Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Онытылмас мизгелләр

Нурлат шәһәренең Җирлекара үзәк китапханәсе бинасы, заман таләпләренә туры китереп яңартылганнан соң, чын мәдәният учагы рәвешен алды. Аның һәр залы, бүлмәсе, почмагы китап укучыларның яшенә, зәвыгына карап яраклаштырылган хәзер, алардан якты нурлар бөркелә кебек. Аеруча киң, иркен конференц-залы, кем әйтмешли, күз явын алып, сокландыра. Һәм шушы көннәрдә матур әдәбият сөючеләр белән нәкь монда, яңача корылган залдагы тәүге очрашу якташ язучыларыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган беренче ябык әдәби әсәрләр конкурсы лауреаты Илдус Диндаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты, Нурлат гимны булырлык һәйбәт җыр тексты авторы Фәүзия Мөхәммәтова бәхетенә насыйп булган икән.

“Туган ягым-мәңгелек моңым” дип аталган әлеге әдәби кичә һичкемне дә битараф калдырмагандыр. Ә аңа исә шәһәрнең 9 нчы урта мәктәп укучылары, укытучылары һәм китапханәчеләре чакырылган иде. Чара барышында Илдус Диндаров һәм Фәүзия Мөхәммәтова үзләренең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр, туган җирне, төбәкне кайнар ярату хисләре белән сугарылган шигырьләрен укыдылар, яңа китаплары белән таныштырдылар. Ихлас, эчкерсез мохиттә үзара аралашу бер сулышта, бер тында сизелмичә дә үтте дә китте, зәңгәр экранда яраткан язучыларыбызны чагылдырган сурәтләр, фоторәсемнәр белән үрелеп барды. Балалар бик теләп кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар, татар әдәбиятына мөнәсәбәтле күпкырлы белем белән баеп, яңа мәгьлүматлар тупладылар. Кыскасы, күңелләрдә онытылмас матур хисләр уятты ул очрашу һәм дәвамлы булыр дип уйларга нигез бар.

Гөлнара Абдуллина.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева