Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Туган телем» V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды. Ул ХХ гасыр башының татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.

Кичә Дәрдемәндкә багышланган фильмнарны карау белән башланып китте. Соңыннан Казанның 175 гимназия укучылары Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен сәхнәләштерде. Быел конкурска 200гә якын видео килде. 400дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан, Башкортстан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде.

Татарстан Язучылар Берлеге рәисе,Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла конкурста катнашучыларны сәламләде, Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнеп, китаплар нәшер иткән Габдулла Тукай бүләге лауреаты, язучы Лирон Хәмидуллин Дәрдемәнд тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин кичәнең әһәмиятле булуына басым ясады.

Филология фәннәре докторы, профессор, академик, халыкара конкурслар лауреаты Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры Альбина Вәлиева үзенең мандолинасында татар халык көйләрен уйнады. Онлайн элемтәдә Төркиянен Малатия шәһәрендәге Иненю университетының Фән-әдәбият факультетында Төрек теле һәм әдәбияты бүлемендә эшләүче профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым онлайн элемтәгә кереп, Дәрдемәнднең Төркиядә яшәгән чорын искә төшерде. Төрек кызы Нәслихан Яшар Дәрдемәнднең шигырен көйләп укыды.

Шагыйрьнең туган ягыннан килгән «Башкортстан Татар Конгрессы»ның Мәләүз җирле бүлеге рәисе Лилия Камалова Җиргән авылы халкыннан сәламен әйтеп, Дәрдемәнд истәлегенә уздырылган һәм оештырылачак чаралар турында сөйләде. Ул Дәрдемәндкә багышлап шигырь язучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары алып килгән.

Әлки районы, Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гүзәлия Рәхмәтуллина, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Ислам Сафиуллин, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 8 класс укучысы Хәнифә Халикова, «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте»студенты Раян Шакиров Дәрдемәндкә багышлап шигырь язган.

Эшләрне шагыйрь, әдәбият галиме Равил Рахмани бәяләде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсирә Фазлыева конкурска килгән эшләрне карап, урыннар билгеләде.

Беренче урынга лаек булган, Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Луиза Гафиятова, Саба районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы Илназ Биктимеров, Казанның 171 нче мәктәбенең 3 сыйныф укучысы, «Мирас» футбол командасы капитаны Заринә Газизуллина, Казан политехника көллияте студенты Алсын Каримов Дәрдемәнд шигырен сөйләде. Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенең 10 класс укучысы Язилә Мозаффаровага беренче дәрәҗәдәге диплом белән бергә «Безнең кавем» китабы да тапшырылды.

Дәрдемәнднең «Бәллү» шигыренә композитор, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина көй язган. Ул аны бүгенге тантанада башкарып та күрсәтте. Скрипкада Татарстанның атказанган артисты Марат Әюпов уйнады. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен инглиз теленә тәрҗемә иткән. Аны институт студентлары татарча, русча, инглизчә яңгыратты.

Төркия һәм Юнесконың алтын медаль иясе, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, Гран-при иясе, җырчы, актриса Гөлнара Хәйруллина Дәрдемәнднең шигырен сөйләде һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарды. Дипломга ия булучыларга Дәрдемәнд һәм башка шәхесләр фотосы кергән блокнотлар, календарьләр бүләк ителде. Аларны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге махсус нәшер иткән иде.

Конкурс Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының» Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Быел Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә биш ел. 2022 елдан башлап үзәк Дәрдемәнд исемен йөртә.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина


Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова