Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәнкиев укулары

Төмән өлкә фәнни китапханәсендә “Славян укулары” 45 Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында хөрмәтле язучыбыз Якуб Зәнкиев хөрмәтенә түгәрәк өстәл оештырылды.

Китапхәнәнең конференц-залына йөзләгән укытучылар, укучылар, татар хәрәкәте активистлары, ветеран укытучы-язучыны хөрмәт итүчеләр җыелды. “Якуб Камали улы Зәнкиев – Ватанны саклаучы, танылган язучы, атказанган укытучы, җәмәгать эшлеклесе” темасы күпләрне кызыксындырды. Программада 29 доклад күрсәтелгән, килүчеләр саны 100дән артык иде. Һәр теләүче билгеләнгән вакытта чыгыш ясарга да өлгермәде. Һәркемне тыңлавы кызыклы, докладлар эчтәлекле булды. Яшь буын – укучылар да катнаштылар.

Түгәрәк өстәл барышында өлкә Думасының социаль политика буенча председателе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Ольга Швецова кул куйган Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр Якуб Зәнкиев исемен мәңгеләштерүдә өлеш керткән хөрмәтле кунакларга, һәр доклад сөйләүчегә тапшырылды. Аның ярдәмчесе Надежда Рожицина әлеге чараның идеясен булдыручы, һәркемгә ярдәм кулын сузарга омтылучы, мәгарифтә дә, мәдәнияттә дә алдынгы булган, милләтнең горурлыгы Хәнисә Алишинага рәхмәт әйтеп башлады сүзен. “Үрнәк итеп китерерлек данлы шәхескә багышланган кичәгә эләгүем белән шат мин”, диде ул.

Хөрмәтле кунаклар арасында Якуб аганың баласы Камил, оныклары Диләрә, Илнур, оныкчыгы да бар иде. Чара өлкәнең танылган журналисты Гөлсинә Ниязованың Зәнкиевләр гаиләсе турында төшерелгән “Колыбельная Иртыша” телефильмы белән башланды. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Владислав Чернов котлады. “Якуб Зәнкиев – Бөек Ватан сугышы ветераны, бар көчен илебез азатлыгы өчен биргән кеше. Кайткач та яраткан эше белән шөгыльләнгән. Үсеп килүче буынның ил, милләт тарихын онытмавы өчен тырышкан. Бөек шәхес яшьләргә үрнәк булып тора”, – дип аның гаиләсендә сакланган бер-беренә мәхәббәт, хөрмәт, ихтирам хисләренә соклануын белдерде.
Озак еллар өлкә фән һәм мәгариф департаментында эшләгән Ольга Грооны Рәхмәт хаты белән тәбрикләде. Ольга Федоровна татар мәктәпләре директорлары, укытучылары тарафыннан да күп котлаулар кабул итте.

Чыгыш ясаучылар арасында төрле өлкәдә хезмәт итүчеләр бар. Чыгышлар Якуб Камали улы, тормышы, иҗаты белән бәйле иде. Тубыл шәһәре музей-тыюлыгының «Наместник” сараенда экскурсия хезмәте күрсәтү буенча баш белгеч Яна Абдуллина якташ язучыбызның сирәк очрый торган фоторәсемнәре, алар белән гаилә әгъзаларының бик теләп уртаклашулары турында сөйләде.

Клим абый Садыйков яшь лейтенант Якуб Камали улының сугыш юлы турында тәфсилләп чыгыш ясады. “Якуб Камали улы Зәнкиевне Кызыл Армиягә 1941 елның 16 июнендә Төмән укытучылар институтын тәмамлаганнан соң чакыралар. 22 июнь көнне Пермь вокзалында сугыш башлануы турында беләләр. Якубны армиягә чакырылучылар белән бергә Пермь өлкәсенең төньягына эвакуацияләнгән 98нче хәрби заводны төзергә 657нче төзелеш батальонына озаталар. Хезмәт шартлары бик авыр була, Якуб нык авырый башлый. Пермьдәге табиблар комиссиясе аны строевой булмаган хезмәткә дә яраксыз дип табалар.

1942 елның январь башында Якуб Камали улы Төмәнгә кайта. Эвакуацияләнгән Таллин җәяүле гаскәр училищесына склад мөдире булып урнаша. Азрак сәламәтләнгәч, хәрби комитетка барып хәрәкәттәге армиягә җибәрүләрен сорап гариза яза. Аның теләген үтиләр, 1942 елның маенда ул сугышка китә”, – дигән өзеге бигрәк тә күңелгә үтеп керде. Бөтенләй хезмәткә яраксыз авыру хәлдә хәрби хезмәттән кайтарылган Якуб ага 4 айдан яңадан сугышка бару теләге белән яна. Бу – патриотлык, илне, халыкны ярату билгесе.

Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә туган авылы Хуҗайланда (Тубыл районы) бик яхшы музей бар. Шул музей белән авылдагы мәктәп укытучысы Тәнзилә Тимканова таныштырды, виртуаль экскурсия дә үткәрде.

Вагай районының Тугыз авыл музеен җитәкләүче Зөлхәйдә Сәйдуллина докладларның рус телендә булуына эче пошып, рәхәтләндереп себер татар телендә сөйләде. Клубларда сценарийларны рус телендә төзеп, авылларда бәйрәмнәрдә бер генә татар теле ишетелмәвенә, борынгы гадәтләрнең онытылып баруына борчылды. “Шулкадәр матур итеп туйлар үтә иде, – диде ул. – Гармунчылар бәйгесе сыман була иде алар. Элеккеләр җир җимертеп эшли дә белгәннәр, гөрләтеп ял да иткәннәр”.

Талымхан (Төмән районы), Киндерле (Түбән Тәүде районы), Тугыз, Карбан (Яркәү районы) мәктәпләре укучылары да докладлар, Якуб Зәнкиев әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр.

Төмән шәһәренең Яңавыл районының тарихын барлаучы Әлмирә Гомәрова әтисе – укытучы, Төмәндәге соңгы татар мәктәбе директоры Гомәр Гомәровнең Якуб Камали улын белүе, аның архивында Зәнкиев автографы белән китап табылуын хәбәр итте.

Казанлы (Вагай районы) мәктәбеннән әле генә Татарстанның атказанган укытучысы исемен алган Асия Зимагулова әлеге чараның алар өчен зур бәйрәм, чиксез әһәмияткә ия булуын әйтеп, рәхмәт сүзләреннән башлады чыгышын. Аның кулында Якуб Камали улы үз кулы белән теләкләрен язган “Зори Иртыша” китабы иде. Асия Юрис кызы аның белән горурлануын, ул аның өстәл китабы икәнлеген хәбәр итте. Якуб агага, аның әсәрләренә карата хөрмәтен, мәхәббәтен белдерде.

Яшь укытучы Гүзәл Идрисова (Төмән) Якуб Зәнкиев турында кроссворд, тестлар, филвордлар ярдәмендә укучыларда укуга мәхәббәт уятуын сөйләде.

Чыгышларның барысы турында да язып бетереп булмый, әлбәттә. Алар күп, алар төрле, алар кызыклы, эчтәлекле.

Соңыннан Якуб Камали улының горурланырлык тормыш юлы турында истәлекләрне, иҗатын хәтердә озаграк саклау ысуллары турында фикер алышу булды. Күп идеяләр ишетелде: сайт булдырырга һәм анда барлык булган материалларны җыярга, архивны, әсәрләрен цифрлаштырырга, китапларын яңадан чыгарырга, “Кайчыколак”  әсәрен рус һәм татар телләрендә бастырырга. Хатларын җыярга, аларны тәртипкә салырга. Төмәндә бер урамга Якуб Зәнкиев исемен бирүне хәл итәргә.

Зәнкиев укулары күтәренке рухта, очрашу шатлыгын кичереп, уй-фикерләргә баеп тәмамланды. Бергәләшеп өлкәбезнең татар әдәбиятын, мәгарифен танытучы, милли рух тәрбияләүче, хәзер актив блогер да булып баручы, гел изге эшкә омтылучы, укытучылар остазы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызына бу зур чараны оештыруы өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Якуб ага исеме аның кебек милләт ханымнары булганда онытылмас.

 

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

24 май. Төмән. “Яңарыш” газетасының җаваплы сәркәтибе.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина