Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Тукайның тугры варисы»

24 нче апрель көнне Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенә 70-ел исемендәге 25 нче мәктәп китапханәсендә «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасының «Рухият китапларын укыйм» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, Кәләй авылында туып үскән якташыбыз Зинаида Захарова китап укучылар белән очрашты. Тукай шигърияте белән рухланып иҗатка килгән язучының иҗаты белән якыннан танышып, «Рухият» нәшер иткән “Маҗаралы хәлләр” дигән яңа китабы турында фикер алыштык, китап буенча ясалган кыска метражлы фильм(буктрейлер) карадык. «Рухият» чыгарган «Тылсымлы сарай» исемле китаптан укучылар матур итеп шигырь сөйләделәр. Автор укучыларның тырышлыгын бәяләп грамоталар тапшырды, мәктәп китапханәсенә, укытучыларга, шигырь сөйләүче балаларга бик күп китапларын бүләк итте. Очрашу бик җылы хисләр калдырды, җыр-бию күңелне ачты. Якташ язучыбызга чын күңелдән күңел юмартлыгы , үз сәләтен фидакарь бүләк иткән өчен рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар телибез.

Китапханәче Гөлнара Низамова


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров