Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә Әсгать Салахов белән очрашу узды

Әлмәт шәһәренең 2нче китапханәсендә прозаик һәм публицист Әсгать Сәхап улы Салаховның юбилее уңаеннан медицина көллияте студентлары һәм 7 мәктәп укучылары белән очрашу булды. Язучының туган авылы Елховойдан килгән кунакларның да чарада катнашуы, якташларына олы хөрмәт билгесе ул. Әсгать Салахов 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Елховой авылында туган. Ә. Салах — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты. Газетада бер-бер артлы хикәяләре, очерклары, хатирәләре басылып тора. «Балыкчы малайлар», «Соңгы вальс», «Каеннар юлы», «Көт син мине…» китаплары, “Бараҗ токымы” биографик җыентыгы авторы. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм