Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды

24 апрельдә Казан кооператив институтында V «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды.Конкурска 350 гә якын видеоязмалар кабул ителде. Бер меңгә якын кеше катнашты. Татарстан район мәктәп-гимназияләре, лицейлар, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре, Мири иле республикасы Бәрәңге районы, Чувашиянең Батыр районы, Пермькрае Барда районыннан укучылар Г.Тукай шигырьләрен сөйләде.

Тукайга мәхәббәт илә конкурсын Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә уздырды.

Иң элек Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәре җиткерелде. Аны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җиткерде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәдәният секторы җитәкчесе Ләйсән Исхакова, әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Халыкара конкурслар лауреаты Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры Альбина Вәлиева Тукай бәйрәменә килүчеләрне сәламләде. Татар телебезне саклаулары, хөрмәт итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Конкурста катнашучылар арасында үзенең туган көннәрен билгеләүчеләр дә булды. Татарстанның Аксубай районы Такталы мәктәбенең 4 класс укучысы Азамат Гыйнятуллин үзенең 10 яшен Тукай мәйданында каршы алды. Татар мәдәнияте үзәге Азаматка махсус бүләк әзерләгән иде.

Балык бистәсе районы, Бирдебәк авылы клубыннан,“Күңелле сәхнә” театр берләшмәсе коллективы, җитәкчесе Евдокия Толстова “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
Казанның 16 нчы Гимназиясенең 4 класс укучысы Хәсән Гыйльманов ГабдуллаТукайның “Сөбханалла” , Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Гайфуллина Рузия “Бер татар шагыйре сүзләре”, «Татарстанның Саба районы Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Флүзә Хәмитова Г.Тукайның “Китап” шигырен сөйләде. Казан кооператив институтының Дәрдәмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган һәр чарада каләм ияләренең шигырьләрен яңгыратучы Мустафа Закиров бу юлы Г.Тукайның “Театр” шигырен сәнгатьле итеп яңгыратты. Татарстанның Балтач районы, Түбән Сосна авылы мәктәбенең 3 класс укучысы Эмиль Закиров Г.Тукайның “Ике бала” шигырен сөйләде. Быел Россиядә Гаилә елы уңаннан сәхнәхә Казанның Локмановлар гаиләсе дә чакырылган иде. Алар да Тукай шигырен берлектә яңгыратты. Казанның “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы Әмир Кәримов әнисе Алсу ханым язган “Йөрәк түреннән” дигән шигырен сөйләде.

Һәр катнашучы диплом, сертификатларга ия булды. Дипломнарны нәфис сүз остасы, педагог Зифа Гәрәева игълан итте.

Дипломнар белән бергә Габдулла Тукай китаплары да бүләк ителде. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ракил Зәйдулла ярдәме белән Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләре тапшырылды.

Конкурслар лауреаты Раиль Гыйззәтуллин татар моңын яңгыратты.

Төркия һәм Юнесконың алтын медаль иясе, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, Гран-При иясе, җырчы, актриса Гөлнара Хәйруллина Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкарды. «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе


Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова