Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 55 еллык юбилеен билгеләп узды

Узган ел Әлмәттә бәйрәмнәр күп булды. Татарстан нефте чыга башлауның 75 еллыгын билгеләп үттек. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәренә 65 яшь тулды. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге дә үзенең 55 еллык юбилеен каршы алды.

Ярты гасыр тарихы булган Әлмәт язучылар оешмасы, Әлмәт белән бергә иҗат дәрьясында кайнаган, девон катламнарын яулауда үз өлешен аз куймаган язучылар: шагыйрьләр һәм прозаиклар, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр: Рафаэль Төхфәтуллин, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Сәет Кальметов, Илдар Әхсәнов, Шамил Бикчурин, Юныс Әминов, Энҗе Мөэминова, Изаил Зарипов, Альберт Хәсәнов, Фоат Садриев, Илдус Гыйләҗев…

Санап китсәң, алты дистәдән артык исемне атарга мөмкин. Оешманың барлыкка килүе нефтьчеләр белән турыдан-туры бәйләнгән. Миллиардлаган тонна нефть чыгарган Татарстан нефтьчеләренең данын дөньяга танытуда язучыларыбыз буровойларда тездән сазга бата-бата үз әсәрләренең геройларын барлады, алар белән бергә иҗат итте. Ә нефтьчеләребез, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш Фонды язучыларыбызның иҗатларын үстерүдә, китапларын бастырып чыгаруда, яшь талантлар тәрбияләүдә бәяләп бетермәслек, гаять зур дәрәҗәдә хезмәт алып бара. 2006 елдан бирле “Татнефть” берләшмәсе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия биреп килә. Бу мәртәбәле бүләк күпме язучыга бирелсә, шул кадәр үк язучыга кызыксындыру премиясе бирелде. Шулай ук һәр ел саен иҗат өлкәсендә сәләтләре булган, республикабызның төрле югары уку йортларында белем алучы ун студентка стипендияләр биреп барыла. Бу стипендиянең беренче лауреатлары бүген инде үзләре Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булдылар.

“Рухият” фонды Әлмәт Язучылар оешмасының Әлмәт язучыларының һәм Әлмәт төбәгендәге ун районда эшләп килүче иҗат берләшмәләрендә каләм чарлаучы йөзләгән каләм әһелләренең әсәрләрен туплаган күмәк җыентыклар бастырып чыгарды.

1963 елда РСФСР Язучылар союзы идарәсенең махсус карары белән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оеша. Җаваплы сәркәтибе итеп Гариф Ахунов билгеләнә. Оешма үзенең иҗади баскычында зур үләр яулый. Әлмәт язучыларының әсәрләре Казанда гына түгел, Мәскәү нәшриятларында күпмеңләгән тиражлар белән басыла.

Язучылар оешмасын 1965-1968, 1972-1982 елларда Әдип Маликов, 1968 – 1972 елларда яшь шагыйрь Равил Фәйзуллин, 1982-1987 елларда Әхәт Гаффар, 1987-1993, елларда Нур Әхмәдиев, 1993-2003 елларда Разим Вәлиуллин, 2003-2006 елларда Зөфәр Дәүләтов, 2006-2010 елларда Данил Салихов, 2010-2014 елларда Илүсә Нәбиуллина җитәкчелек итә.

Бүген Әлмәт язучылар оешмасы филология фәннәре кандидаты, галим, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәфкать Шаһиев кулында. Әлмәт Язучылар оешмасында бүген Азнакай, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарын берләштереп 28 язучы исәпләнә. Шулай ук Әлмәт төбәгенә караган ун районда әдәби берләшмәләр эшләп килә.

Кыскача тарих битләрен ачсам да, ирештерәсе сүзем шушы көннәрдә шәһәребезнең С.Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәсендә Әлмәт язучылар оешмасына 55 ел уңаеннан узган әдәби-музыкаль кичә турында иде. Күркәм узган бу матур чараның Халыкара Туган тел көненә туры килүе дә бик отышлы булды. Быел да язучыларыбыз, көннең беренче яртысында, югары уку йортлары, мәктәпләр, балалар бакчаларында очрашуларда булып дǝрес бирделǝр.

Ә төштән соң рәсми өлешенә китапханәгә җыелдык. Шул бәйрәм уңаеннан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмǝт бүлеге оештырган һǝм март аеннан старт алып, июль аена хәтле дәвам иткән “Туган яктан илһам алып” исемле әдәби конкурска йомгак ясалды. Конкурска җиде районнан 300 дǝн артык эш керде, 67 автор катнашты. Төрле номинациялǝрдә җиңүчелǝр дипломнар һǝм акчалата премиялǝр белǝн бүлǝклǝнделǝр. Әлбǝттǝ, чараның матди ягын бу юлы да нефтьчелǝребез күтǝрде. “Татнефть” җǝмгыяте җиңүчелǝребезне бүлǝклǝү өчен 75 мең сум күлǝмендǝ акча бүлеп бирде. 36 җиңүченең 14 профессиональ язучылар булса, 22 –е һǝвǝскǝр язучылар иде. Татар прозасында 1нче урын халык язучысы Фоат Садриевка, рус телендǝге прозада Марат Морев, Татар поэзиясендә Габдулла Тукай исемендәге премия лауреты Клара Булатовага, ǝ рус телендǝ иҗат ителгǝн шигырьлǝре өчен Екатерина Аничкинага бирелде.

Тантананы Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев алып барды. Бәйрәм чарасын Зилә Саримова Клара Булатова сүзләренә язылган “Шушы яктан, шушы туфрактан, без” җыры белән ачып җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Татнефть” берләшмәсе исеменнән “Хәзинә” газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев катнашучыларны сәламләп Рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата бүләкләр тапшырдылар. Әлмәт мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова бер төркем язучыларны хакимиятнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, бәйрәм белән котлады.

Бүләкләнүчеләр арасында Самарадан, күрше районнарның иҗат берләшмәләре язучылары һәм һәвәскәр иҗатчылар да, рус телендә иҗат итүче яшь талантлар да бар иде. Иҗат осталыгына карап яшь каләм тибрәтүчеләр дә читтә калмады.

“Заман” төркеме егетләре Рамиль Илалтдинов, Айнур Сәйфиев һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗановаларның дәртле җырлары белән үрелеп, язучылар Клара Булатова, Фоат Садриев, Таһир Шәмсуаров һәм яшь, патриот-шагыйрь Денис Детистовларның ялкынлы чыгышлары кичәне мәдәни чараның биек ноктасында тәмамлады.

Минзифа Әхмәтшина


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина