Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Идарә утырышында ел нәтиҗәләре каралды

25 декабрьдә Татарстан язучылар берлегенең 2014 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән идарә утырышы үткәрелде. Берлек рәисе Рафис Корбан үтеп баручы Мәдәният елының үзенчәлекле булуы, аның Татарстан язучылары оешмасының 80 еллыгы белән туры килүен билгеләп үтте. Әлеге даталар бик күп төрле бәйрәм чаралары, очрашулар, иҗади аралашулар өчен сәбәпче, әдипләр тормышын тагын да җанландырып җибәрүгә этәргеч булган. Хисап тотучы Рафис Корбан аларның күбесен искә алды, идарә әгъзалары да өстәмә кертеп тордылар. Еллык нәтиҗә ясау бәйрәм рухындагы җанлы фикер алышуга күчте.

Үтеп баручы елда Зиннур Мансуров Татарстаннның халык шагыйре һәм Фоат Садриев Татарстанның халык язучысы исеменә лаек булдылар. Язучы Вахит Имамов республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен алды. 16 каләм иясе Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән.

Идарә утырышының алдагы көн тәртибе санап үтелгәннәргә тагын үзгәрешләр кертте. Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләренә лауреатлар расланды.

Шактый озакка сузылган бәхәсләр һәм яшерен тавыш бирүләрдән соң Гаяз Исхакый премиясенә Җәүдәт Сөләйман, Хади Такташ премиясенә Шәүкәт Гаделша һәм Рәниф Шәрипов, Фатих Хөсни премиясенә Рашат Низами лаек булдылар.

Идарә утырышында соңгы сорау булып Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул итү каралды. Яшь шагыйрәләр Лениза Вәлиева, Римма Шәехова, Людмила Аланлы өчен бу бик зур имтихан көне һәм шул үк вакытта тантаналы көн дә булып калыр. Чөнки мәртәбәле, олы язучыларның күп санлы сорауларына җавап бирергә, “сират күпере” аркылы үтәргә кирәк иде. Ә инде остазлары кулыннан язучы таныклыгы алу гомер буена истә калырлык вакыйга булыр.


Язучылар

Туган көннәр