Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар укучылар белән очраштылар

Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Казан шәһәренең 114 нче мәктәбендә китап сөюче балалар белән очрашуда булдылар. Очрашуда 4-5-6-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар язучы апаларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Сәгать ярымлык чара бик җанлы узды. Балалар  сораулар да бирделәр. Иң активлары язучы апалары тарафыннан  китап белән бүләкләнделәр. Ахырдан  бергә-бергә күмәк фотога төштеләр.


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров