Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

БҮГЕНГЕ ТАТАР ПРОЗАСЫ (2017-2021 ЕЛЛАР)

Хәзерге татар прозасы әдәби юнәлешләр, стиль тенденцияләре яссылыгында әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәяләнеп килә. Бүгенге чыгышыбызның нәзари нигезен ХХ-ХХI йөз милли прозасын һәм поэзиясен концептуаль якын килеп өйрәнгән галимә академик Дания Заһидулина  хезмәтләре тәшкил итә. Безнең максат –2017 елдан алып 2021 елга кадәр “Казан утлары”, “Идел” әдәби-нәфис журналларында дөнья күргән эпик әсәрләрне әдәби барыштагы урынына мөнәсәбәтле күзәтеп чыгу. “Бу дәвер татар прозасы турында сүз алып барганда, – дип яза Дания Заһидуллина – анда ике юнәлештәге хәрәкәт, тизләнеп үсү мөһим икәнлекне күрсәтергә кирәк: беренчесе – реализм, романтизм, модернизм традицияләрен баета бару, синтетизм ярдәмендә үзгәртә, нәтиҗәдә эчтәлекне киңәйтә бару юлы. Бүгенге прозада бу юл магистраль юл булып тора. Икенчесе – шартлы-метафорик формага өстенлек бирү, тулысынча шартлы модельләр кору омтылышы, татар прозасында постмодернимзга таба хәрәкәт буларак бәяләнә ала. Анысы аерым эзләнүләр, тәҗрибәләр, мәдәни экспериментлар дәрәҗәсендә”.

Хәзерге проза “реализм юнәлешендә калган хәлдә әлеге төп юнәлеш белән иҗади бәхәскә керү мөмкинлеген дә ычкындырмый. Бу бәхәс тоталитар үткән белән бәйле, совет чорында тыелган темаларны яктырткан әсәрләрдә аеруча ачык күзәтелә”. Д.Заһидуллина мондый әсәрләрдә «постреализм» дип атала торган, реализмга хас кайбер үзәк принциплар белән килешмәгән һәм шуннан этәрелеп киткән күренешнең төп сыйфатларын билгели:

  1. чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр тупланмасы итеп карау;
  2. тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү шундыйлардан[1].

Галимә карашынча, “мондый кискен үзгәрешләргә язучыны тема этәрә”.

Бүгенге прозада реалистик юнәлешнең әйдәп баруы һәм аның авангард алымнар, символлаштыру, психологизм мөмкинлекләреннән үзенчәлекле файдалануы игътибарга лаек.

Соңгы елларда татар прозасының милли тормышка йөз белән борылуында тарихи-биографик материалны әдәби әйләнешкә кертеп тәкъдим иткән роман, повесть, хикәяләрнең  зур күпчелекне тәшкил итүен аерып билгеләргә кирәк. Мондый әсәрләр укучыда тарихи күзаллауларны киңәйтүгә, милли үзбилгеләнүгә хезмәт итәләр. Соңгы биш елда басылган әсәрләрдә постреалистик роман авторлары аерым игътибарны инкыйлаблар, шәхес культы, Бөек Ватан сугышы фаҗигаләрен фаш итүгә юнәлтә. Гомумән, реалистик прозада милли яшәеш тәртипләренең юкка чыгуына сызланып язган әсәрләр шактый. 1917 елдан соңгы җәмгыятьнең милли яшәеш тәртипләрен юк итүгә корылганлыгын фаш итү тенденциясен Д.Заһидуллина постколониаль термины белән аңлата.

Бу урында Д.Заһидуллинаның чор прозасына мөнәсәбәтле тагын бер әһәмиятле күзәтүен ассызыклыйк. “Чынбарлыкны хаос халәтендә тасвирлап, татар әдипләре шушы тәртипсезлекне аңлаган һәм гармониягә китерерлек көчле геройлар тудыралар, бу вакытта героик эпос структураларына мөрәҗәгать итәләр”. Көчле шәхес образына бүгенге милли прозада тарихи жанр мөрәҗәгать итә.

В.Имамовның “Карабәк” һәм Ф.Бәйрәмованың “Һиҗрәт” тарихи романнарын соңгы еллар татар прозасының ачышы дип бәяләргә мөмкиндер. Академик И.Заһидуллин “милли идеология шанлы тарихи темаларга мохтаҗ, бигрәк тә милли күтәрелеш һәм кризис вакытларында тарихи әсәрләргә ихтыяҗ арта, тарихи әсәрләр татар укучысының тарихи хәтерен яңартуда мөһим роль уйный” дип, “Карабәк” романының бүгенге мәдәни-иҗтимагый барыштагы урынын билгели. Тема җәһәтеннән дә, ягъни чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр  тупланмасы итеп бәяләү җәһәтеннән дә, тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү яссылыгында да посмодернистик повестьлар авторы, татар прозасында әле 1980-1990 елларда беренчеләрдән булып  тулысынча шартлы яссылыкта язылган повестьлар биргән Ф.Бәйрәмованың “Гөләйза” тарихи романы аерым игътибарга лаек. Тарихи романда постколониаль мотив калку билгеләнә, “абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү” алга куела. Романда иң фаҗигале чынлыкта – чукындыру шартларыда милләткә, мөмкин булмаган шартларда гомерләрен дингә хезмәт итүгә багышлаган, хәтта үзләреннән соң шул юлга тугрылыклы диниятле, аңлы һәм зыялы буын калдыра алган көчле шәхесләр буларак тергезелә.

Сәяси тарихны постколониаль рухта тәкъдим иткән романнар  рәтендә Д.Заһидуллина  Р.Зәйдулланың “Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте” әсәрен милли-сәяси роман буларак аерып куя: “Роман тарихи материалны интеллектуаль проза буларак тәкъдим итә”, – дип белдерә.

Постколониаль тенденциягә йөз тоткан реалистик әсәрләр арасында Р.Шәйдуллина-Муратның “Карт шомырт хатирәсе” романын билгеләп үтик. Бүгеге  прозада бу роман сага жанрының матур үрнәге буларак бердәнбер.  Р.Мөхәммәтшинның “Хәлбуки” тексты бүгенге әдәби барышта шагыйрь каләме белән язылган постколониаль рухтагы ярсу-гаярь сүз буларак кабул ителә.

Р.Туфитуллованың милләтебезнең йөзек кашы Гөлсем Камалова-Акчуринаның гыйбрәтле язмышы хакындагы “Язмыш җиле” һәм А.Әхмәтгалиеваның актриса Сәхипҗамал Гыйзәтуллина-Волжская турында һәм ХХ йөз башы татар зыялылары тарихын бәян иткән  “Туташ” романнары – тарихи-биографик материалны әдәби әйләнешкә кертү ягыннан бүгенге әдәби барышның иң алгы рәтендәге романнар. Беррәттән Ф.Бәйрәмованың Ч.Айтматовның әнисе Нәгыймә образын тәкъдим иткән “Ана” романын – бүгенге прозаның казанышы дип бәяләү гадел булыр. Әдибәләр камил татар хатын-кызы образын, ана архетибын сакральләштерә. Тарихи чынлыкны гәүдәләндергән әдәби эшләнеше ягыннан уңышлы реалистик әсәрләр рәтенә танылган опера җырчысы Мөнҗия Еркимбаева хакындагы Айзирәк Гәрәева-Акчураның “Мөнҗия” бәянен кертергә кирәк. Әсәрләрдә хатын-кыз образында типик һәм архаик сыйфатларның үрелеп китүе, бүгенге прозаны ХХ йөз башы татар фәлсәфи, модернистик әдәбияты белән интертекстуаль бәйли.

Бу урында Р.Батулланың рухи юлбашчы образын үзәккә алган Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы, нәсел тарихы, илбашы булу турындагы “Илбашы” дигән исем астында дөнья күргән хикәяләрен билгеләп үтү урынлы булыр. Әсәр  камил инсан, милләт хадиме образын тәкъдим итү ягыннан игътибарга лаек. Бүген көчле татар кешесе ул – гадәттән тыш зирәк, сабыр акыллы, диниятле, ихлас, үзе булдырган  гамәлне җиренә җиткереп башкаручы үзфикерле замана кешесе, ди Р.Батулла. Әйтергә кирәк, Р.Батулла – бүгенге татар укучысына авантюр роман формасындагы кинороман жанрындагы әсәр тәкъдим иткән әдип (“Мур кырылышы”, 2021).

Тарихи вакыйгаларга тарихи-сәяси түгел, бәлки публицистик бәя алгы планга чыккан әдәби текстлар рәтенә Р.Мөхәммәдиевнең  “Ак кәгазь нидән саргая” әсәрен кертү урынлы булыр. Р.Мөхәммәдиев “Күзачкысыз буран”  исемле әдәби-документаль романы да – хәзерге прозада тарихи-биографик романнар рәтен баеткан әсәрләрнең берсе.

Тарихи-биографик материалны роман жанры кысаларында биргән әсәрләрдән Р.Корбанның Муса Җәлил образының әдәби укылышын тәкъдим иткән “Ватан” һәм разведчиклар язмышы хакындагы “Әхмәров” романнарын билгеләп үтү тиеш. Соңгысы – татар әдәбиятында Исхак Әхмәров үрнәгендә совет разведчиклары язмышы хакындагы “Әхмәров” романы – тарихи биографик материалны сәнгатьчә югарылыкта әдәби әйләнешкә кертү ягыннан соңгы еллар милли прозабызның казанышы булырлык. Ә инде Г.Тукайның якыннары образын әдәби гәүдәләндергән әсәрләр арасында игътибарны М.Әмирхановның романтик башлангычлы “Саҗидә” повесте, “Зиннәтулла хәзрәт” бәяннәре җәлеп итә. Әдәби барыштагы тарихи-биографик материалга нигезләнгән романнар рәтенә  М.Кәбировның Ш.Усманов хакындагы “Шамил” романын да кертеп карыйбыз.

Тарихи материалны кыйсса жанрына урнаштырып тәкъдим иткән Марат Әмирхановның “Тәхетсез патша” әсәре дә милләт тарихын бәян итүдә аерым урын тота.

Постреализм юнәлешендә язылган повесть жанрына мөнәсәбәтле әсәрләр арасында традицион алымнарга мөрәҗәгать итеп,  үткән гасыр фаҗигаләрен тасвирлаган, чор проблемаларын алга куйган,  аларны әхлакый мотивлар белә үреп биргән әсәрләр игътибарны җәлеп итә. Шулар арасында Т.Галиуллинның “Сукыр Гаваз” әсәре укучы мәхәббәтен яулаган әсәр.

Бүгенге повестьларда Беренче бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар, кырым татарлары фаҗигасе, шәхес культы елларының ачы хакыйкате,  ХХ йөзнең икенче яртысында иҗтимагый-сәяси барышка бәя төрле жанр формаларында үзенчәлекле бирелә. Биредә иң тәүдә Марсель Галиевның “Тимә, яшәсен!” повестен аерып куеп, М.Юныстан башланган сугыш хакыйкатен тасвир итү  ягыннан әдәбият тарихында аерым урын алып торачагын билгеләп үтү тиеш. Моңа өстәп, М.Әмирхановның “Алман мордары”, Г.Гыйльмановның “Нихәл, яшьти”, “И.Иксанованың “Онытылган парад”, “Сугыш корбаны”, А.Имамиеваның “Хәбиб бабай хатирәсе” биографик җирлекле әсәрләре,  Р.Рахманның “Вәиснең әтисе кайта”, Н.Гыйматдинованың “Шәрифулла”, Рәмис Латыйповның “Солдат” хикәяләре, Фирдәвес Хуҗинның “Штурман язмалары”, тема яңалыгы җәһәтеннән Хисаметдин Исмәгыйлевның “Мин – Абрек”, Альберт Хәсәновның сугыш вакытында тугры хезмәт иткән этләр турындагы “Өстемдәге затлы җиләнем” хикәясе игътибарга лаек. Сугыш турындагы әсәрләр рәтендә сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан иң камил әсәрләр буларак Ф.Яхинның сугышның кеше үтерү хакындагы ачы хакыйкатен яңача укыган “Әткәй сугышны сөйли”, Л.Әбүдарованың “Йола” хикәяләре аерылып тора, аларны хәзерге прозаны өйрәткән вакытта урта мәктәп программасына тәкъдим итеп булыр иде.

Мөһаҗирләр, чит илләргә китеп төпләнергә мәҗбүр ителгән татарлар язмышы темасын  милли нигезләргә кайту дәвере татар прозасында М.Юныс кертеп, советчыл системаены милли яссылыкта тәнкыйтьләүне башлап җибәргән иде. Соңгы биш елда мөһаҗирләр темасына караган әсәрләр арасында Ф.Жамалетдинованың “Кошлар оя корган җирдә” романы үзгә урынны били. Биредә әдибә М.Юныс традицияләрен дәвам итеп, киңәйтеп, татар халкы язмышын ил язмышы белән янәшә уеп тасвирлый. Бу темага мөрәҗәгать итеп язылган әсәрләрдән Лира Ибраһимованың “Күккүк баласы”, Айзирәк Гәрәева-Акчураның “Гаҗизлек” әсәрләрен билгеләп үтү тиеш.

Татар прозасында традицион рәвештә яшшәп килүче лирик-эмоциональ башлангычны дәвам итеп, туган җирне, милли гадәтләрнең илаһи матурлыгы, шул матурлыкны югалту ачысы,  җир кешесенең кадере турындагы эчтәлектә  язылган әсәрләр трагик  һәм сентименталь пафос белән сугарылган. Ф.Садриевның “Кышкы яшен” повесте, Солтан Шәмсинең “Өянке”, Хәбир Ибраһимның “И туган йорт”, Зиннур Тимергалиевның “Болыннарда тургай бар”, А.Хәлимнең “Өязем”, Айгөл Хөснуллинаның “Язмыш кайтавазы”, Р.Галиуллиның “Әдрән”,  Рәфкать Шаһиевның “Сагыну исе”, “Курчак өе кебек авылда” әсәрләрен аерып куярга кирәк. Туган җиргә сыену мотивы Рифә Рахманның “Бәйрәм” хикәясендә тетрәндергеч cюжетка салып тәкъдим ителә. Бу повесть-бәяннәр арасында Н.Гыйматдинованың “Үлмәс” бәянендә дә милли яшәеш тәртипләренең үзгәрүе үткән-бүгенгене тоташтырып, иҗтимагый контекстта тасвир ителүе, милли әхлакый кыйблаларны тергезү җәһәтеннән А.Әхмәтгалиеваның “Ак читек” бәяне укучының игътибарын үзенә тартып тора.

Лирик-экзистенциаль башлангыч әсәрләрдә ана сагышы, бала хәсрәте мотивына бәйле рәвештә бирелә. З.Хәкимнең бу яссылыкта бәяләнергә тиешле “Ана җыры” романы “заманча милли роман”, “психологик роман” таләпләренә дә җавап бирә, дип саный Д.Заһидуллина. Галимә карашынча, “роман татар әдәбиятының – модернизм юнәлешен үз итүен, синтетизм күренешенә өстенлек бирүен раслаган” эпик текст буларак әдәби барышта югары урында. Бу яссылыкта романның Ә.Баяновның 1965 елда язылган “Тау ягы повесте” белән янәшә куярга мөмкин. Соңгысы, безнең карашка, сәнгатьчә эшләнеше яссылыгында үрнәк булырылык повесть. Шулай ук  Р. Карәминең “Ана”, Р.Мөхәммәтшаның “Әни”, Рөстәм Зариповның “Әниләр”, Рәфкать Шаһиевның “Танырмынмы икән мин сине…” Салават Кадыйровның “Тальян гармун”, Римма Гайнановаларның “Акчәчкә”әсәрләрендә ана образы символик укылышлы, әхлак югалтуны әдипләр ананы олылау хисенең юкка чыгуы белән бер үремтәдә бирәләр, фәлсәфәне экзистенциальлеккә боралар.

Реалистик прозаны жанрлар төрлелеге ягыннан бәяләгәндә, сентименталь рухлы бәян-хатирәләр дә (В.Нуриевның “Мәһдиев һәм…”, диңгез темасын күтәргән Рәүфҗан Закировның “Җилкәнсез диңгезче” бәяне), сатирик маҗаралар да (Дамир Гыйсметдиннең “Асылташ” әсәре, әдәби-биографик бәян дип бирелгән А.Хәмзинның “Себер мәҗнүннәре”) дә бар.

Әдәби эшләнеше ягыннан трагик пафосны көчәйтү өчен әдәби детальләрдән, новеллага хас алымнардан оста файдаланган әсәрләрдән З.Хөсниярның “Парлы бию”, “Таҗлы мәхәббәт”,  Хисаметдин Исмәгыйлевның “Исәр”, Лира Ибраһимованың  “Мизан бураны”, Рифә Рахманның “Икмәк исе” А. Әхмәтгалиеваның “Таң чыкларын җил үбә” исемле хикәяләре – әдәби эшләнеш җәһәтеннән шулай ук бу юнәлештәге иң камил,  гаҗәеп тирән экзистенциаль сагыш, психологизм алымнары ярдәмендә тарихи чынлыкны сөйләп биргән татар прозасының классик хикәясе бәйләмен баетачак текстлар.

Реалистик юнәлештә прозаиклар  милләт тарихын сакральләштерә (В.Нуриевның “Хуҗалар тавында”), җир кешесенә мәдхия укый, җир хезмәтенең тәме турында яза (Г.Гыйльмановның “Алтын басуы”, Рашат Низами “Шахмат дәресләре”), буыннар арасында бәйләнешләр темасын калкыта (Ш.Җиһангирова “Килен капкасы”),  сентименталь дулкында ятим балачак тасвирын бирә (Айгиз Баймөхәммәтов “Әкиятсез балачак”), әни кадере (Фатыйма Гыйльметдинова “Сабыным кала, сатыгыз”), югалтулар аша табылган ана булу бәхете (Ахир “Кыргый алмагач”), кимсетелгән хатын тәрбиясендә үскән садә кыз бала фаҗигасе (Лира Ибраһимова “Айзидә”),  җитәкче, ата булу җаваплылыгы (Н.Гыйматдинова “Түрә”, “Әти-и”), ил-ватан алдында бурыч үтәү турында сөйли (Г.Даутов “Генерал”) сугыш вакытында батырлык һәм дезертирлык (Р.Батулла “Вөҗдан чакырды”), җәмгыятьтәге гаделсезлекне фаш итә (Нурания Төхбәтуллинаның “Сөйли, җырлый, сагына торган материя”), эчке сызланулар турында да юмористик һәм лирик дулкында бәян итә (Рифкать Хуҗи “Карт кыз”), җәмгыятьтәге әхлаксызлык (Н.Гыйматдинова “Уйламаган көнем юк”, Рәфкать Шаһиев “Аяк ялы”) турында яза, кеше үтерү, җинаятьчелеккә кереп баткан абсурд яшәешне тасвирлый (Ф.Зыятдинов “Әгәр бу кеше вафат булса”), табиблар хезмәтен, тормышын (Р.Зәйдулла “Соңару”, “Ахир “Ышанма күз яшьләремә”. М.Кәбиров “Дәва”), нефтьчеләр тормышын сурәтли (Т.Галиуллин “Ник керәсең төшләремә?”, Фәтхулла Абдуллин “Кемгә сөйлим серләремне”, Альберт Хәсәнов “Кәҗәкәй – матур бәләкәй”), мәхәббәт тантанасын бәян итә (Ф.Яхин “Яз яме белән бергә”). Шул ук вакытта реалистик проза ХХ йөз дәвамында ныгыган традицияләрне бик теләп дәвам иттерә. З.Тимергалиевның “Сәмига” әсәрендәге ана образында М.Галәү, Х.Сарьян, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, Ф.Садриев, Г.Гыйльмановлар  тудырган татар хатын кызы – ана белән аваздашлык сизелә. Г.Гыйльманның Ак бабае-аксакал мифологемасы да әдипнең әсәрләрен үзара бәйләп торучы күпер. Символлар теленең прозада активлыгын югалтмавы хәзерге татар прозасында  шәркый традицияләрнең саклануы кебек кабул ителә.

Д.Заһидуллина XXI гасыр башы татар прозасында милли яшәешне юк итүче совет һәм постсовет җәмгыятен фаш итүгә корылган постколониаль мотивларның активлашуына романтизмның көчәюе дә йогынты ясый”, – дип билгеләп үтә. Галимә яшь күркәм каләм әһеле Зилә Сабитованың “Таныш кешем” хикәясен  романтик проза,  “кәеф прозасы» мисалы буларак бәяли: “Хикәя тышкы чынбарлыкның күңел дөньясында чагылышы итеп уйланылган. Бүгенге татар әдәбиятында бу язу рәвеше киң таралмаган, әмма яши. Традицион романтик калыпта язылган әсәрләр дә бар (Сания Әхмәтҗанова “Зәңгәр күзле мәхәббәт”, Гүзәл Галләмованың “Зәнгәр кыңгыраулар”, Гөлүсә Шиһапова “Күгәрченнәр”, Дилбәр Булатова “Туй” һ.б.). А.Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” повесте – “татар әдәбиятында романтизм, дини дидактика, символлаштыру һәм сызлану фәлсәфәсе синтезында”гы (Д.Заһидуллина) гаҗәеп матур яңгырашлы әсәрләрнең берсе.

Д.Заһидуллина татар әдәбиятында романтик проза белән янәшә үскән метафизик әдәбиятны аерып чыгара. Метафизик прозага хас билгеләр төсендә галимә синтетик характерлы булу, аң агышы, cаташу-галлюцинацияләргә мөрәҗәгать итүне билгеләп куя. Ландыш Әбүдарованың “Газап” хикәясе метафизик проза традицияләрендә язылган булуы белән игътибарга лаек. Әсәрдә авангард алымнар ярдәмендә яшәешкә булган караш, мөнәсәбәтләр янәшә куела. Галимҗан Гыйльмановның “Йолдыз” һәм “Алма чоры” хикәяләре деконструкция, конструктивизм алымнарын үз итеп язылган хикәяләр булу белән игътибарга лаек. М.Кәбировның ХХI йөз башы хикәяләрендә килеп кергән әлеге алымнар Г.Гыйльмановның әлеге эпик текстларында яшәеш фәлсәфәсен җиткерү өчен уңышлы сайланган. Авангард алымнарны үз иткән әсәрләр арасында Сирень Якупованың “Уран”, Ахирнең “Мөхлис һәм иблис” хикәяләре, Н.Гыйматдинованың “Шундый инде без…” повесте игътибарны җәлеп итә.

Галимнәр карашынча, хәзерге прозада да Ә.Еникидән башланган озын хикәя үрнәкләре бар (В.Аминева, Д.Заһидуллина). Әйтик, А.Сәләхованың “Кулдашым” хикәясен Д.Заһидуллина озын хикәя жанр формасы үрнәге буларак бәяләргә тәкъдим итә. “Мондый  жанр формасы – татар әдәбиятының зур казанышы, аны ерактан килгән үстереп алып китү сәләте турында сөйли”, – дип белдерә галимә. Әгәр әлеге әсәрләрнең әдәби барыштагы урыны хакында сүз алып барабыз икән, тагын бар фикергә игътибар иттерәсе килә: “ХХ гасыр уртасындагы “озын хикәя” татар әдәбиятында соцреализм кысаларыннан арыныр, романтик, психологик проза традицияләрен кайтарыр өчен кирәк була”.

Хикәя язучы әдипләребез арасында татар классиклары әсәрләрендәге символлаштыру, лиризм, психологик анализ алымнарын иркен кулланганныры бар. Бу яссылыкта Л.Әбударованың “Пимадур”, Фирдәвес Зарифның “Мин дөньяны күрәм”, Ф.Садриевның “Алмалы күлгә китү”, Чулпан Хаҗиеаның “Әсәлем”, Фирүзә Җамалетдинованың “…Кисмә безнең канатларны” хикәяләрен билгеләп үтеп була. А. Абдрахманованың “Син – каһвә” хикәясен Д.Заһидуллина  әдәби алымнар куллану, шартлы-метафорик кимәлгә мөрәҗәгать итъ җәһәтеннән яңа дулкындагы әсәрләрнең дәвамы булырлык дип бәяли. Шартлы-метафорик кимәлдә язылган хикәяләр рәтендә  соңгы еллар казанышы буларак А.Хәбибуллинаның “Ристретто”, хикәясен аерып куярга,  “Ильяс Баһауовның “Фәрештә бәхете” хикәясен билгеләп  үтәргә мөмкин. “Вакыйгалылыктан тулысынча баш тартып, психологик халәт-кичереш хәрәкәтен күзәтеп язылган әсәрләр арасында Р.Зәйдулланың “Кырымга китү”, Р.Мөхәммәтшинның “Тырыйк” хикәяләре аерылып чыга” (Д.Заһидуллина)

Ләкин бүгенге прозада эпик текстларда публицистик өстәлмәләргә мөрәҗәгать итү, образ-символларның эшләнеп җитмәве күзгә ташлана. Ә.Еникинең әсәр теле мәсьәләсенә үтә дә җаваплы якын килгәнлеге дә билгеле: “Язган чакта әсәрнең теле ниндидер бер кодрәт белән үзеннән- үзе җиңел генә агып бара дип уйлау һич кенә дә дөрес булмас иде. Тел ярдәмендә ни әйтергә, нәрсә күрсәтергә телисең – хикмәт шунда бит. Хәтта әсәрне редактор өстәленә илтеп салганнан соң да баш ватудан туктамыйсың – күңелгә ошамаган берәр сүз сине, җаныңа кадалган шырпы шикелле, гел борчый тора. Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы да, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала”.

Җыеп әйткәндә, әдәби барыш күзлегеннән бәяләгәндә, соңгы биш елда басылган уңышлы әсәрләрнең күпчелеген демифологизация алымы берләштерә. Бер әсәр тукымасында публицистика, фактологик материаллар, автобиографик яки биографик күзәтүләр, фәлсәфилек, лиризм үремтәгә үрелә. Күренгәнчә, татар прозасының үзгәрешен әлегә роман жанры алып бара.  Роман жанры эпик төргә сәяси, иҗтимагый, фәлсәфи проблемаларны бергә тупларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта эчтәлектә иҗтимагый проблематикадан – милли проблематикага күчә бару, һәр очракта да милли мәсьәләләрне калкуландыру бүгенге прозаның да үзенчәлекле сыйфаты булып тора. Бер үк  вакытта бүгенге прозада шартлы-метафорик формага өстенлек бирү, тулысынча шартлы модельләр кору омтылышы сүлпәнәюен, әдәби текстларнын кыйммәтен публицистик чигенешләр киметүен дә билгеләп үтә кирәк.

 

[1]Лейдерман Н.Л. Гипотеза о постреализме // Лейдерман Н.Л., Липовецкий М.Н. Современная русская литература: 1950-1990-е годы. В 2-х томах. Т.2: 1968-1990. – М.: Издательский центр «Академия», 2006. –  С.587.

 

Г.Р.Гайнуллина,

филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты

(Фото – Татар-информ)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина