Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт язучылар оешмасы эшчәнлеге турында

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге башкалардан алда чапмаса да, артта калды дип әйтеп булмый. Бүген бүлектә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган 27 язучы исәпләнә. Шуның 14е Әлмәттә яши, калганнары Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Сарман районнарында яшәп иҗат итәләр. Традицион иҗат кичәләре, шигырь бәйрәмнәре, язучыларыбызның юби­лейлары, яңа нәшер ителгән китапларны укучыларга тәкъдим итүләр үткәрелеп килә. Аларны оештыру, уздыру тәртибе, укучыларны җәлеп итү, әдәбиятка тарту юллары, алымнары исә яңалык, заманчалык көтә. Һәм без моңа омтылабыз. Әдәби батл-бәйгеләр, Әдәби ишек аллары шуның бер мисалы.

Ике съезд арасында булган дүрт ел дәвамында, юбилейлары уңаеннан Рәмзия Габделхакова, Таһир Шәмсуаров, Дамир Гари­фуллин, Нәфисә Сабирҗанова, Әсгать Салахов, Фоат Садриев, Илдус Гыйләҗев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Клара Булатова, Миңзифа Әхмәтшина, Зинаида Захароваларның иҗат кичәләре үткәрелде. Аларның һәрберсе төрле калыпта, төрле форматта узды. Ф. Садриев, И. Гыйләҗев, Р. Габделхакова, Д. Гарифуллин, М. Әхмәтҗанов, Ә. Салаховларның иҗатларына багышланган чаралар чын бәйрәм төсен алды, җылы, җанлы бер әдәби мөхит тудырды. Аларның һәрберсендә язучының үз йөзе, үз стиле, кыйбласы ассызыкланды. Берсендә дә, өстән кушканга гына килеп, ялтыравыклы сүзләр сөйләнмәде. Бу иҗат кичәләренең төп максаты укучыны әдәбиятка якынайту, язучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, түрәләрнең язучыларга карата игътибарын арттыру.

Нефть төбәге язучыларының матди һәм рухи ярдәмчесе булган «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды мондый чараларның үзәгендә тора. Әлеге юнәлештә ул безнең «умыртка баганасы». Юбилейлары уңаеннан акчалата яки китапларын чыгаруда ярдәм итеп зур бүләк ясый. Шифаханәләргә юлламалар бирү дә матур күренеш. Бу ярдәмнәре өчен без аларга бик рәхмәтле.

Күренекле каләм осталары Клара Булатова, Фоат Садриев, Альберт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Марсель Гариф, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Дамир Гарифуллин, Әсгать Салахов, Рәмзия Габделхакова, Наил Шәрифуллин, Таһир Шәмсуаров, Зөфәр Дәүләтов, Рухия Ахунҗанова, Роза Хәбибуллина, Зинаида Захарова, Резедә Фәрхетдинова, Илүсә Нәбиуллина, Әхәт Хәбибуллин, Рәфкать Шаһиев, Людмила Аланлы, Нәфисә Сабирҗанова, Миңзифа Әхмәтшина һ.б. иҗат учагын сүндермиләр, яңа әсәрләре белән сөендерәләр.

Ел ахырында «Рухият» нәшриятында чыккан китапларны укучыларга тәкъдим итү матур традициягә әйләнде. Ул Әдәбият, китап бәйрәме буларак дәрәҗәле кунаклар, китап авторлары, бизәүче-рәссамнарны чакырып, аларны сәхнәгә дәшеп зурлап бәйрәм ителә. Бу китапка мәхәббәт, язучыга хөрмәт уята. Әлбәттә, бу Әлмәт төбәге белән генә чикләнми. Татарстанда һәм аннан читтә яшәп иҗат итүче әдипләребезнең дә иҗаты колачлана. Дүрт ел эчендә Әлмәт язучылар берлегенә караган унбиштән артык авторның китабы дөнья күрде. Мәсәлән, А. Хәсәнов, Н. Сабирҗанова, Р. Фәрхетдинова һ. б. китаплары тәкъдим ителде.

Шулай ук, Татарстан китап нәшриятында К. Булатованың «Җиде тубал бәхет», «Күрдеңме син?», И. Гыйләҗевнең «Назга сусау», З. Захарованың «Нурлы җиһан», Н. Шәрифуллинның «Кая бара бу дөнья», А.Хәсәновның «Бүре баласы Чатан», «Сайланма әсәрләр» – 2 томда, М.Әхмәтҗановның «Баллы җәй», Р. Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?», Р. Хәбибуллина­ның «Мулла килене» китаплары, башка нәшриятларда М. Әхмәтшинаның «Табылдык», Д. Гарифуллинның «Истәлегем-бүләгем» бер томлыгы дөнья күрде.

Рус телендә иҗат итүче язучыларыбыз Н. Ахунова белән тыгыз мөнәсәбәттә торып эш итәләр. «Белая ворона», «Вектор» исемле иҗат түгәрәкләре эшли.

Узган дүрт ел Әлмәт Язучылар бүлеге өчен шактый уңышлы булды. Г. Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриевка «Халык язучысы» дигән мактаулы исем, ә чичән шагыйрәбез Клара Булатовага Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Әлеге уңайдан 8–9 декабрьдә Мөслим районы бер төркем әдәбият әһелләрен кабул итте. Мәктәпләрдә, район мәдәният йортында, район үзәк китапханәсендәге очрашулар укучыларның, район халкының әдәбиятка битараф булмауларын, Ф. Садриевка, гомумән язучыларга карата булган хөрмәтен күрсәтте.

Шагыйрә К. Булатованы лаеклы премиясе белән тәбрикләү мәктәп-бакчаларда узган очрашулардан соң, «Хәтер тәрәзәләре» дип аталган бәйрәм кичәсенә әйләнде.

Инде менә 5 ел Әлмәт дәүләт муниципаль институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе И. Р. Салахов һәм Әлмәт язучылар бүлеге инициативасы белән иҗади шөгыльләнүче мәктәп укучыларына һәм студентларга шагыйрә К. Булатова исемендәге әдәби премия бирелә. Бәйгенең географиясе дә киңәя. Быел саен конкурска 300 гә якын эш килә. Иң яхшы дип табылган эшләр «Шушы якта туган җырлар», «Үзеннән үзе туа җыр» һ.б. дигән җыентыкларда басылды. Беренчедән, бу яшьләрне иҗатка таручы бер чара булса, икенчедән, язучыга үзе исән чакта олы хөрмәт билгесе.

Һәр елны 20 октябрь көнне шәһәребезнең С. Сөләйманова исемендәге үзәкләштерелгән китапханәсендә С. Сөләйманованың туган көне уңаеннан «А-у, без талантлар эзлибез» дигән яшь каләм ияләре бәйгесе уза. Анда һәр ел саен шәһәребезнең 25–30 мәктәбеннән 50 дән артык бала катнаша. Бәйгедә җиңүчеләргә Әлмәт Язучылар оешмасы да бүләкләр әзерли. Балаларның шигырьләре җыентык булып дөнья күрә.

Әлмәт Язучылар оешмасы бакыйлыкка күчкән каләмдәшләрен дә онытмый. Укытучы-шагыйрә Энҗе Мөэминованың 90 еллыгы уңаеннан, аның истәлеген мәнгеләштереп, ул эшләгән Габдрахман урта мәктәбенә истәлек тактасы куелды. Соңыннан, авыл мәдәният йортында, «Мин хәтерлим әле бүгенгедәй…» дип аталган кичә шагыйрәнең рухын янәдән укучыларга ирештерде. Татарстан радиосы фондында сакланган «Пар канатлар» тапшыруы Э. Мөэминованың тере тавышын ишеттерде. Бу үзе бер зур тәрбия чарасы. Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды.

1963 елда фронтовик-шагыйрь Әдип Маликов әдәби түгәрәктән башлап җибәргән оешма 2013 елда зурлап үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р. Х. Корбанов җитәкчелегендәге зур делегация, шәһәр һәм «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге, язучылар, киң җәмәгатьчелек катнашты. Һәркайсы оешманың нәтиҗәле хезмәтен, татар әдәбияты тарихына, милләт, тел үсешенә керткән өлешен ассызыклады. Котлаулар, бүләкләр дә аз булмады.

Ә. Маликов, Г. Ахунов. Р. Фәйзуллин, Ә. Гаффар, Н. Әхмәдиев, Р. Вәлиуллин, З. Дәүләтов, Д. Салихов, И. Нәбиуллина кебек әдәбият дөньясында билгеле шәхесләр җитәкләгән Әлмәт язучылар бүлеге чыннан да татар әдәбияты тарихында үз урынын лаеклы тота. Ярты гасыр эчендә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең дүртесе безнең бүлек язучыларына бирелгән икән, бу инде күп әйбер турында сөйли.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әлбәттә, язучылардан, аларның иҗатыннан башка узмады. «Рухият» фонды әлеге уңайдан Әлмәт язучылар оешмасында торган фронтовик язучыларның әсәрләрен туплаган «Соңгы һөҗүм» (Төз. Р. Шаһиев, Й. Нуриева) исемле китапны әзерләп бастырды. Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлеге белән берлектә, фронтовик язучы Р. Төхфәтуллин яшәгән йортларга да истәлек тактасы куйдык.

Соңгы елларда шәһәр хакимияте, нефтьчеләр тырышлыгы белән махсус «Әдәби ишек аллары», скверлар ачылды. Шәһәр паркында май аеннан октябрьга кадәр «Әдәби җомга»лар уза.

Нефть институты, Әлмәт язучылар оешмасы, «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды белән берлектә С. Сөләй­манова исемендәге «Исәнме, тормыш!» студентлар иҗатының республика фестивале эшләп килә. Анда республикабызның төрле районнарындагы югары уку йортларыннан 300 дән артык студент көч сынаша. 3 октябрь – шагыйрәнең туган көнендә иҗади конкурска йомгак ясала. Шул бәйгеләрнең степендиатлары, бүген инде татар әдәбиятында танылып килүче әдипләр булып җитлектеләр.

Язучыларның иҗатларын пропагандалау, хезмәтләренең үзен­чәлеген аңлатуда балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәпләр, китапханәләр бик продуктив һәм мобиль эшлиләр. Монда, сан ягыннан куып, теләгән-теләмәгән бөтен баланы куып китерү юк. Эш артык зур булмаган аудиторияләр белән алып барыла. Нигездә бу эшләр, һәрбер районда эшләп килүче әдәби-иҗат төркемнәре белән берлектә оештырыла. Сарман, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Яңа Чишмә, Норлат районнарында булган очрашулар укучының әдәбиятка, китапка булган ихтыяҗын, уңай мөнәсәбәтен күрсәтте.

«Кызыл каурыйлар» (җит. М. Әхмәтшина) иҗат берләшмәсе китапханәләрдә, мәктәпләрдә актив эш алып бара. Мөмкинлек­ләре чикле булган иҗат әһелләре дә, язучыларның тол калган тормыш иптәшләре дә игътибардан читтә калмый. Мәрхүм бул­ган язучыларыбызның иҗатлары даими җирле вакытлы матбугатта биреп барыла.

Әлмәт шәһәренең С. Сөләйманова исемендәге үзәк китап­ханәсендә Р. Төхфәтуллинның 90 еллыгы һәм аның исемендәге премия булдырылуның 20 еллыгы уңаеннан «Бер җылы сүз әйткән идең…» дип аталган искә алу кичәсе үтте. Кичәдә Р. Төхфәтуллин премиясенә лаек булган әдәбият һәм сәнгать әһелләре, аны күреп белгән каләмдәшләре, китапханәчеләр, укытучылар катнашты.

Язучыларның иҗатын пропагандалау очрашулар уздыру белән генә чикләнми. Фәнни-гамәли конференция формасы язучы иҗатына тәнкыйди күзлектән карау мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, «Рафаил Төхфәтуллинның иҗади дөньясы» дип аталган Республика күләм фәнни-гамәли конференциядә 9 районыннан килгән 127 эш тыңланды. Анда Р. Төхфәтуллинның әдәби геройлары, иҗат дөньясы, язучының тел үзенчәлекләре тикшерелде.

Ике съезд арасында Р. Хәбибуллина, Р. Ахунҗанова, Н. Сабир­җанова, З. Захарова, Р. Шаһиев, Л. Аланлы, Е. Аничкина Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителделәр.

Әлмәт язучылар бүлеге әдәбиятыбыз, телебез сагында уяу тора. Әдәбият, шагыйрә К. Булатова әйткәнчә Әдәп һәм оят сүзеннән. Ә әдәп төбе – матур гадәт. Безнең гадәтләребез начар түгел.

 

Рифкать Шаһиев,

Язучылар берлегенең

Әлмәт бүлеге җитәкчесе


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм