Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәйрәм хөрмәтенә – шагыйрь кичәсе

2020 нче елның төп темасы булган ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 5 нче март көнне Буа муниципаль районы  академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каюм Насыйри исемендәге премия дипломанты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Болгар радиосы Милли музыкаль премиясе лауреаты, көйче, җырчы, шагыйрә, Гөлнур Айзатның  юбилеена багышланган «Җырлы гомер» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып үтте.

Әлеге чарада мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар катнашты. Кичәнең төп герое – Татарстанның төрле тармакларында хезмәт куйган, үзара туганлык җепләре аша  бәйләнгән буыннар чылбырын үзенең иҗаты аша чагылдырган  Г.Айзат булды. Тантаналы чара  шагыйрәнең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итү белән башланып китте. Бүгенге көндә 18 буынны үз эченә алган нәсел шәҗәрәсе мәктәп  залын бизәде.

Бәйрәмне  мәктәп директоры Победимская Светлана Евгеньевна ачып җибәрде. Юбилярга карата котлау сүзләрен яңгыратты.

6 нчы сыйныф укучысы Вахитова Ләйсән Г. Айзатның «Казаным» дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Чара барышында укытучылар һәм укучыларның   шагыйрәгә карата булган җылы котлау сүзләре әйтелде,  аның Буа төбәге өчен куйган хезмәтен яктыртуны  үз эченә алган видеоролик та күрсәтелде.  Г.Айзатның республика, милләт тарихы, туган телебезгә караган күпкырлы иҗаты шигъри  чыгышлар булып  яңгырады.

5 нче сыйныф укучысы Камалтдинова Камилә Г.Айзатның «Киндер сөлге» шигырен яттан сөйләде. Әлеге шигырьдә татар халкының милли гореф –гадәтләре чагылыш тапты.

Әдәби –музыкаль кичәне Г.Айзатның җырларына башкарылган 9 нчы сыйныф укучыларының милли  биюләре бизәде.

Гөлнур Хәлил кызы иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы киң яктыртылган. Бөек Җиңүнең  75 еллыгын уңаеннан бәйрәмдә Г. Айзат сүзләренә иҗат ителгән  «Җиңү таңы» (Ф. Мифтахов көе) һәм «Җиңү килде» (Г. Айзат сүзләре, И. Галиев көе) җырлары яңгырады. Әлеге җырлардан соң,  сугыш кырларында батырларча ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Гөлнур Айзат үзенең 50 яшьлек юбилеена  25 рәсем ясап мәктәпкә бүләк итте, картиналар галереясен булдырды. Әлеге картиналар күп укучыларга үзләрен рәсем сәнгатендә сынарга ярдәм итте. Гөлнур Айзат әсәрләре буенча күп кенә укучыларыбыз рәсемнәр ясады. ТАССРның 100 еллыгына, шагыйрә иҗатына багышланган рәсемнәрдән тупланган күргәзмә оештырылды. Рәсемнәрне ясаган  талантлы укучылар Гильманов Эмиль, Хәсәнов Камил юбилярга котлау сүзләрен җиткерде, шагыйрәнең портретын бүләк итте. Тантанада катнашкан рәсем бәйгесендә җиңүчеләргә шагыйрә үзенең бүләкләрен тапшырды.

Әлеге әдәби –музыкаль кичәдә Г. Айзатның патриотик шигырьләре инглиз телендә дә яңгырады.  6 нчы сыйныф укучысы Шакирова Сабина чит телдә җыр башкарды. 5 нче сыйныф укучылары Салахова Эльвина, Хайбуллова Гүзәл Гөлнур Айзатның «Кояш» шигырен сөйләделәр.

Гөлнур Хәлил кызы – оста бакчачы буларак та билгеле. Бүгенге көндә аның бакчасында 95 роза үсә. Үткән уку елында Гөлнур Хәлил кызы мәктәп бакчасына роза үсентеләре бүләк итте. Гөлчәчәкләр аллеясе, һәр кешене сокландырып, бакчага ямь биреп тора.

Чыгарылыш сыйныф укучылары шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар.(Раил Измайлов, Наил Измайлов, Искәндәр Фәйзуллин, Самат Миннибаев, Айгөл Хәйбуллина, Илвина Харисова).

Әдәби –музыкаль кичәнең төп кунагы – Г. Айзат укучыларының моннан 5 ел элек үзенә язылган хатларын укып, гаилә һәм мәктәпнең үзара тәрбияви бәйләнешен күрсәтеп, үзенең фикерләрен җиткерде.яңа «Саф чишмә» дигән китабын бүләк итте.

11 нче сыйныф укучысы Абитова Алинә Г.Айзатның «Мин бәхетле» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.

Кичәнең төп кунагы – ветеран укытучыбыз, остазыбыз Гөлнур Айзат мәктәп тормышы белән тыгыз элемтәдә яши. Укучылар һәм укытучыларның уңышларына шатланып, алар белән белән горурланып яши ул. Иҗаты белән һәр кешене дә рухландырып, алга әйдәп тора.

«Җырлы гомер» дигән әдәби-музыкаль кичә һәр кешенең дә күңелендә тирән эз калдырды. Кичә күмәк фотога төшү һәм бергәләп «Яшәү яме» җырын башкару белән тәмамланды.

( Фәридә Абдуллина, мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева