Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

ИКЕ СЪЕЗД АРАСЫНДА ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ

Бүгенге чор әдәби тәнкыйте турында фикер йөртү җиңел дә, авыр да. Җиңел, чөнки ул бар, аны күрми мөмкин түгел, ул үз кануннары, үз логикасы белән яшәвен дәвам итә, эзләнә, борчыла, бер чиктән икенче чиккә ташлана, тагын үз ярларына, үзенең гадәти эзенә кайтып төшә… Авыр, чөнки татар әдәби тәнкыйте бүгенге чор таләпләренә җавап бирердәй жанр кысаларына кереп бетә алмый иза чигә, моңа еш кына дөньядагы әдәби процесс белән таныш булмау, әдәбият фәне тәкъдим иткән методологик һәм методик принципларны аңламау, аналитик фикерләүдән бигрәк, сөйләп чыгу, тәнкыйди шаблоннар белән эш  итү, коры мактау белән мавыгу комачау итә… Хәзер шушы “авыр” белән “җиңел” арасында бәргәләнеп яшәүче, макталудан бигрәк, күбрәк тиргәлеп гомер сөрүче тәнкыйтьнең кайбер кырларына кагылып үтик.

 

х х х

Мәгълүм булганча, татар әдәбияты ике съезд арасында милли әдәбиятның үсешен билгели торган дистәләгән  әсәргә баеды. Аларга алдагы “жанр докладлары”нда җентекләп анализ бирелде инде. Әлбәттә, әдәби тәнкыйть “ел вакыйгасы” булырдай бу әсәрләргә карата үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тиеш иде. Ләкин узган елларда да әдипләр күбрәк үзләре оештырган мактау, дөресрәге, мактату мәкаләләре бастыру белән мавыктылар, саллы тәнкыйди-аналитик язмалар аз булды. Хәзерге, әйтик… соңгы ун ел эчендә яисә ике съезд арасында татар әдәбиятының актив хәрәкәттә булуы, аның яңа эзләнүләре һәм табышлары хакында барлык жанрларны һәм әдәби агымнарны иңләгән гомуми обзор мәкаләсе дә күренмәде, бу хакта китап та дөнья күрмәде.

Нәкъ менә бүгенге көн каләм әһелләренең активлыгын һәм осталык дәрәҗәсен, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә торган тәнкыйди-аналитик язмаларны матбугатта һәм Татарстан китап нәшриятында бастыру белән турыдан-туры Татарстан Язучылар берлеге шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Бүген сайланачак Берлек һәм Идарә җитәкчелеге моны үз эшчәнлегенең бер юнәлеше итеп билгеләп куйсын иде.

 

х х х

Аның каравы, тәнкыйть төрле форматта уза торган “түгәрәк өстәлләр”гә, остаханәләргә, семинарларга, әдәби судларга, конкурс-фестивальләргә күчте. Мондый “җанлы тәнкыйть” берничә ел элек башланып, соңгы ике елда тагын да көчәя төште.

Татарстан Язучылар берлегендә узган, бүгенге татар прозасының торышына,  проблемаларына, үсеш мөмкинлекләренә багышланган сөйләшү коллектив, җанлы тәнкыйтьнең бер формасы буларак карала ала. Бу “түгәрәк өстәл”нең репортажын “Мәдәни җомга” үзенең 2017 елгы 17 ноябрь санында тәкъдим итте.  Әлеге утырышта әдипләр белән тәнкыйтьчеләр ачыктан-ачык, күзгә-күз карап сөйләштеләр, бүгенге татар прозасы үсешенең төп акцентларын билгеләделәр. Аларның иң әһәмиятле ике нәтиҗәсен танылган галимә Дания Заһидуллина әйтте:

  1. Чәчмә жанрлардагы үзгәрешләр хакында ныклап сүз алып барырга мөмкин: романнар кечерәя, хикәяләр яңа эчтәлек белән байый, күләмлерәк була бара;
  2. ХХ гасыр ахырында татар прозасы “постколониаль проза” буларак каралырга хаклы, һәм бу әдәбиятның үсешен нигездә постмодернизм методологик юнәлеше тәшкил итә;

Әлеге сөйләшүдә Рифат ага Сверигин бүгенге татар прозасының төп кимчелеге итеп сюжет оештыра белмәүне атый. Бу очракта Рифат ага белән бәхәскә керәсе килә: Белинскийдан килүче традицион сюжет калыплары, сюжет логикасы бүген зур үзгәрешләр кичерде. Бу үзгәрешләр хәтта тәнкыйтьче мактап телгә алган  Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин иҗатларында да аерым-ачык ярылып ята.

Бүгенге чәчмә әдәбият әдәби интрига, серлелек белән яши. Көчле әдәби интрига булганда гына йоклата торган әсәрләр тумаячак, Вахит Имамов мең мәртәбә хаклы.

Бу утырышта Рәдиф Сәгъди һәм Камил Кәримов тарафыннан әйтелгән тел-стиль проблемалары да, Ркаил Зәйдулла әйткәнчә, яшь прозаиклар белән эшләп җиткермәү бәласе дә бүгенге татар прозасы үсешен тоткарлаучы факторлар буларак каралырга мөмкин.

Бу сөйләшүләр һәм бу сөйләшүләрдә әйтелгән фикерләр бүгенге көндә дә актуаль дип уйлыйм.

 

х х х

Ике съезд арасында дистәләгән тарихи роман, повесть язылды. Һичшиксез, киләчәктә тәнкыйтьчеләр, әдәбият галимнәре бу елларны “тарихи үзаңның үсеш чоры” дип бәяләячәкләр. Бу хакта ике съезд арасында узган чараларда кат-кат әйтелде.

2017 елда “Казан утлары” журналы бу “түгәрәк өстәл”ләрнең берсен үз битләрендә басылган тарихи әсәрләр хакында сөйләшүгә багышлады. Октябрь санында басылып чыккан “түгәрәк өстәл” материаллары Вахит Имамовның “Карабәк” романын тикшерүгә, жанр кысаларында фикер йөртүгә, тәнкыйтьләүгә корылган иде.  Сөйләшү тарихи аспектта барса да, романның әдәби-сәнгати әһәмияте, мәгънәви егәрлеге, образлы һәм поэтик байлыгы, композицион үзенчәлеге хакында бик тә җитди фикерләр әйтелде әлеге “түгәрәк өстәл”дә.

Бу чара бүгенге көндә тарихи әсәрләр иҗат итүнең яңа принципларын билгеләүдә дә мөһим роль уйнады, дип уйлыйм. Танылган трихчыларыбыз да, әдипләребез дә бу сөйләшүдә бер ныклы фикергә килделәр: әдәби хакыйкать белән тарихи хакыйкать бер-берсенә мөмкин кадәр ныграк якын булырга тиеш! Легендар тарих фольклорчылар эше булса, шул ук язма тарихның бер юнәлеше буларак, әдәби  тарих халыкның һәм милләтнең чын, объектив тарихына хезмәт итәргә тиеш. Тарихи әсәр язучылар бүген икеләтә, өчләтә, унлата җаваплылык белән каләмгә тотынырга тиеш дигән сүз бу!

 

“Казан утлары” журналы оештырачак икенче “түгәрәк өстәл”нең темасы да игълан ителгән иде. Ул Фәүзия Бәйрамованың шулай ук “Казан утлары”нда басылып чыккан “Һиҗрәт” романына багышланырга тиеш иде. Узган елда бу тарихи роман Татарстан китап нәшриятында китап булып та басылып чыкты. “Казан утлары” язучылар оешмасы белән берлектә бу принципиаль әсәр хакында җитди сөйләшү оештырырга тиеш дип уйлыйм. “Һиҗрәт” әсәре моңа бик тә лаек.

 

Тарихи әсәрләр хакында җыелып сөйләшүләр 2017 елдан соң да дәвам итте. Шундыйлардан 1919 елда Бөтендөнья татар конгрессында соңгы елларда татар әдәбиятында аеруча активлашып киткән тарихи әсәрләргә, аерым алганда, Марат Әмирхановның яңа гына дөнья күргән  “Олуг Мөхәммәд” әсәренә багышланган “түгәрәк  өстәл” узуын ассызыклап әйтергә кирәктер. Анда танылган тарихчы һәм филолог галимнәр белән белән бергә тәнкыйтьче әдипләребез дә  актив катнашты, аеруча Фәрит Яхинның фикерләре бу чарада катнашучылар арасында җанлы бәхәсләр уятты. Әлеге утырышта тарихи әсәрләргә таләпне арттырырга кирәклеге искәртелде, әсәрләрдәге йә сәнгати якның, йә тарихи якның кайтыш булуы хакында күп сүз булды. Иң мөһиме, тарихи шәхесләргә нисбәт ителгән герой-каһарманнар тарихи мохиттән, милли вазгыятьтән аерым каралырга тиеш түгел, диелде. Икенчедән, каһарманнарның тормышы, язмышы, яшәү максатлары шул чорның тарихи-иҗтимагый шартлары белән мотивлаштырылырга һәм аңлатылырга тиеш, дип, көн кебек ачык хакыйкать турында кат-кат әйтелде.

 

Тарихи темага багышланган әсәрләр турында сөйләшү 2019 елда Татарстан Язучылар берлегендә тәнкыйть остаханәсе кысаларында узган, Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая?”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романнарына багышланган “әдәби җыен”нарда дәвам итте. Әлеге чараларда ике романга карата да төп фикер ачык билгеләнде: бу әсәрләр татар прозасында җанлылык, хәтта бәхәсләр тудырды, аның үсешенә импульс бирде. Ләкин шул да аңлашылды: бер утырышта гына мондый күләмле әсәрләрнең асыл сыйфатларын, ягъни идея-тематик үзенчәлекләрен, методологик нигезләрен, поэтик казанышларын, образлар үсешендәге үзгәрешләрне билгеләү мөмкин түгел.    Кызганыч, соңгы вакытларда тәнкыйтьнең бу җанлы форматы Язучылар берлегендә сүлпәнләнеп калгандай булды.

 

х х х

         Тукай районында, Татарстан Язучылар берлегендә узган “Яшь иҗатчылар” семинарларын да әдәби тәнкыйть үсешен билгеләүче чаралар исемлегенә кертер идем. Анда тәҗрибәле остаз-наставниклар – нечкә тәнкыйди тоемы булган әдипләрнең иң олпатлары –  алтмыштан артык яшь иҗатчының әсәренә бүгенге әдәби процесс логикасына яраклы рәвештә, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть кануннары нигезендә бәя биреп, бик кирәкле эш башкардылар.

Шул рәвешле, бүген татар әдәбиятында “җанлы тәнкыйть” традицияләренең көн тәртибенә куелуы хакында ныклап сүз алып барырга мөмкин, минемчә.

Алдагы сёзебез тагын бер шундый тәнкыйди чара турында. “Идел” журналында берничә ел барган “Әдәби суд” форматы  ике съезд арасында уңышлы дәвам итте. Бу чараны мин шулай ук “җанлы тәнкыйть” кысаларына куеп бәяләр идем. Чынлыкта, аны бүгенге көннең әйдәп баручы тәнкыйтьчеләре алып бара да инде. Бу уңайдан Рифә Рахман белән Әлфәт Закирҗановның исемнәрен мактап телгә алырга кирәк. Бәянең иң эффектив формасы, ул – нәтиҗә. Ә нәтиҗә куандыра: Бу “әдәби суд”лар аша узган унлап каләм остасының әсәрләре йә махсус антологияләрдә, җыентыкларда урын алган, яисә аерым китап булып басылырга өлгергән.

Шунысы гына кызганыч: шушы әдәби семинарларда катнашкан, “әдәби суд”лар аша узган, конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулаган 32 яшь иҗатчының әсәрләре тупланган “Яңа гасыр тавышы” антологиясенә бәя бирүче тәнкыйтьче әлегә табылмады…

        

х х х

Ике съезд арасындагы тәнкыйть елъязмасын иң элек үзебезнең милли журналларыбыз һәм газеталарыбыз битләрендә таба алабыз. “Казан утлары”нда, “Мәйдан”да, “Идел”дә, “Мәдәни җомга”да соңгы елларда   шактый гына язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр дөнья күрде, шулай ук “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” битләрендә дә әдәби-тәнкыйди язмалар күренгәләп торды. Һәрбер санда диярлек басылып торган язмалар арасында игътибарны аеруча “Казан утлары” башлап җибәргән “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасы җәлеп итте. Бик отышлы формат уйлап табылган. Бу тәҗрибә яшь язучы-шагыйрьләрнең үз иҗатына да, гомумән, тәнкыйди фикер үсешенә дә зур йогынты ясаячак, минемчә.

Бу рубрикада тәнкыйтьче ролен башкаручы Дания Заһидуллина әдәбият белеме фәнендә һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә алып барган гаять актив эшчәнлеге белән сокландыра. Шикләнми әйтергә мөмкин: ул хәзер безнең әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть буенча төп әйдаманыбыз! Әле генә телгә алган рубриканы да аңа тапшырып, “Казан утлары” дөрес эшләгән. Д.Заһидуллинаның тәнкыйди язмалары һәрвакыт фәнни яктан нигезләнгән, фикере аналитик тикшеренүләр белән дәлилләнгән булыр;  ул нәтиҗәләрне дә, дөнья казанышларын да истә тотып, әдәбият кануннары нигезендә чыгара… Аерым очракларда академизм элементлары күбәебрәк китсә дә, тәнкыйтьче-галимәнең стиле йөгерек, фикере ачык, тәнкыйте итәгатьле.

2020 елда “Казан утлары” яңа рубрика ачып җибәрде: “Бергәләп укыйбыз” дип атала ул. Аның төп авторы да Дания Заһидуллина. Кайчакта аңа башка тәнкыйтьчеләр ярдәмгә килә. Айгөл Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” әсәренә бәя биргән санда Даниягә бик матур гына Сәгыйдулла Хафизов килеп кушыла. Ә без инде аның нинди принципиаль фикерле һәм нечкә тоемлы каләм иясе булуын беләбез. Бу юлы тәнкыйтьчеләр әдәбият мәйданында ат уйнатып өлгергән әдипләрнең әсәрләренә анализ бирәләр. Нәкъ менә анализ! Даниянең бу рубрикалары, һичшиксез, бүгенге әдәби тәнкыйтькә поэтик анализны, тел-стильне ачыклау, жанр үзенчәлекләрен билгеләү методикасын кабат кайтаруда мөһим роль уйнаячак. Әсәрләрне бәяләгәндә аның идея-тематик әһәмиятенә генә игътибарны юнәлтү, яисә “яхшы-начар”,“ошый-ошамый”га карап кына фикер йөртү шактый туйдырган иде инде.

Бер генә теләк: бу яңа рубрика кысасында язмаларында Дания ханым “киңәшле”, “шелтәле” фикерләрендә кыюрак, кискенрәк булсын иде. Тәнкыйтьченең укучыга белдерәсе тәнкыйди фикере укучыга аңлашылып тора, әмма аны тәнкыйтьче әйтеп бетерми кебек. Ул күбрәк “Бу авторның кәефен җибәрмимме?” дигән кебегрәк яза. Бу шул ук Айгөл Әхмәтгалиева әсәренә карата язылган рецензиягә яисә Ркаил Зәйдулланың “Илъяс Алкинның соңгы мәхәббәте” буенча тәкъдим ителгән мәкаләгә дә кагыла. Әлеге язмаларда автор “косметик тәнкыйть” белән чикләнә, минемчә. Ә бит бу әсәрләргә карата композиция бөтенлеге һәм образлар үстерелеше ягыннан киңәш-табыш итәрлек фикерләр әйтергә мөмкин булыр иде. Элгәрерәк яшь иҗатчыларга карата кулланган объектив-кискен тәнкыйть алымнары бу очракта да урынлы булыр иде.

 

х х х

“Мәйдан” журналы ике съезд арасында һәр санда диярлек тәнкыйди язмалар биреп торды. “Әдәби хәрәкәт” дигән, саннан санга дәвам итеп барган күләмле мәкалә аеруча истә калырлык булды. Аның да авторы Дания Заһидуллина. Мин бу язманы әдәбият белеме кысаларында гына карамас идем. Бу – чын мәгънәсендә тәнкыйди хезмәт. Узган гасырның 80 елларыннан башлап 2000 нче елларга  кадәрге әдәби хәрәкәтнең елъязмасы кебек ул.  Бүгенге көн әдәбиятына да ишарәләр җитәрлек анда. Иң мөһиме, автор бу хезмәтендә бүгенге татар әдәбиятының актив үсештә булуын искәртә.

 

х х х

Ике съезд арасындагы  татар әдәби тәнкыйте гомуми методологик мәсьәләләргә һәм темаларга багышланган берничә принципиаль мәкалә бирде. Аларның күпчелеге – өлкән галимебез һәм тәнкыйтьчебез Тәгат ага Галиуллин хезмәтләре.

Тәлгат Нәби улы Галиуллинның “Шагыйрь эзлим” (“Казан утлары”,  2017 ел, 3 нче сан) мәкаләсе, нигездә, 2016 елгы “Казан утлары” шигъриятенә багышланган. Әмма зур галимебезнең бу саллы язмасын, гыйльми һәм тәнкыйди фикерләрен бер ел белән генә һәм бер журнал белән генә чикләп кую мөмкин түгел, бу хезмәт бүгенге чор шигъриятен офыктан-офыккача күзаллау, нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә прогноз бирү буларак та кабул ителә. Ә хәзер бу саллы мәкалә хакында берничә уңай фикер әйтү белән чикләнмәкче булам.

Беренчедән, Тәлгать Нәби улы бу хезмәтендә бүгенге көндә үзләрен актив тонуста тотучы барлык замандаш шагыйрьләребезне дә телгә алып, аларның реаль иҗатларына объектив бәя бирергә тырыша. Тематик принципкарак корылган бу бәяләмәдә барлык шагыйрьләр дә – танылганнар да, җитлегеп, күтәрелеп килүчеләр дә, хәтта бүген генә әдәбият ишеген шакучы яшьләр дә бертигез аналитик яссылыкка, фикер сөрешенә, бәя шкаласына куелганнар.

Икенчедән, Тәлгат абыйның тәнкыйте үтә дә игелекле, итәгатьле. Ул бервакытта шагыйрьләр иҗатына авыр герләр такмый, киресенчә, эчке “җан диалектикасы”нда баланс табарга омтыла. Бу уңайдан аның Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Әхмәт Рәшитов, Ләбиб Лерон, Мөхәммәт Мирза кебек танылган шагыйрьләр иҗатына карата әйтелгән реплика-фикерләре игътибарга лаек.

Өченчедән, тәнкыйтьче бу мәкаләсендә үзенең төп бәя критерийларын анык билгели.Ул – милли образларның, символларның, кодларның никадәр бай, тирән һәм үзенчәлекле бирелеше. Һәм ул хаклы рәвештә татар шигъриятендә образлы гомумиләштерүләрнең символларга, кодларга табан үсешен төп тенденцияләрнең берсе итеп күрсәтә.

Дүртенчедән, Тәлгат Нәби улы бүгенге татар шигъриятедәге төп тенденцияләрне дә ачыкларга алына. Аларның кайберләрен монда да яңгыратырга мөмкин. Менә алар:

– миллилекнең көчәюе, милли рухның алгы планга чыгуы;

– тарихилыкның көчәюе, тарихи әсәрләрнең күбәюе;

– фәлсәфи тирәнлек, лириканың көчәя баруы; эпиканың, аның белән бергә поэманың пассивлашуы;

– дини-илаһи теманың көчәюе;

– өслүб, жанр формаларыныц төрлельнь баруы;

– шигъри әсәрләрнең кыскара баруы, шуңа парадокс рәвешендә фикернең тирәнәюе, хиснең образларга, символларга күбрәк мөрәҗәгать итүе… Милли кодларга игътибарның көчәюе һ.б.

 

Тәлгат аганың 2019 елгы “Казан утлары” журналының 11-12 саннарында басылган “Таяну ноктасын эзләгәндә” дигән күләмле мәкаләсе дә заманыбыз өчен актуаль иде. “Хәзерге татар поэмасына бер караш” дигән девиз астында бирелгән бу мәкалә бик вакытлы дөнья күрде дип уйлыйм. Чөнки соңгы берничә дистә ел эчендә шигърият мәйданында пәйда булган поэмалар бәясез-нисез яшиләр иде.

Мәкаләдә акцентлар дөрес куелган дип уйлыйм: автор темаларны һәм авторларны берьюлы бер җепкә тезеп алып бара. Критерий да дөрес билгеләнгән: бүгенге поэмалар хәзерге татар вазгыяте кысаларында милли рухның, телнең, гомумән милли яшәешнең бирелешен, аның яңарышын никадәр һәм ничек сурәтлиләр? Авторларның фикерләү үзенчәлекләрен дә искә алырга онытмый Тәлгат ага. Мәсәлән, Ренат Харис поэмаларын күзаллап чыккач, ул һич икеләнмичә: “Автор метафорик фикерләүгә өстенлек биргән өслүбенә турылыклы калган”, дип белдерә. Ләкин әдәби иҗат, бигрәк тә шигърият алай гына гади һәм берьяклы була алмый. Тәнкыйтьче моны үзе дә сизә, бу әсәрләргә “бер үк камытны” кидертеп булмавын искәртә. Чынлап та, “Уба”, “Татар Титанигы”, өлешчә “Урам” поэмаларыында иҗтимагый эчтәлек, публицистик  аһәң өстенлек итсә, “Мәхәббәт” поэмасында интим хис кискен конфикт кысаларында хәл ителә, ә менә “Бәкер сазы”нда мифологик романтизм алгы планга чыга.

Т.Галиуллин Мөхәммәт Мирза каләмендә “миниатюр поэмалар”ның кабат тергезелүен, яңаруын хуплый.  Әмма “Хәбибҗамал” поэмасында авторның һаман да искечәрәк рухта фикер йөртүенә үртәлә һәм аны сак кына шелтәләп ала: “Тулаем  поэманың фикер вә зиһиният сөрешен хуплаган хәлдә,түбәндә китереләчәк өзекне укыгач, шагыйрь эчтәлекле юнәлешне дөрес сайласа да, нәтиҗәсе “искечәрәк” дигән нәтиҗә кала”, – ди ул.

Рәниф Шәрипов поэмаларына карата да Тәлгат ага сак анализ бирә. Әмма шагыйрьнең поэмаларын “тормышчан реализмга, аның да натуралистик  юнәлеш өстенлек иткән канатына” мөнәсәбәттә тикшерүе бераз шик уята. Рәнифнең менә дигән романтик рухтагы поэмалары бар. Хәтта мәкаләдә сүз барган “Вафирә” поэмасында да шартлы-романтик алымнар еш кулланыла.

Иң кызыгы шунда: Тәлгат Нәби улы бүгенге көн поэмаларына багышланган хезмәтен 2020 елгы “Казан” утлары”ның соңгы ике санында дәвам итте. “Камиллекнең чиге юк” дип аталган бу тәнкыйди обзор-язма әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын тагын бер тапкыр жанрлар проблемасына юнәлтте. Тикшерү объектлары, нигездә, шул ук шагыйрьләр булса да, мәкаләдә яңача карашлар, актуаль фикерләр һәм яңа нәтиҗәләр дә юк түгел иде. Төп нәтиҗә шул: авторлар, бигрәк тә бу жанрда беренче мәртәбә генә көч сынаучылар, поэманың жанр төрләре белән, шулай ук аның мотивация – мантыйк кануннары белән шаярырга тиеш түгелләр! Өлкән тәнкыйтьченең тагын бер йомгак фикере белән ризалашмый булмый. Менә ничек югары кимәлдә билгели ул поэма жанрының тоткан урынын, әһәмиятен: “Ирешелгән уңышларыбызны, милли хәятыбызны саклау, яңарту, милләтебезне теленнән, дененнән, диненнән яздырмас, яшәү-көнитешен кабатланмас сурәтләрдә чагылдырып калдыручы  тормыш мәктәбе ул – поэма жанры”Афәрин, Тәлгат ага!

 

х х х

Зур проблематиканы үз эченә алган тагын бер мәкалә – 2019 елгы “Мәйдан” журналының 9 нчы санында басылган “Балалар әдәбияты  – йолдызлы әдәбият” дигән күләмле мәкалә. Аның авторы танылган берәр тәнкыйтьчедер, дисәгез, нык ялгышырсыз. Бу язма прозаик Айгөл Әхмәтгалиева каләменнән төшкән.

Әлеге хезмәт тә бик мәгънәле һәм бик вакытлы-актуаль язма булып чыкты. Соңгы елларда балалар әдәбияты буенча үтә дә актив эшләүче  Ләйлә Минһаҗева янәшәсендә тагын бер автор пәйда булды. Аның да хатын-кызлар вәкиле булуы – ямь өстенә ямь генә. Хатын-кыз, ана кеше балалар күңелен, балалар  психологиясен, балалар шигъриятен  тагын  да нечкәрәк,  тәэсирлерәк тоя бит ул.

Мәкаләдә яңа чор татар балалар әдәбиятына шактый тәфсилле анализ бирелә. Төп акцентлар хәзерге әдәбият белемендә оешкан фикерләрдән әллә ни аерылмаса да, Айгөлнең үткен каләменнән күңелне сискәндерердәй  фикерләр тамып тора: “Бүген җәмгыятьтә  өр-яңа буын – рухи яктан гарип булган буын формалашып килә”;“Шигырь юлына яшерелгән йолдыз яктылыгы турында сирәк уйлана”; “Балалар өчен язылган шигырь акыл сатуга, үгет-нәсихәткә  кайтып калса, үз көчен шул мизгелдә үк югалта” һ.б.

         Автор бүгенге көндә татар балалар әдәбиятында вакыйга булырдай әсәрләрнең, аеруча балалар һәм үсмерләр өчен иҗат ителгән чәчмә әсәрләрнең аз булуы өчен борчыла, бу хәлнең сәбәпләрен эзли, кризистан чыгу юлларын барлый. Шул уңадан Алмаз Гыймадиев, Рәшит Бәшәр кебек, бер-берсен бөтенләй кабатламый торган ике прозаикның  иҗатын уңай үрнәк итеп тәкъдим итә.

 

х х х

Соңгы елларда берничә саллы гына иҗат портреты күзгә чалынды. Шуларның иң күләмлесе – Дания Заһидуллинаның “Мәйдан” журналында (2019 елның июнь саны) Фәүзия Бәйрамова иҗатына багышланган күләмле хезмәте. “Милләтпәрвәр язучы” дип исемләнгән бу язмасында галимә-тәнкыйтьче күренекле шәхесебез Фәүзия Бәйрамова иҗатын эзлекле рәвештә, бөртекләп күзәтеп-тикшереп чыга. Әйтергә кирәк, һәр әсәрне, үзенчәлекле алымнар белән, үзенә генә хас тәнкыйди фикерләү белән, бәяләп бара. Бу хәл, әлбәттә, иң элек язучының тирән психологизмга нигезләнгән символик фикерләве, модернистик поэтик алымнары белән бәйле. Әдибәнең “Болын”, “Битлек”, “Кыңгырау”, “Күл балыгы”, “Канатсыз акчарлаклар”, “Безне онытмагыз”, “Соңгы намаз” әсәрләре буенча, гомумән, бөтен иҗаты буенча символлар хәрәкәте һәм образлар сәяхәте дәвам итә.   Әйтергә кирәк, образ–символ–кодлар эволюциясе аша күзаллау Ф.Бәрамованың катлаулы иҗатын кабул итүне гаять җиңеләйтә, үтемле итә.         Инде тәнкыйтьченең үзеннән дә бер мисал китерик. Әйдәгез,  мәкаләнең “Соңгы намаз” дигән әсәр турындагы  өлешеннән берничә фикергә игътибар итик: “Язучы үзенең фикерләрен символлар ярдәмендә ассызыклап бара.”Яисә: “Роман башында образ буларак кулланылган ЙОРТ, кабатланып, символга әйләнә”. Ниһаять, төп символның төп мәгънәсенә төшенеп җитәбез: ”Бәндәләрнең җир күтәрмәслек эшләрен Йорт күтәрде, явызлыкларын һәм бозыклыкларын таш куенына яшерергә мәҗбүр булды…”

         Д.Заһидуллина язучының иҗади үсеш этапларын да (сызлануга, ялгызлыкка нигезләнгән психологизм, постколониаль мотивларны үзәккә куйган милли романнар, шәхесләргә багышланган тарихи романнар) шактый дәлилле анализлый, төп фикерне дә ышандырырлык итеп әйтә: “Аның үзәк персонажлары, милли характердагы каршылыкка очрап, күп сынаулар аша кичеп, көрәшчегә әйләнәләр”, – ди ул.

 

х х х

Әдипләрнең иҗат портретын тудырырга омтылган мәкаләләр шактый җыела. Аларның авторлары Дания Заһидуллина тудырган кадәр зур дөнья тудыра алмасалар да, ике съезд арасындагы әдәби тәнкыйтькә шактый саллы өлеш керткәннәр. Бу уңайдан Әлфәт Закирҗановның “Өч китапта – өч хикмәт” (Тәлгат Галиуллин иҗатына бер караш) (“К.У.”, 2019, 4 нче сан), Марсель Бакировның Эльмира Шәрифуллина иҗаты хакында “Шигъриятнең җаны – ихласлык” дигән саллы хезмәте (“Мәдәни җомга”, 2019, 19 апрель), Гөлфия Гайнуллинаның Галимҗан Гыйльманов иҗаты турында “Ихлас иҗатлы әдип” (“Ватаным Татарстан, 2019, 13 апрель) дигән мәкаләсе, Зиннур Мансуровның  шул ук Эльмира Шәрифуллина иҗаты турында “Гыйбрәтле күңел гаме” (“Мәдәни җомга”, 2019,                5 апрель) дигән язмасы һәм тагын шундый ике дистәдән артык аналитик мәкалә-портретны соңгы еллар уңышы булырдай әсәрләр исемлегенә кертергә мөмкин булыр иде.

Бу төр мәкаләләрнең үзенчәлеге шунда, алар иҗатлары тикшерү объекты итеп алынган әдипләрне Тукай премиясенә тәкъдим ителү уңаеннан язылганнар һәм басылганнар. Мондый тип мәкаләләрдә тәнкыйть булмый да шикелле. Шулай да, алар арасында бер мәкалә үзенең чын мәгънәсендә тәнкыйди, кискен һәм тирән фикерле сүз сөреше белән аерылып тора. Ул да булса, Фәрит Яхинның “Әдәбиятның мөлаем вакыйгалары” (“Идел”, март; “Мәдәни җомга”, 2019,  22 апрель) дигән, иң элек “Идел” журналында (февраль), соңрак киңәйтелгән вариантта “Мәдәни җомга” газетасының ике санында (апрель) басылып чыккан күләмле тәнкыйди хезмәте. Бу мәкаләсендә тәнкыйтьче, мәгълүм бер язучының иҗат мирасын барлау белән генә чикләнмичә, бүгенге татар язучысының иҗат принциплары, гомумән, иҗат кредосы, имани миссиясе хакында шактый тирәннән фикер йөртә. Язучының үтә дә үзенчәлекле, хәтта гайре табигый, рухани  миссия башкаручы шәхес булырга тиешлеге хакында кат-кат инандыргач, романтик рухта, хәтта символик, метафизик алымнар ярдәмендә бүгенге әдәби процесска бәя бирергә омтыла тәнкыйтьче. Һичшиксез, Фәрит Яхин – язу стиле, фикер сөреше ягыннан да бүгенге әдәби тәнкыйтьтә иң кызыклы авторларның берсе.

 

х х х

Агымдагы елның тәнкыйди фикерен ике съезд арасындагы юбилей мәкаләләреннән дә эзләргә тырышып карадым. Һәм берничә бик фәһемле язмага юлыктым. Алары да өлкән һәм шактый буын ныгыткан тәнкыйтьчеләр каләменнән төшкән.

Рифат ага Сверигинның “Богаулардан арыну” дип исемләнгән, өлкән язучыбыз Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган язма игътибарны шундук җәлеп итте (“К.У”, 2019 ел, 1 нче сан). Әхәт ага иҗатына, әле генә телгә алган Фәрит Яхиннан кала,  бу кадәр төпле анализ, бәя бирелгәне юк иде әле. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Бу язма белән танышканда татар әдәбияты өчен, бу очракта Әхәт Гаффар иҗаты өчен горурлану хисләре кичерәсең. Укучы күңелендә шундый матур хисне тудыру да, минемчә, әдәби тәнкыйтьнең бер бурычыдыр.

Иң элек автор Әхәт Гаффар иҗатын “Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләреннән һич кайтышсыз булган” иҗат дип бәяли. Нигездә юбиляр әдипнең “Богау” дигән әсәренә таянып, тәнкыйтьче аның иҗаты өчен хас булган төп үзенчәлекне билгеләүгә ирешә: “Символлар, күп мәгънәле метафоралар тарафдары Ә.Гаффарның, үз иҗат җимешенә аңлаешлы, шомлы исем куеп, укучы алдына чыгуы сискәндереп җибәрә – кешенең тәненә, кулына, аягына кигертелгән богаулар бик ачык, конкрет халәтендә күз алдына килә: гүя ул богаулар безнең үзебезне, һәкайсыбызны буып, чикләп, кысып тора – аларны тизрәк өзәсе, котыласы килә. – ди мәкалә авторы. Һәм дәвам итә: – Берәүләр аларны (ягъни, богауларны. – Г.Г.) киң социаль яссылыкта – тоталитар режимның халыкларны рәнҗетүе, интектерүе һәм шуңа каршы көрәш дип аңласа, икенчеләр эстетик җирлектә – элеккеге катып калган постулатлардан котылу кирәклеге дип уйласа, безнеңчә, язучы әлеге төшенчәгә тагын да тирәнрәк  мәгънә сала: кешенең хөрлегенә, азатлыгына, үзенчә яшәвенә, тормышны аңлавына, олы Тәңре хөкеменнән башка һичнинди киртәләр булмаска тиеш дип саный, һәм шушы хакыйкать аның бөтен иҗаты белән раслана. Әхәт Гаффар иҗатын иңләгән яктылык гүзәллеге әнә шуннан килә дә инде”, ди ул. Тәнкыйтьче Ә.Гаффар иҗатын татар прозасының соңгы казанышлары яссылыгана куеп карый, хәтта модернистик юнәлешләр белән дә янәшәлек эзли. Бу иҗатта Хэмингуэй һәм Гоголь иҗатларындагы мотивларны, алымнарны табып сөенә һәм бу сөенечен укучы белән дә уртаклаша. Минемчә, Рифат аганың бу язмасы юбилей мәкаләсе кысалары белән генә чикләнеп калмыйча, чын тәнкыйди-аналитик хезмәт буларак каралырга, бәяләнергә хаклы.

Рифә Рахманның Газинур Моратка 60 яшь тулу уңаеннан тәкъдим ителгән “Уйлы сәгатьләрне кайтарган шагыйрь” дигән мәкаләсен (“К.У.” 2019, 9 нчы сан) дә “юбилей мәкаләләре” рәтенә кертеп карар идем.  “Тукай һәм татар әдәбияты” дигән рубрика кысаларында бирелгән бу язма, әлбәттә инде, Газинур иҗатында Тукай рухын эзләүгә багышланган. Чынлап та, автор якташ шагыйре иҗатында Тукай әдәби мирасындагы охшаш мотивлар, уртак темалар, образлар, детальләр табу белән мавыкмыйча, чын мәгънәсендә ТУКАЙ РУХЫН эзләү белән шөгыльләнә. Һәм дөрес тә эшли; бүгенге олы шагыйрьләр белән Тукай арасындагы багланышлар хакында сүз рухи сыйфатлар, милли идея белән бәйле принциплар, рухани тәгълиматлар яссылыгында гына алып барылырга мөмкин.

 

х х х

Иң куанычлысы: бүген татарда көн үзәгендә  булган тәнкыйтьче-фикер ияләренең үз юбилейлары уңаеннан да матур-матур мәкаләләр күренеп калды. Соңгы елларда әдәби процесска ныклап кереп барган  “Мәйдан” журналы бу яклап та барысын уздырды: танылган каләмдәшләребез Дания Заһидуллина турында да, Әлфәт Закирҗанов турында да мәкаләләр бирде (2019 ел, 10 нчы сан).

Әлфәт Закирҗановның  әдәбият фәнендәге йөзек кашыбыз Дания Заһидуллина турында язган мәкаләсе “Фәнни үрләрне яулап” дип атала. Бик бай һәм дәлилле, мисаллар, исем-атамалар, саллы фикерләр артык күп булуга карамастан, җиңел укыла торган материал. Иң мөһиме, автор Дания Заһидуллина хезмәтләре мисалында бүгенге татар әдәби тәнкыйтенең ныклы фәнни нигезгә куелган булуын тәкрарлап күрсәтә, кат-кат дәлилли һәм раслый.

Әлфәтнең үзе турындагы мәкаләне, чәчмә әдәбияттагы уңышлары өстенә әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә кыю рәвештә каләм сыный башлаган Айгөл Әхмәтгалиева язган. “Каләм изгегә тартыр…” дигән бу мәкалә дә каләмдәшебезнең кешелек портретын тулысынча күз алдына китереп бастыра. Әлеге язма белән танышкан саен күңелдә бер уй көчәя бара: билгеле шәхес турында язганда, аның соңгы казанышларын санап чыгудан бигрәк, аны шәхеслеккә, олы әдәбиятка, фәнгә, ниһаять, олы язмышка алып килгән тормыш баскычларын күзәтеп чыгу кызыграк икән! Бүгенге әдәби тәнкыйть юнәлешендә җигелеп эшләүче каләмдәшебез хакында беренче төпле, саллы мәкалә түгел микән әле бу?!

 

х х х

         Көчле публицистик башлангыч белән шактый  ныгытылган әлеге тәнкыйди мәкаләләр янәшәсенә тагын дистәләгән ярым тәнкыйди, ярым публицистик хезмәтләрне куярга мөмкин. Ике съезд арасындагы елларның милләтебез өчен катлаулы һәм проблемалы, хәтта югалтулы ел булуы тәнкыйть фикеренең публицистик канатын җанландырып, кискенләндереп җибәрде… Тел, милләт, дәүләтчелек язмышына багышланган бик күп мәкаләләр, язмалар дөнья күрде. Бу мәкалә авторларының абсолют күпчелеге язучылар, шагыйрьләр иде. “Мәдәни җомга” газетасының “Җан авазы” рубрикасын язучылар тулысынча үз кулларына алдылар. Тәлгат Галиуллинның “Тел – милләт сакчысы”, Рашат Низаминың “Зыялылар эзлим”, Хәнәфи Бәдигыйның “Тел – кешелек маягы”, Әхәт Сафиуллинның “Түрәләрнең халыкка мөнәсәбәте” кебек язмалар әдәби генә түгел, хәтта күбрәк тарихи һәм сәяси рухта язылган иде.

Ярымпублицистик кискен тәнкыйди мәкаләләр рәтенә Әхтәм Зариповның “ДӘГЪВАТ” дигән, исеме белән үк актуальлеккә дәгъва итүче күләмле мәкаләсен кертер идем (“Мәдәни җомга”, 21 декабрь, 2018 ел) Автор бу язмасында татарның бүгенге көндәге иң авырткан җиренә – дәреслекләргә кагыла. “Дәреслекләргә нинди әсәрләр керергә тиеш?”, “Бүген мәктәп укучысы өчен кайсы авторлар кызык?” – шундый һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзли Әхтәм ага. Мәгариф җитәкчеләре һичшиксез танышырга тиеш бу актуаль мәкалә белән.

 

х х х

Ике съезд арасындагы әдәби тәнкыйтьнең бер төре булган рецензия дә тик ятмады, газета һәм журнал битләрендә (бигрәк тә “Мәдәни җомга” газетасы сәхифәләрендә, “Казан утлары”,  “Мәйдан” журналларында) һәрвакыт актив позициядә торды. Рецензия авторларыннан иң беренче чиратта Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Сәгыйдулла Хафизов, Фәрит Яхин, Рифат Сверигин,  Рифә Рахман, Ләйлә Минһаҗева, Равил Рахмани, Хатип Миңнегулов, Марсель Бакиров, Фәүзия Бәйрамова, Алсу Шәмсутова һәм башка тагын дистәдән артык тәнкыйтьче-авторны күз уңында тотам.

Күзгә ташланган язмаларның иң саллысы – Фәүзия Бәйрамованың Равия Шәйдуллина-Муратның “Язмышлар шәҗәрәсе” дигән роман-китабы турында аналитик мәкаләсе. Үзенең фикерләү, анализлау стиленә тугры калып, Фәүзия Бәйрамова бу китапны өр-яңадан сүтеп җыя, аны идея-тематикасы ягыннан да, образлар бирелеше, үстерелеше ягыннан да җентекләп тикшерә, шул ук вакытта романның композицион яктан, стиль ягыннан йомшак якларын да атап күрсәтә.

Яшь тәнкыйтьче Лилия Галитзуллинаның Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган, 2019 елда “Мәйдан” журналында басылып чыккан  “Шигърияттән – прозага” дигән мәкаләсе кызык тоелды. Шагыйрә каләменнән “төшкән” чәчмә әсәрләрне анализларга алынган Лилия бик кызык нәтиҗәләр ясый. Бу язма белән танышкач, уйлап куясың: татар әдәбиятында “шагыйрьләр хикәясе” яки “шагыйрьләр бәяны, повесте, романы” дигән жанр формасы туып ятмый микән?

Уфада яшәп иҗат итүче тәнкыйтьче каләмдәшебез Сәгыйдулла Хафизов ике съезд арасында бик актив булды. Соңгы вакытта “Казан утлары” журналының төп тәнкыйтьчесенә әйләнеп бара, ахры, ул. Аның әле генә табадан төшкән, 2020 елгы “Казан утлары”ның соңгы санында басылган ”Татарлыктан татар качармы?..” дигән рецензиясе дә әдәбиятчылар арасында зур кызыксыну уятты. Зөлфәт Хәкимнең “Ана җыры” әсәренә карата язылган әлеге мәкаләнең игезәге – Миләүшә Хәбетдинованың “Барысы да ачыкланмаган” дигән язмасы да бүгенге әдәби тәнкыйтьнең казанышы буларак карала ала. Минемчә, бер үк әсәргә карата берничә тәнкыйтьче фикерен тәкъдим итеп, “Казан утлары” үз битләрендә матур гына традиция тудырып килә.

 

х х х

Драматургия тәнкыйтен исә ничә еллар инде Әлфәт Закирҗанов җигелеп тартып бара. Ул әле Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть остаханәсенең җитәкчесе дә. Чынлап та, Әлфәт килгәч, остаханәнең эше җанланып киткәндәй булды. Соңгы вакытта аның да конкурентлары пәйда булырга тора; бу очракта татар мәдәниятендә күзәтелгән аерым тенденцияләргә, күренешләргә, драма әсәрләренә, бигрәк тә яңа пьесаларга рецензияләр язып, әдәби процесста шактый җанлылык тудырган Миләүшә Хәбетдинова исемен мактап телгә алырга кирәктер.

 

Чыгышымны шундыйрак нәтиҗәләр белән ЙОМГАКЛЫЙМ:

 

– Тәнкыйть бар һәм ул төрле.

         – Тәнкыйть аудиторияләргә, “түгәрәк өстәлләр”гә, семинарларга, ачык диспутларга күчә бара. Электрон ресурсларда көчәя.

         – Тәнкыйтьнең “җанлы” һәм “сак” төрләре күбәя, активлаша, чын тәнкыйть, кискен тәнкыйть формалары, киресенчә, пассивлаша яисә публицистик аһәң белән алышына бара.

         – Тәнкыйтьтә яшьләр юк дәрәҗәсендә аз. Бу күренеш якын арада хәл итеп булмаслык проблемага әверелергә мөмкин. Яшь әдәбиятны яшь тәнкыйть кенә дөрес аңлаячагы көн кебек ачык, югыйсә.

         -Якын арада яшь тәнкыйтьчеләрне барлап, семинар-уку курслары  үткәрергә кирәк.

         – Яшьләр, хәтта үсмерләр, балалар арасындагы әдәби конкурсларда да “әдәби тәнкыйть”, “публицистик тәнкыйть”, “эссе-тәнкыйть” буенча номинацияләр булдыру зарур.

         -Нәшриятларда “әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары” бастыруны даими күз уңында тотарга кирәк.

 

КЫСКАСЫ, милли фикер, милли идея әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә  чыныгу ала. Бу Тукай чорында да шулай булган, безнең чорда да шулай. Шуны онытмыйк, җәмәгать!

 

Галимжан Гыйльманов

(Фото-Татар-информ)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм