Әлмәт шәһәренең 2нче филиал-китапханәсендә гадәти булмаган очрашу узды. Кичәдә 5нче гимназия укучылары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашып, шигърият серләренә төшенделәр. Язучылар балалар өчен «Шигырь юллары ничек туа?» мастер-классы уздырдылар. Балалар Резеда Фәрхетдинованың юмористик шигырьләрен бик җылы кабул иттеләр. Лилия Фәрхетдинова китап сөюче балаларны үзенең дәвамчысы -яшь каләм тибрәтүче Полина Нәбиева иҗаты белән дә таныштырды. Полина үзе дә чарада катнашып, шигырьләрен укыды, аларны ничек язганын сөйләде.