Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Иң лаеклыларны сайладылар

28 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышы үткәрелде. Көн тәртибендәге сорауларның берсе Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтүгә багышланган иде.

Республикабызның дәрәҗәле бүләгенә дәгъва кылучыларны ачыклау Яр Чаллы һәм Әлмәт язучылары бүлекләрендә үткәрелгән җыелышларда, Язучылар берлегенең проза, шигьрият, балалар әдәбияты остаханәлере утырышларында башланды. Аларда сайланган җиде кандидат идарә утырышы раславына тәкъдим ителде.

Әлбәттә, аларның һәркайсы олы бүләккә лаек иде. Төрле фикерләрне тыңлаганнан соң, Язучылар берлегенең идарә утырышы иң күп тавыш җыячак ике кандидатураны калдырырга дигән карар кабул итте.

Берничә турда үткәрелгән яшерен тавыш бирү җиңүчеләрне ачыклады.

Балалар әдәбиятен үстерүдәге зур хезмәтләре һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Рафис Корбан шигырьләре” җыентыгы өчен шагыйрь Рафис Корбан; “Ком сәгате”, “Сакау күке” романнары, күп еллык әдәби иҗаты өчен язучы прозаик Камил Кәримов кандидатуралары Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителделәр.

Җыелышта идарәнең ике утырышы арасында үткәрелгән эшләргә нәтиҗә ясалды һәм башка төрле мәсьәләләр каралды.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева