Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Йөз елга бер туа торган галим

Әбү Хөрәйрәдән (р.А.г.) хәбәр ителә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте:
“Хакыйкатьтә, бу өммәткә Аллаһ йөз ел саен шундый кешене җибәрәчәк, кем алар өчен диннәрен хакыйкатькә кайтарачак!” ( Әбу Дауд 4291, әл- Хәким 4/522, әт-Тәбарани 6527.) – Хәдис.

Бу хәдис турында мин озак уйлап йөрдем, безнең милләткә дә Аллаһ шундый кешене җибәрдеме икән, җибәрсә, ул кем булды икән, дип. Ягъни, моннан йөз еллар элек инде хакыйкатьтән читкә авыша башлаган динебезне кем дөресләде икән, ул олуг галим кем булды икән, дип уйландым. Бигрәк тә соңгы гасырлардагы дини һәм милли вәзгыятькә җавап табасым килде. Чөнки диннең торышы җәмгыятькә, милләт тормышына да нык тәэсир итә, бер халыкның югары күтәрелүе яки түбән төшүе дә дин-әхлакларының, гакыйдә-инануларының дөрес яки бозык булуыннан тора. Чөнки дин бит ул – яшәү рәвеше, анда, фарыз гамәлләрне үтәүдән тыш, гаделлек принциплары да, әдәп-әхлак кагыйдәләре дә чагылыш табарга тиеш, шулар юк икән, дин дә, чын тормыш та юк, дигән сүз. Кем шушыларны үз вакытында халыкка аңлатты икән, булганмы татарда да шундый кеше? Ул, зур галим булу өстенә, күркәм холыклы, яшәү рәвеше белән башкаларга да үрнәк, үзенең тормышы да әйткән һәм язганнарына туры килерлек кеше булырга тиеш иде бит! Инде йөз ел үтеп, үткәннәргә борылып карагач, язганнарын кат-кат укып өйрәнгәч, бу олуг шәхеснең Ризаэддин бин Фәхреддин хәзрәтләре булырга тиеш икәненә инанасың.
Әйе, Ризаэддин хәзрәт милләтебезгә Аллаһның бүләге, динебезне хакыйкатькә турылаучы, фикерләре бүген дә бик урынлы, искермәгән, халкыбызга хезмәт итә. Әлбәттә, аның хезмәтләрен күрмәмешкә салышучылар, үзен хәтта ваһһабилыкта, сәләфилектә гаепләргә тырышучылар да бар. Бигрәк тә Ризаэддин Фәхреддиннең диндә булмаган нәрсәләрне – мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы кебек йолаларны, чишмә-тауларны, аерым каберләрне изгеләштереп, анда махсус баруларны тәнкыйтьләве, үзләре дә шуның белән шөгыльләнгән дин әһелләренә охшамый. Ризаэддин хәзрәт шулай ук диндә арттырып җибәрүләрне, нәфел гыйбадәтләрне фарыздан да өстен күрүне, дин тотуны артык катлауландыруны да кабул итмәгән. Динне – дин тирәсендәге вак-төяк нәрсәләр өчен бәхәсләшүгә кайтарып калдыруны да ул хупламаган. Риза хәзрәт дин битлеге астына кереп оялаган төрле хорафатларга, ырым-шырымнарга, мистикага да каршы булган, моны һәр язганында сиздереп торган. Дин аның өчен – Коръән һәм сөннәт, гыйлем һәм гыйбадәт, гаделлек һәм гүзәл әхлак, милләткә хезмәт итү булган. Нинди авыр шартларда да, нинди куркыныч заманнарда да ул милләтне ташламаган, аны динсезлек упкыныннан тартып чыгару юлларын эзләгән.
Ризаэддин Фәхреддин дин буенча гына түгел, татар тарихы буенча да титаник хезмәтләр язып калдырган, чөнки ул милләт тарихын ислам диненнән аерып карамаган. Аның дүрт томлык “Асар” хезмәте – татар халкының беренче милли һәм дини энциклопедиясе ул! Утыз еллык бу хезмәттә меңләгән дин әһеленең тәрҗемәи хәле, тормыш юлы, хезмәтләре чагылыш тапкан, алар аша мәчет-мәдрәсәләр тарихы бәя ителгән, хатлар-истәлекләр бирелгән, болар барысы да бер системага салынып, хронология буенча урнаштырылган. “Асар” бүген дә күп кенә татар зыялыларының өстәл китабы булып тора, кемнәргәдер нәсел шәҗәрәләрен төзергә ярдәм итә. Танылган галим, “Асар”ны чыгаруда күп көч куйган Миркасыйм Госмановның әйтүенчә, ““Асар”ның төп кыйммәте…аның документаль мәгълүматлардан, хәтта шул документларның үзләреннән, ягъни текстлардан гыйбарәт булуында. Авторның хәбәрләре, гәрчә алар ирекле хикәяләр сыманрак тоелсалар да, асылда төрле рухтагы документларның сөземтәсеннән тора. … Димәк, җыеп әйткәндә, тарихыбыз өчен “Асар”ның гыйбрәтле язмышыннан бигрәк, аның документаль мәгълүматлары мөһимрәк һәм кыйммәтрәк икән.” (Миркасыйм Госманов. Мәдәни тормышыбыз тарихында “Асар”ның урыны / Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Беренче том. – Казан, 2006, 9 бит.)
Ризаэддин Фәхреддиннең эзлекле рәвештә тарих буенча эшләве аның “Алтын Урда ханнары” һәм “Казан ханнары” хезмәтләрендә дә күренә. Башта “Шура” журналында, аннан аерым китаплар да булып чыккан бу цикл, күргәнегезчә, тулысы белән татар ханнарына багышлана. Дөрес, Ризаэддин хәзрәт тә үзенә кадәр булган тарихчыларның хезмәтләрен файдаланган, әмма аның язмалары халыкчан булуы һәм бу ханнарга милли күзлектән карап бәя бирүе, ныклы позициясе белән аерылып тора. Аның тарихка үз бәясе бар, һәм ул гадел бәя бүгенгегә дә туры килә. Әйтик, Чыңгыз хан турында ул болай дип яза:
“Мәмләкәтләрнең рәхәттә яшәүләренә, төрле милләтләрнең бер ноктага җыелып, бергә гомер кичерүләренә иң беренче сәбәп – шул мәмләкәттәге вөҗдан һәм дин иреге булуы. Бу хакыйкатьне соңгы гасырларда гына аңладылар. Әмма Чыңгыз хан үзенең бөек мәмләкәтендә бу иркенчелекне кулай күрү белән моннан ничә гасырлар элек үк кертте. Чыңгыз хан законы буенча һәрбер дин һәм һәрбер дини мәзһәб тигез хөрмәт ителә, боларга ризасызлык белдерергә халыкның да, хөкүмәтнең дә хакы юк иде. Европалы сәяхәтчеләр үз илләрендә күрмәгән дин иркенчелеген, куркынычсызлыкны шушы Төрек императорлыгында күреп хәйран калдылар.” (Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996, 15 бит.)
Җучи ханның урыслар өстенә яу белән барырга җыенуының сәбәбен Ризаэддин Фәхреддин аларның “кыпчак төрекләрен һәм тау халыкларын котыртып, монголларга каршы сугышуында” күрә. Билгеле булганча, Җучи хан үзе бу планын тормышка ашыра алмыйча үлеп китә, бу яулап алуларны аның улы Бату башкарып чыга. Риза хәзрәт фикеренчә, урыслар Бату ханнан зыян гына түгел, файда да күрәләр, алар татарлар сәбәпле берләшәләр һәм Алтын Урдадан дәүләт тотарга өйрәнәләр. “Монголлардан гаскәр тәртипләрен, сугыш гыйлемнәрен, чирү йөртү ысулларын өйрәнделәр, ил белән идарә итү сабагын алдылар. Ханнар-каганнар янына йөреп, законнар буенча тәҗрибә тупладылар. Кыскасы, яшәү өчен көрәш һәм иҗтимагый тормыш тәртипләрен үзләштерделәр. Чынлыкта бүгенге Русияне Русия иткән нәрсә Чыңгызлар, Батуларның дәресләре булды. Турысын әйткәндә, урыслар монголларга рәнҗү түгел, бәлки рәхмәт укырга тиешләр.” (Күрсәтелгән хезмәт, 22 бит.)
Шул ук вакытта Ризаэддин Фәхреддин Үзбәк ханны урысларга, бигрәк тә аларның руханиларына артык ирек бирүдә, шул сәбәпле Мәскәү кенәзлегенең куәтләнүендә, үз башыбызга дошман әзерләүдә дә гаепли. Аның шулай ук Аксак Тимер һәм Идегәй морзага да үзенең кискен бәясе бар. Идегәйне ул, Аксак Тимерне котыртып, 1391 елда Дәште Кыпчак өстенә алып килүдә гаепли, Алтын Урданың таркала башлавының төп сәбәпчесе итеп Аксак Тимерне күрә. “Русия мөселманнарының бабалары Тимерләнктән күргән кебек фаҗигане башка һичкемнән күрмәгәннәрдер, – дип яза ул. – Бөек Дәште Кыпчак мәмләкәте харап булуның, иксез-чиксез Русия дәүләте мәйданга чыгуның сәбәбе – Тимерләнк булды.” (Күрсәтелгән хезмәт, 48 бит.)
Төрки халыклар гасырлар буе идеаллаштырып, аңа багышлап дастаннар иҗат ителгән Идегәй морзаны ул, моннан йөз ел элек үк, “шәхси мәнфәгате өчен гомуми мәнфәгатьне корбан итүче”, дип атый. “Хәзерге көндә бу җир мөселманнарының түбән һәм хур булып калуларының бер сәбәпчесе Тимерләнк булса, аның мондый һәлакәтне җиренә җиткерүче икенче сәбәпчесе Идегәй морза иде.” Казан ханнарыннан Шаһгали дә Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан тискәре бәяләнә, “Шаһ Гали Казан алынган вакытта, үзенең иярченнәре белән Казан шәһәренә килеп, руслар белән берлектә сугышты вә Казанны берлектә Иванга алышып бирде”, дип яза. (Ризаэтдин Фәхретдин. Казан ханнары. – Казан, 1995, 125 бит.)
Риза хәзрәт, күп кенә рус һәм татар тарихчыларына кадәр үк, Казан фаҗигасен бөтен дәһшәте белән ачып бирә алган, моны тарихта теркәп калдырган галим. “Казанны руслар алды, шәһәргә керделәр, бөтен халыкны кылычтан кичерделәр, – дип яза ул. – Мәчет вә мәдрәсәләрдә, өй вә урамнарда булган халыклардан бер җан әһеле сәламәт калмады. Бөтен урам вә мәйданнар адәм үләксәсе белән тулды. Болыннарда, урамнарда өем-өем үлекләр ятыр иде. Бөтен шәһәр байгыш оясы хөкеменә керде. Тирә-як авылларда булган хатын вә кызларны әсир итеп алдылар. 50 меңгә кадәр хатын белән ятим бала саналды. Менә шушы сәгатьтән Казан мәмләкәте мөнкариз улып, ягъни, юкка чыгып, Мәскәү милкенә керде. Бу вакыйга исә һиҗри белән 959 нчы, миляди белән 1552 нче елда, шәввәл аеның 22 се сишәмбе көн, 1 октябрьдә буладыр.” (Күрсәтелгән хезмәт, 165-166 битләр.)
Шанлы татар дәүләтләренең бер-бер артлы юкка чыгуларында Ризаэддин Фәхреддин милләт эчендәге таркаулыкны, үзара каршылыкларны, наданлыкны да сәбәп итеп күрсәтә, әмма бу һәлакәттә төп сәбәпченең “вәхши күршеләр” икәнлеген кат-кат искәртә. Ризаэддин Фәхреддине дин әһеле буларак кына күрергә теләгән, аның тарихи хезмәтләренә бөтенләй игътибар бирмәгән татарларга аның “Болгар вә Казан төрекләре” дип аталган күләмле хезмәтен, “Мәшһүр хатыннар”, “Мәшһүр ирләр” циклыннан китапларын, төрки дөнья, ислам цивилизациясе турында гаять белемле язмаларын укырга тәкъдим итәр идек. Энциклопедик белемгә ия булган бу шәхесне тарихчы Равил Әмирханов “Галимнәр галиме”, дип атый, “милли тарихыбызга керткән өлеше бәһасез” икәнен ассызыклый, Ризаэддин Фәхреддинне “ялкынлы каләм остасы, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, филолог, журналист, нәсихәтче, олуг дин әһеле, фикер иясе, педагог” дип бәяли.
Болар барысы да дөрес. Шул ук вакытта аның әле бөтен хезмәтләренең дә милләткә кире кайтып җитмәвен дә әйтергә кирәк. Киресенчә, бүгенге дин әһелләре арасында Риза хәзрәткә төрле тамгалар сугарга тырышучылар, аны оныттырга омтылучылар да күренә башлады, чөнки ул алар көен көйләми. Әмма бөтен гомерен Аллаһ юлында милләтенә хезмәт итәргә багышлаган, аны иң караңгы заманнарда да иман һәм мәгърифәт нуры белән яктырткан, үзеннән соң тау-тау хезмәтләр һәм яхшы исем калдырган бу шәхесне онытырга мөмкинме соң?! Хак дин тотарга һәм дөрес тарихны белергә теләүчеләр барыбер аның китапларын эзләп табачаклар, аларны укып, иманнарын һәм рухларын ныгытачаклар, кыйблаларын турылаячаклар.
Менә минем кулыма да Ризаэддин Фәхреддиннең 1911 елда Ырынбурда дөнья күргән “Ибне Тәймия” китабы килеп керде, аны яңадан Мәскәүдә 2018 елда бастырып чыгарганнар. Китап гарәп әлифбасында һәм хәзерге татар теленә, кирилл хәрефләренә күчерелгән өлешләрдән тора. Бу китапны мин саф чишмә суы эчкәндәй йотлыгып, сеңдереп укып чыктым һәм Ризаэддин хәзрәтнең ни дәрәҗәдә гыйлемле, тәүхид иясе булуына тагы бер тапкыр инандым. Мин элек гел уйлый идем – Риза хәзрәт Мәккә-Мәдинәләрдә дә, Мысыр-Истанбулларда да, хәтта Бохарада да дини гыйлем алмаган, ә бары тик Шөгер төбәгендәге Түбән Шәлчеле мәдрәсәсен генә тәмамлаган, ә нинди белемгә ия! Гарәпчәсен дә гарәпнең үзеннән ким белмәгән, төрек-фарсы телләрен дә үзләштергән, ә иң мөһиме – динне дөрес аңлаган, дөрес тоткан, гакыйдәсе дөрес булган. Ул моңа ничек ирешә алган соң, ничек төрле ырым-шырым-мистикаларга, ишан-мөридләргә ияреп китмәгән, иманын ничек саф һәм нык хәлендә саклап кала алган? Укытучылары шундый булганмы, әллә укыган китаплары шулай тәэсир иткәнме?
Ризаэддин Фәхреддиннең Ибне Тәймия турында китабын укып чыккач, бу тәүхиднең сәбәбе менә шушы ислам галимнәренең хезмәтләре, аларның көчле тәэсире икәненә ышанасың. Әйе, Риза хәзрәт алар белән шәкерт вакытында ук таныш булган булырга тиеш, Коръән һәм хәдисләрдән тыш, аңа ислам динен дөрес аңлаткан хезмәтләр һава кебек кирәк булган, ул аларны гомер буе эзләгән, тапкан һәм саклаган. Ул гына да түгел, инде үзе дә тәмам өлгереп, дин һәм тормыш турында фикер әйтер дәрәҗәгә ирешкәч, ул үзенең остазлары турында хезмәтләр яза башлаган, аларның идеяләрен татар дөньясына да тараткан. Ризаэддин Фәхреддиннең Ибне Тәймия турында китабы әнә шундыйлардан.
Кем соң ул – Ибне Тәймия? Ул – 1263-1328 елларда Шам тарафында, Димәшкъ каласында яшәгән танылган ислам галиме, хәдис белгече, өч йөздән артык китап авторы. Ибне Тәймия динне борынгылар заманындагы кебек – саф һәм җитди итеп тотарга чакырган, ул һәртөрле ырым-шырымнарга, дингә өстерәп кертелгән яңалык-бидгатьләргә кискен рәвештә каршы булган, шуның өчен аны динне кәсеп итеп тамак туйдыручылар дошман күргән. Һәм шушы тәсаууф шәехләре аның башына да җитәләр, динне дөрес тотарга өндәгән, шуның үрнәген күрсәткән Ибне Тәймия өстеннән Мысыр солтаннарына әләк җибәреп торалар, бу гыйлем иясен кат-кат төрмәгә утырттыралар. Әмма Ибне Тәймия үз фикерендә нык кала, суфый тәрикатьләренә ияргәнче, зинданны артык күрә:
“Безнең Ислам динендә Коръән һәм Расүлуллаһ Сөннәтеннән башка тарикат юк, гамәлләре Аллаһ Тәгаләнең Китабына һәм Пәйгамбәрнең Сөннәтенә туры килмәгән адәмнәр, кирәк һавада басып торсыннар, кирәк су өстендә йөгереп йөрсеннәр, әһәмияте юк. Ахирәт уңышы ялгыз Коръән һәм Хәдискә, сәләф әсәренә иярүдән генәдер”, – дип озын вәгазьләр сөйләгәндә ишаннар һәм мөридләр, тәкия һәм ханәкаларда ятучылар җыелып солтан каршына бардылар.” (Ризаэддин бин Фәхреддин. Ибне Тәймия. – Мәскәү, 2018, 144 бит.)
Ибне Тәймия төрмәдә үлә, әмма диндә каты торса да, күңелендә кешеләргә карата катылык сакламый, пәйгамбәребезгә дошманлык нияте булмаса, үзенә карата хаксызлык кылганнарның барысын да гафу итә. “Минем хакымда ни кадәр хаксызлык күрсәтсәләр дә, ниятләренә хөрмәт йөзеннән гафу иттем, чөнки, әгәр дә минем хак юлда икәнемне һәм үзләренең аңламауларын белсәләр, әлбәттә, минем зарарга тырышмаслар иде. Алар минем хакымда нинди генә гөнаһлар кылсалар да, үзләрен хаклык өчен тырышабыз дип уйладылар. Үз гакыйдәләренә күрә Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү өмете белән хәрәкәт иттеләр”, ди. (Күрсәтелгән хезмәт, 158 бит.)
Ризаэддин Фәхреддин остазы Ибне Тәймия турында бу хезмәтне язганда, йөзләгән гарәпчә чыганакны файдаланган, аны хуплап яки тәнкыйтьләп язган барлык китапларны да укып чыккан, аларның исемлеген дә биргән. Ул Ибне Тәймиянең галимлек дәрәҗәсен, мәсләген, кешелек сыйфатларын тулысынча ачып бирә алган, укучысында аңа карата мәхәббәт уятуга ирешкән, хезмәтләренә кызыксыну уяткан. Болганчык егерменче гасыр башында, татар дөньясы ишан һәм мөридләрдән, эшләмичә генә хикмәт вә могҗиза көтеп йөрүче шарлатаннардан кайнап торган бер вакытта, Ризаэддин хәзрәтнең бу китабы халыкка саф җил кебек тәэсир иткән, караңгылык сөремен куып тараткан, күзләрен ачкан. Бу китапның тәэсире бүген дә нәкъ шундый – халык хаклыкка, дөреслеккә, яхшы үрнәккә сусады, Ризаэддин Фәхреддин үзе дә, аның остазы Ибне Тәймия дә әнә шундый хаклык ияләре, Аллаһ тарафыннан йөз елга бер җибәрелгән тугры галимнәр булып калалар. Алар милләтләрнең һәм инсаннарның бәхете иманның ни дәрәҗәдә булуы һәм инануның дөреслеге белән бәйле булуына ышанганнар, үзләре шулай яшәгәннәр, башкаларны да шуңа өндәгәннәр. Югарыда телгә алган китабында Ризаэддин Фәхреддин бу турыда менә нәрсә әйтә:
“Өммәтләрнең алга китүләре һәм түбән төшүләре, куәт алу һәм бетүләре үзләрендә ныклык тапкан гакыйдәләренә нигезләнер. Дөньяда булган инкыйлабларның һәм иҗтимагый тормышта булган сәяси һәм икътисадый, гыйльми һәм әдәби көрәшләрнең күчәре дә “гакыйдә”дер. Шулай ук, мәдәнияттә булган һәртөрле ачышлар, дини һәм гыйльми яңарышлар һәм үзгәрешләрнең нигезе дә “гакыйдә”дер. Адәм балалары арасында хөкем сөргән дәгъва һәм низаглар, берләшү һәм каршылыклар, хәят сәфәрендә булган мәшәкать һәм авырлыкларның бөтенесе дә “гакыйдә” җимешедер. … Шуның өчен бер халыкның алга баруы күрелсә гакыйдәсе тикшерелергә һәм бер халыкның, киресенчә түбән китүе сизелсә, гакыйдәсе тикшерелергә һәм шуңа күрә чарасы күрелергә тиешле. Бу кагыйдә милләтләр, кавемнәр һәм кабиләләр, ыруларга гына түгел, хәтта аерым кешеләргә дә кагыладыр.”
Ягъни, кешенең нәрсәгә ышануына, нәрсәгә омтылуына карап, аның тормышта нәрсәгә ирешәчәген күзалларга мөмкин, гомерлек нәтиҗә дә гакыйдәсенә күрә булачак. Милләтләр белән дә шулай – әгәр бер милләт дәүләтле булырга, башка милләт коллыгыннан һәм тәэсиреннән котылырга, иманын, телен саклап калырга тели икән, үз көченә ышанып, гамәл кыла икән – ул аңа һичшиксез, ирешәчәк! Әгәр Аллага да, үз-үзенә дә, җиңүенә дә ышанмый икән, ул башкалар аяк астында туфрак, тарих учагында көл булачак. Ризаэддин Фәхреддин безне шушы бәхетсезлектән кисәткән, милләткә дәүләтле һәм иманлы булып яшәүне амәнәт итеп киткән.

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2019 ел, 14 гыйнвар.

Файдаланылган хезмәт:

Госманов Миркасыйм. Мәдәни тормышыбыз тарихында “Асар”ның урыны / Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Беренче том. – Казан, 2006.
Ризаэддин бин Фәхреддин. Ибне Тәймия. – Мәскәү, 2018.
Фәхретдин Ризаэтдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996.
Фәхретдин Ризаэтдин. Казан ханнары. – Казан, 1995.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина