезнең әниләребезгә [Гайнелхәятларга (минем әнкәйнең исеме), Нурхәятләргә бурычлы!..]. Башка күп кенә чордашлары кебек, кечкенә Фоат та әүвәл туган төбәгендә белем ала: башлангычны —Арпаязда, җидееллыкны — күршедәге Пычакта. Алга таба укырга матди яктан мөмкинлек булмау сәбәпле, ике еллап туган төбәгендә эшли. Колхозда нинди эш бар, аларның күпчелеген башкарырга туры килә, тракторчы ярдәмчесе дә булып йөри.
Табигать, ата-анасы ныклы сәламәтлек (күз тимәсен!), мәһабәт буй-сын белән бергә, аңа күркәм тавыш, матур итеп җырлау сәләте дә биргән. Булачак профессорның, моннан, берничә ел элек “Казан утлары” журналында (2018. — № 8. — 174—184 б.) “Бәләкәй Фоат” исемле истәлекләр циклы басылган иде. Автор анда үзенең балачак, үсмер елларын, җырга-моңга ничек тартылуын, авыл сәхнәсендә ничек итеп чыгышлар ясавын, спектакльләрдә, аеруча “Галиябану”да Хәлил ролен башкаруын шактый кызыклы тасвирлый. Төрле конкурсларда катнаша, лауреат та була. Шунысын да искәртим: ул хәзергәчә төрле кичә-мәҗлесләрдә үзенең матур җырлавы, аеруча халык көйләрен оста итеп башкаруы белән тамашачыларның күңелләрен күтәрә. 2013 елның көзендә без Фоат әфәнде белән Астанадагы “Халыкара төрки академия”дә Ч. Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган зур халыкара конференциядә катнашкан идек. Ул бөек якташы хакында эчтәлекле доклад-истәлекләре белән генә түгел, ә үзенең җырлавы белән дә аудитория-залны шаккатырды. Бик озаклап кул чаптылар. Мин хезмәттәшем өчен куанып, сөенеп утырдым. Фоат Галимуллин — танылган нәфис сүз остасы да. Аның сәхнәләрдән, радио-телевидениедән күп кенә шагыйрьләребезнең әсәрләрен гаять оста сөйләгәне бар. Мәсәлән, Фатыйх Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын сүзле-җырлы итеп башкаруда ул, мөгаен, тиңсездер.
Үсмер егетнең җырга, сәнгатькә һәвәслеген күреп, аны Арпаяз авыл клубына мөдир итеп билгелиләр. Ике-өч елдан инде ул Кукмара район мәдәният йортының татар драма коллективында сәнгать җитәкчесе. Шул елларда Фоат читтән торып Алабугадагы атаклы мәдәният-агарту (культпросвет) училищесында профессиональ сәнгати белем дә ала, ноталар белән эш итәргә, билгеле бер дәрәҗәдә музыка коралларында да уйнарга өйрәнә.
Фоат Галимулла угылы Ватан алдындагы олуг бер вазыйфасын да үти: 1962—1965 елларда Липецк өлкәсендә Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Монда да аның көннәре бик тыгыз уза: радиотелеграфист, радиостанция начальнигы булу өстенә, хәрби частьнең комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын да башкара, концерт-кичәләрдә дә актив катнаша; урта мәктәптә дә укый. Армиядә хезмәт итү мөддәтен тутырып кайткач, Кукмара район мәдәният йортында директор, партия райкомында инструктор булып эшли. Без фәкыйрегезгә дә заманында партия органнарында хезмәт итәргә туры килде. Ул безне бераз, “кызылландырып” та җибәргән иде. Аннан арыну да шактыйга сузылды. Фоат әфәнде дә, мөгаен, андый эволюцияне кичергәндер.
Халыкта “Үз илеңдә пәйгамбәр булып булмый” дигән гыйбарә бар. Әмма ул Арпаяз егетенә туры килми. Миңа моннан ун еллар элек Кукмарада Фоат Галимуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган чараларда катнашырга туры килгән иде. Үз якташларын кукмаралыларның зурлавына, хөрмәтләвенә исем-акылым китеп торды. Район мәдәният йортындагы кичәдә, урыннар җитмичә, күп кенә тамашачылар басып торды. Җитәкчеләренең, Казан кунакларының, сәнгать әһелләренең чыгышлары алкышлап каршы алынды (миңа да бик озаклап кул чабуларын хәтерлим). Димәк, Фоат Галимуллин, бер яктан, гомеренең беренче чирегендә дә туган ягында игелекле эш-гамәлләр башкарган (халык андыйларны онытмый ул!). Икенче яктан, Казанда яши башлагач та, Кукмара белән тыгыз бәйләнешләрен саклый, төрле чараларда катнаша, булдыра алган кадәр туган төбәгенә ярдәм итеп тора. Хәтерем ялгышмаса, ул әле башкаладагы “Кукмара якташлык җәмгыятен” дә озак еллар җитәкләде. Мәгълүм ки, Фоат әфәнде Татарстан Югары Советына 1999, 2004 елларда депутат итеп сайланды. Аның бу җаваплы вазыйфага Кукмара төбәгеннән тәкъдим ителүе дә күп нәрсә хакында сөйли.
Шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган, күркәм баритон, бәрхет тавышлы, җыр-әдәбиятны яраткан, туган төбәгендә абруй казанган Фоат Галимуллин, күпләрнең тәкъдиме белән, Татарстан радиосына (ул бу төр чараның техник якларын Армиядә чакта ук үзләштергән була) дикторлык конкурсында катнаша, шактый авыр, җаваплы сынауларны үтеп, 1967 елда диктор булып эшли башлый. Консерваториягә керергә тәкъдимнәр булса да, ахыр чиктә сүз сәнгатен, филологияне сайлый. Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. Иҗтимагый-мәдәни-сәнгати тормышның үзәгендә кайный. Күпләгән күренекле һәм гади (рядовой) кешеләр белән таныша, аралаша. Пединститутта бик яхшы укуын, мәкалә-хезмәтләр дә язуын исәпкә алып, аны 1974 елда татар әдәбияты кафедрасына укытучы итеп эшкә чакыралар. Шулай итеп Фоат Галимуллин вуз мөгаллиме булып китә. Әмма ул үзе 7 ел эшләгән радиокомитет, шулай ук телевидение белән хезмәттәшлеген теге яки бу дәрәҗәдә дәвам итә: киңәш-теләкләре белән уртаклаша, аның күркәм тавышы эфирда еш яңгырап тора. Әле менә шушы мәкаләне язган вакытта, төгәлрәге 13 нче февраль көнне ТНВ каналындагы Фәридә Тәхфәтуллина алып барган “Сиңа миннән сәлам” тапшыруына “кунак” сыйфатында чакырылган Фоат әфәнде куелган сорауларга бик төпле җаваплар бирде; тел, милләт, сөйләм культурасы хакындагы фикерләре белән уртаклашты. Дикторлыктан китүенең төп сәбәбен дә аңлатты. “әзер, кешеләр язган текстны укудан ялыктым”; “Үзем язып, үземнекеләрне күбрәк сөйлисем килде”,— диде ул.
Фоат Галимуллин эшчәнлегенең Казан чоры, аеруча пединстимтуттагы, Язучылар Берлегендәне, Дәүләт Советындагы эшчәнлекләре шактый бай, күпкырлы. Шунысы үзенчәлекле: боларның зур өлеше киң җәмәгатьчелекнең күз алдында башкарылды, гавамга, аеруча зыялыларга билгеле. Мәкал-хезмәтләре, дәреслек-әсбаплары бер-бер артлы чыгып кына тора. Өстәвенә аның үзе хакында да шактый гына махсус тапшырулар бар, берничә дистә язма да дөнья күргән. Мәсәлән, “Фикер һәм хис гармониясе” исемле җыектыкта (К., 2011. — 192 б.) Ренат Харис, Фәрит Хатипов, Рүзәл Юсупов, Шаһинур Мостафин, Факил Сафин һәм кайбер башка әдип-галимнәрнең, хезмәттәшләренең, шулай ук студенетларның язмалары, шигъри юллары да бар. Бик эчтәлекле, фотоиллюстрацияләргә дә бай булган бу китап профессор эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, муллыгын шактый тулы күзалларга ярдәм итә. Мәгълүм ки, юбилярыбыз гомер буе әдәби иҗат белән дә шөгыльләнеп килә. Аның шигырь-хикәяләре сирәк-мирәк булса да вакытлы матбугат битләрендә дә күренгәләп ала. 2011 елгы җыентыкта Фоат Галимуллинның ике дистәләп чәчмә, тезмә әсәре урын алган. Шигырьләренең берничәсе Тукай, Такташ, С. Хәким, К. Нәҗми кебек күренекле әдипләргә мөнәсәбәтле. [Ишетүемчә, Татарстан Язучылар Берлегенең “башлыгы” да булып торган бу тыйнак зат, ниһаять, үзенең чәчмә-тезмә әсәрләрен туплап, аерым китап итеп чыгара икән. Ул тиз арада кулга керергә язсын!]. Бу җыентыкта һәм гомумән башка язмаларда, шул исәптән Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Римма Казакова…. мәкаләләрендә бәйрәмдарыбызның эшчәнлеге хуплана, бик тә уңай бәяләнә. Мәсәлән, профессор Азат Әхмәдуллин үзенең бер язмасында (Казан утлары. — 2016. — № 3. — 122—125 б.) Фоат Галимуллин “җитди иҗат мирасын булдырган киң карашлы галим”, “күренекле җәмәгать эшлеклесе”, оста оештыручы һәм укытучылар остазы”, дип атый. Без фәкыйрегезнең дә “Күренекле һәм мөхтәрәм зыялыбыз (Фоат Галимуллинга — 70 яшь)” дигән шактый күләмле мәкаләсе бар (Мәдәни җомга. — 18. 03. 2011). Мондый шартларда исә Хатыйп Йосыф угылына бу язмасында кайбер факт-мәгълүматлар китерү, күзәтүләр ясау белән генә чикләнергә туры килде һәм килә.
Фоат әфәнде Казан педагогия институтында эшли башлагач, Башкорт дәүләт университеты проректоры, милләттәшебез Мидхәт Гайнуллин җитәкчелегендә читтән торып аспирантура уза һәм 1980 елда Уфада “Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары” темасына диссертация яклый һәм “филология фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. 19 елдан соң, ягъни 1999 елда Казан университетында докторлык диссертациясе яклый. Миңа, бу советның гыйльми секретаре буларак, яклау процессының үзәгендә кайнарга туры килде. Фоат Галимуллинның диссеррация яклавы фәнни-рухи тормышыбызда мөһим бер вакыйга рәвешендә яңгыраш тапты. Тиз арада ул “филология фәннәре докторы”, “профессор”лык дипломнарын да алуга иреште. Ф. Галимуллин 1977 елдан башлап 15 елга якын тарих-филология кебек зур факультетның декан урынбасары, деканы булып эшләде. Шактый еллар буе татар әдәбияты кафедрасы мөдире булды. Шәхсән минем үземә дә деканатта эшләргә, кафедра белән җитәкчелек итәргә туры килде. Шуңа күрә андагы эшләрнең күплеген, катлаулылыгын, җаваплылыгын яхшы беләм. Фоат әфәнде ул вазыйфаларны күңел биреп, үзенә хас җаваплылык һәм намус белән башкарды. Ул хәзер дә КФУның татар әдәбияты кафедрасында уңышлы гына эшләвен дәвам итә.
Ярты гасырга якын вузда эшләү дәверендә бәйрәмдарыбызга әдәбият тарихының төрле чорларын укытырга туры килә. Аның фәнни-тәнкыйди хезмәтләре, нигездә, соңгы двәер сүз сәнгате белән бәйле булса да, ул озак еллар буе, дәвамлы рәвештә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” курсын алып барды, аны яратып укытты. Бу яктан без аның белән хезмәттәшләр дә идек. Чөнки минем дә төп укыткан предметымның берсе — татар әдәбияты тарихының тәүге кисәге булды. Фоат әфәнденең икенче яраткан “дисциплинасы” — “Сәнгатьле уку”. Нәфис сүз остасы буларак, ул үзенең шәхси тәҗрибәсенә таянып, бу өлкәдәге гыйльми-методик казанышларны иҗади файдаланып, бу курс буенча берничә хезмәт — методик әсбап та язды. Алар студентлар арасында гына түгел, укытучылар, методистлар, иҗат әһелләре тарафыннан да бик теләп кулланыла. “Сәнгатьле уку” курсын Ф. Галимуллин университет студентларына да укыды. Татарча төзек итеп сөйләү, чыгыш ясау хәзер аеруча актуальләште. Шуңа мөнәсәбәттә профессорыбызга да бу юнәлештә хәзер дә ныклап хезмәт кылырга туры килә. Аның бу мәсьәләләр буенча чыгышларын, төрле конкурс-җырларда катнашуларын без еш ишетеп, күреп торабыз.
Вузда эшләү елларында Ф. Галимуллин җитәкчелегендә язылган курс, диплом эшләре, мөгаен, берничә йөздән артык китәдер. Ул мәктәп укытучылары, әдип-шагыйрьләр, журналистлар тәрбияләү белән бергә, югары квалификацияле гыйлем әһелләре әзерләүгә дә үзеннән җитди өлеш кертеп килә. Аның җитәкчелегендә язылып, якланган кандидатлык, докторлык диссертацияләренең саны, мөгаен, ике дистәләп бардыр.
Ф. Галимуллин эшчәнлегенең нигезен, төп өлешен, умыртка сөяген, гәрчә ул төрле тармакларда хезмәт куйса да, халкыбызның сүз сәнгатен өйрәнү тәшкил итә. Ул татар әдәбиятының тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе дә, теоретигы һәм методисты да. Аның әлеге тармаклардагы эзләнү-тикшеренүләре, уйлану-күзәтүләре әдәбиятчы-галимнең гәҗит-журналларда басылган мәкалә-хезмәтләрендә, дистәләгән китапларында (монография- җыентыкларында) чагылыш тапкан. Болар арасында Фоат әфәнденең “1920—1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте” темасына язылган докторлык диссертациясе һәм аның төп эчтәлеген, нәтиҗәләрен чагылдырган “Эстетика һәм социологизм” исемле монографиясе (К., 1998) аеруча мөһим урынны били. Исеменнән үк күренгәнчә, куелган тема бик тә катлаулы, каршылыклы. Автор гаять күп төрле чыганакларны, әдәби әсәрләрне, гыйльми-теоретик хезмәтләрне өйрәнеп, аларны фәнни-тәнкыйди анализлап, үз алдына куелган проблемаларны, иң беренче чиратта, “эстетика”, “социологизм” кебек теш үтмәслек мәсьәләләрне уңышлы гына яктыртуга ирешә, әдәбият фәненә үзенең җитди генә өлешен кертә.
Ф. Галимуллин язмаларында күпгасырлык татар әдәбиятының төрле чорлары, мәузуглары, әдипләре гәүдәләнеш тапкан. Әмма аның гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә төп урынны гасырдан артыкка сузылган соңгы чор сүз сәнгате били. Юбилярның Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, К. Нәҗми, Ф. Бурнаш, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Г. Ахунов, М. Хәбиуллин, И. Салахов һәм янә кайбер башка әдипләр хакындагы мәкалә-хезмәтләре укучыларга шактый билгеле. Фоат әфәнде заман әдәбияты белән даими танышып бара. Яңа әсәрләр, яңа, яшь авторлар хакында уйлану-тәэсирләрен үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә укучыларга җиткереп тора. Ул бу төр язмаларында, нәкъ остазларыбызның берсе булган Гази аша Кашшаф кебек, мөмкин кадәр уңай, позитив якларны күрсәтергә тырыша, кимчелек-җитешсезлекләрне шәхесне рәнҗетмичә, тупаслыкка юл куймыйча, сак кына, гадел-объектив рәвештә бәян итәргә омтыла. Бу хосусият аның фәнни хезмәтләргә, гыйльми-популяр җыентыкларга язылган рецензия-бәяләмәләрендә дә даими күзәтелә (Аның безгә мөнәсәбәтле язмалары да бар. Янә рәхмәт үзенә!). Галимнең әдәби бәйләнешләр, башка халыкларның әдәбиятлары хакында язылган хезмәтләре дә бар.
Милли мәгариф, тел-әдәбиятны укыту-өйрәнү һәр халыкның, аеруча безнең кебек үз дәүләте булмаган кавемнәрнең рухи яшәеше өчен һәрчак мөһим. Соңгы дистә елларда, бигрәк тә XX—XXI гасырлар аралыгында бу иң төп проблемаларның берсенә әверелде. Ф. Галимуллин,— шушы зарурият-ихтыяҗны тирәнтен тоеп, мәктәтәпләр, уку йортлары өчен милли кадрлар тәрбияләү белән бергә, дәреслек-әсбаплар әзерләүдә дә иң актив галим-методистларыбызның берсе. Аның үзе һәм хезмәттәшләре белән берлектә төрле сыйныфлар өчен язылган дәреслек-хрестоматияләре инде соңгы чирек гасырда кат-кат басылып, уку йортларында иркен кулланыла. Болар арасында бигрәк тә “ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты”н яктырткан, 10 нчы сыйныфка адресланган дәреслек үзенең яңалыгы, бай эчтәлеге, методик корылышы белән аерылып тора. Фоат Галимуллин Татарстан Язучылар Берлегенең 1999, 2002 нче корылтайларында бу оешманың рәисе итеп сайланды. Ике срок, ягъни алты ел буена ул бу авыр да, шәрәфле дә вазыйфаны гаять җаваплылык, тырышлык белән башкарды. Әдәбиятны үстерү, иҗат көчләрен барлау һәм тәрбияләү, әдипләрнең тормыш хәлләрен кайгырту, сүз сәнгатебезне пропагандалау һәм кайбер башка юнәлешләрдә бик күп эшләр башкарылды. Мин боларны Язучылар Берлеге әгъзасы, идарә члены буларак, шәхсән үзем дә күрдем, аларда мөмкин кадәр катнашырга тырыштым. Фоат әфәнде, оста дирижер кебек, зур оешма белән оста җитәкчелек итте. Шушы елларда әдәби мирасны кайтару, өйрәнү юнәлешендә дә зур эшләр башкарылды. Күпләгән китап-хезмәтләр дөнья күрде, диссертацияләр якланды. [Бүгенге көндә гыйльми кадрлар тәрбияләү аянычлы хәлдә. Диссертация советлары эшләми диярлек. Булган кадәресебез өлкәнәеп, картаеп бара. Яшьләр әзерләнми диярлек. Боларны күрә торып, без чаң какмыйбыз, тиешле эш-гамәлләр кылмыйбыз].
Ф. Галимуллинның тырышлыгы белән күп төрле гыйльми, мәдәни чаралар уздырылды. Аның ил, халыкара семинар-конференцияләрдә, җыелышларда әдәбиятыбызны таныту өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Бу мөхтәрәм затыбызның рекомендация-тәкъдимнамәләре, рецензия-бәяләмәләре белән берничә дистә чордашыбыз Язучылар Берлегенә кабул ителде, фән кандидатлары һәм докторлары сафына басты. Ул безнең университетта һәм кайбер башка югары уку йортларында ГЭК рәисе буларак та эшләде, йөзәрләгән студентларга дипломнар тапшырды.
Безнең шактый гына милли зывялыларыбызның, шул исәптән әдип-галимнәребезнең дә балалары, гаилә әгъзалары татарчадан бик хәбәрдар түгел, хәтта газиз телебезне бөтенләй диярлек белмәүчеләр дә бар. Оныкларыбыз арасында — Владимир, Татьяналар да очрап тора. Бу яктан Фоат Галимуллин безгә күркәм бер үрнәк. Аның балалары, оныклары татар телен, мәдәниятен танып белү генә түгел, ул өлкәләрнең белгечләре дә. Кызы Әлфия ханым Галимуллина — филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, әдәби бәйләнешләрне өйрәнүче күренекле методист галимә. Улы Фәрит Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыды, күренекле шәхесебез Габдрахман Ибраһимов хакында диссертация язып, тарих фәннәре кандидаты булды. Оныгы Айдар да, бабасы юлыннан барып, әдәбиятыбызны өйрәнеп, кандидат булырга җыена.
* * *
Гомер дигәнең аккан су, искән җил кебек уза да, уза. Әле яңа гына Фоат әфәнденең 70 еллыгын киң күләмдә билгеләп үткән идек. Инде менә аңа 80 яшь тә тулып бара. Шактый гына зыялыларыбыз җиденче дистәне тутыргач, иҗади, гыйльми, иҗтимагый тормыштан читләшәләр; тынып калалар. Фоат әфәнде исә соңгы унъеллыкта үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән безне гаҗәпләндерде. Рәхмәт үзенә, бер үк күзләр тимәсен! Алдагы дистәсен дә тутырып, 90 еллыгын да хәзерге кебек исән-сау, сәламәт акыл, зиһен, иҗади уңышлар белән каршыларга язсын!
Фоат Галимулла угылы күп төрле бүләк-дәрәҗәләргә ия. Аны халкыбыз таный, белә, хөрмәт итә. Монысы исә, Адәм баласы өчен иң зур бүләк, иң зур дәрәҗә!
Хатыйп Миңнегулов