Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Хыялымда кайтам туган якка…»

Мөслим Үзәк китапханәсендә  Сикия авылында туып-үскән Әхмәдуллин Рафаэль Әхмәдулла улы белән «Хыялымда кайтам туган якка…» дип исемләнгән очрашу узды . Чарада Әлмәт  язучылар оешмасы каршында эшләп килүче, С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, язучы Әхмәтшина Минзифа Хәйретдин кызы, якташ  шагыйрь – язучыларыбыз Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы, Хәбибуллина Роза Шакир кызы,Үзәк китапханә директоры Айсылу Мадьярова, алып баручы  Элвира Магалимова, китапханәчеләр, шигырь укучы кызлар: Миләүшә Кашапова, Рәзилә Софеева  һәм  актив ветераннар: Юсупов Моряк Шайхрахманович, Низамова Роза Нәгыймовна, Г.Тукай ис. мәктәпнең 8 сыйныф укучылары да катнашты. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды. (Мөслим Үзәк китапханәсен хәбәре)

 


Язучылар