Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мин кулыма китап алдым

Бөтен гомерен өч тугандаш төрки халык – татар, башкорт, казакълар яшәгән төбәкләрдә сәфәр кылып үткәргән Мифтахетдин Акмулланың канатлы сүзе белән “Дөньяда сүзебез бар” дип аталган бу китапны кулыма алу белән (Х.Й.Миңнегулов исемендәге 1 фәнни-гамәле конференция материаллары. Төзүчеләре: Антонова Л.М., Хафизова З.М. – Казан, 2019.- 347 бит), истәлекләр мине үткәнгә – Хатыйп абыйның 75 яшьлек юбилее булган елга алып кайтты. 2014 нче елның маенда Сарман районы икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә укучыларның һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны без “Гасырлар өнен тыңлаганда” дип исемләдек. Конференциянең галимнең эшчәнлеге, аның хезмәтләре турындагы секциясенә төрле район мөгаллимнәреннән шундый ук тирән эчтәлекле, искиткеч зур хөрмәт белән язылган эшләр алган идек без. Фәнни бәйге эшенә аның укучылары – Алабуга институтыннан фән кандидаты  Ф.И. Габидуллина,   Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтыннан педагогия фәннәре кандидаты Р.А.Ласкова,  шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины М.З.Әхмәтҗанов,  «Чишмә» иҗат оешмасы җитәкчесе Рәсим Хәбибулла килеп кушылды. Гомумән, “Безнең мирас” журналы белән берлектә үткән бәйге халкыбызның берничә гасырлык тарихына, әдәби сүзенә, шуны бөртекләп җыйган, өйрәнгән, халкыбызга кайтарган олуг затка, якташыбызга хөрмәт билгесе, эзләнү-тикшеренүләр, ачышлар нәтиҗәсе булып, зур оешканлык белән үтүе сөендергән иде.

Әйе, Хатыйп ага зәйлеләр, әлмәтлеләр өчен генә түгел, безнең сарманлылар өчен дә иң хөрмәтле кеше – данлыклы якташ. Без аның күпкырлы эшчәнлегенә сокланабыз. Ул биш дистәдән бирле Казан дәүләт университетында эшли, милләтебез өчен яна, көя, фәнни эшчәнлек белән генә шөгыльләнмичә, күп санлы очрашуларга йөри, чыгышлар ясый, халкыбызның мирасын барлый, аның сагында тора.

6 нчы декабрьдә Казан шәһәренең 11 татар гимназиясе базасында узган  Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге I фәнни-гамәли конференция материалларында да бу чагылыш тапмый калмаган. “Х.Й.Миңнегулов – дәреслек авторы”, “Татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галим”, “Галимнең чордашлары, гыйлемдәшләре”, “Мөгаллимнәр мөгалиме”, “Каләм көче” дип исемләнгән биш секциядә никадәр тикшеренү эше тупланган. Эшләр татар телендә, рус телендә генә язылып калмыйча, араларында япон, француз телендәгеләре дә очрый. Ә бит һәр юнәлеш артында галимнең никадәр хезмәте өйрәнелгән. Никадәр көч, никадәр фидакарьлек билгесе бу! Татар әдәбиятының кайсы гына чорын алма, анда Хатыйп абыйның хезмәте урын ала. Аның әйтер сүзе бар, фикере бар, җан авазы бар.

Хатыйп абый һәрдаим әдәбият, тел, мәдәниятне кайгыртып яши. Тынып калсак,  безне тәнкыйтьләп ала, яшьнәргә өнди. Районыбызда “Шушы яктан, шушы туфрак без” проекты буенча алып барылган эшчәнлегебез дә аның җитәкчелегендә. Ул районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, музейларыбыз хезмәткәрләренең, китапханәчеләребезнең остазы, маягы. Без аңа чиксез рәхмәтле. Ел саен юбиляр язучылар иҗатына багышланган фәнни бәйгеләребез үз югарылыгында  аның ярдәме    белән оештырыла. Ә безнең Сарман андый әдипләргә бай, өйрәнергә, укучыларны таныштырырга, горурланырга җирлек бар. Хатыйп абый кебек кешеләрдән үрнәк алырга, мөгаллимнең күңелебезгә салган белемен, тынгысызлык, милләтпәрвәрлек, җаваплылык кебек сыйфатларны җуймыйча, кыйблабызны югалтмыйча, халкыбызга хезмәт итсәк иде. Җыентыктагы язмалар шундый мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсен яктырта.

Мөгаллимнәр мөгаллиме Хатыйп абый. Киңәшчебез, терәгебез булып озак еллар яшәргә язсын иде Сезгә. Аллаһыбыз исәнлегегезне бирсен.  Мең рәхмәт!

Ландыш Шәйдуллина,Сарман районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина