Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балык Бистәсендә «Гаффар дәвамчылары» иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте

80-90 нчы елларда чын мәгънәсендә Әхәт Гаффар чоры иде. «Әҗәл» хикәясеннән башлап бер-бер артлы повестьлары, романнары, драма әсәрләре, шигырьләре, публицистик язмалары чыкты.

 Үзенә күрә феномен булды, – дип җиткерде әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин Балык Бистәсендә узган II «Гаффар дәвамчылары» иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасында.
Беренче бәйге 2019 елда язучы Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелде. Быелгы уку елында исә бәйгене язучының кызлары Сөмбел һәм Ләйлә Гаффаровалар белән берлектә Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге, ТР Язучылар берлеге оештырды. Җиңүчеләргә бүләкләрне әзерләүдә шулай ук Татарстан китап нәшрияты да булышты. Чарага Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, язучы-журналист Сөмбел Гаффарова, әдәбият галиме, язучы-прозаик, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Нәбиевич Галиуллин, якташ шагыйрь-язучылар Рәсимә Гарифуллина, Вәзыйх Фатыйхов, Фәүзия Солтан, район мәктәпләренең татар теле укытучылары һәм бәйгедә катнашкан укучылар җыелды.

Концерт номерлары белән үрелеп барылган бәйрәм кичәсендә язучы турында истәлекләр белән бүлештеләр, фоторәсемнәрен карадылар, шулай ук балалар өчен язылган әкиятләрен дә тамаша кылдылар.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин Әхәт Гаффарның әсәрләрен дә, иҗади активлыгын да югары бәяләде:
«Әхәт белән аралашып, бер-беребезнең әсәрләрен укып яшәдек. Аның иҗаты турында үзе исән вакытта соңгы мәкаләне дә мин язганмын. Сез аның белән шушы районнан чыккан кеше буларак горурланырга тиешсез. Әсәрләре, бер яктан, гади генә күренә, икенче яктан, символларга, метафораларга, кинаяле сөйләмгә корылган. 80-90 елларда иҗади активлыгы ягыннан аның янәшәсенә куярлык башка язучыны атый алмыйм», – диде галим.
Якташлары да язучыны җылы сүзләр белән искә алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина Әхәт Гаффарның гади, эчкерсез булуын, туган ягына һәрвакытта да талпынып кайтуын ассызыклады.

Шагыйрь Вәзыйх Фатыйхов: «Районыбыздан күп иҗат әһелләре чыккан. Бүгенге яшьләр арасында да сәләтле яшьләр җитәрлек. Талантларны барлап торырга, үсендерергә кирәк, әлеге матур бәйгенең дәвамы булса иде. Әхәт абый яшьләргә, якташ язучыларга үзе дә игътибарлы булды. Минем дә шигырьләрне алып китеп, республика газета-журналларына кереш сүзләр язып чыгара иде. Гел аралашып яшәдек», – дип истәлекләре белән бүлеште.

Әдәби бәйгенең төп инициаторы, оештыручыларның берсе Сөмбел Гаффарова әтисенең туган ягында әлеге бәйгене дәвам итә алуларына сөенечен белдерде:
«Беренче тапкыр әлеге бәйгене оештыргач, әти шуның кадәр ихластан сөенеп, канатланып йөргән иде. Бергәләшеп һәр әсәрне укыдык, урыннарны бүлдек ул чакта. Әлеге бәйгене дәвам итү теләген районда да хуплап алулары өчен рәхмәтлебез. Һәрбер язучының фикерләү рәвеше үзгә, стиле үзгә. Әтинең әсәрләре абсурдлыкка корылулары белән аерылып тора, алар баш миен эшләтә. Менә шушындый әсәрләр яза алырлык дәвамчылар әзерләү иде безнең максат. Бүген бүләкләр бирәбез дә таралышабыз гына түгел, барлык катнашкан укучылар белән иҗади эш алып барырга, ватсапта махсус иҗат төркеме булдырып, әсәрләрен сүтеп җыярга планлаштырабыз», – диде Сөмбел.

Туган авылы Олы Әшнәк авылыннан килгән ветеран укытучы Венера Гарипова да язучыны җылы сүзләр белән искә алды:
«Олы Әшнәк – Татарстандагы иң борынгы авылларның берсе, бик күп иҗат әһелләре биргән төбәк. Полковник, Бөек Ватан сугышы ветераны Хикмәт Хәкимов, Әхәт, Ренат, Рәкыйп Гаффаровлар, тележурналист Фоат Гайсин, баянчы Минҗамал Мазунова, Тинчурин артисты Ирек Хафизов, тарихчы Илшат Һәлиуллин кебек шәхесләр… Шулар арасында Габдрахман абый белән Гайшә апаның уллары Әхәт – иң яктысыдыр. Безнең төбәктә ул белмәгән бер генә чокыр да, бер генә алан да булмагандыр. Тырысын кулына алыр иде дә гөмбәгә, җиләккә йөрер иде. Авылдагылар үзенә яратып «безнең Габделәхәт» дип дәштеләр. Мәктәптә зурлап 50, 55, 60 яшьлек юбилейларын уздырдык. Үзәк урамнарның берсе Әхәт Гаффар исемен йөртә, Кәрәкә күлендә Гаффарлар чишмәсе бар», – дип җиткерде.

Бәйрәм чарасы ахырында каләм тибрәтүче мәктәп укучыларына – II «Гаффар дәвамчылары» бәйгесе җиңүчеләренә Дипломнар, акчалата бүләкләр һәм әдәби китаплар тапшырылды. Балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм китаплар бүләк ителде.

http://rsloboda-rt.ru

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм