Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегендә Татар хатын-кызлары форумы делегатлары белән очрашу булды

Татарстан Язучылар берлегендә Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән Татар хатын-кызлары форумына җыелган бер төркем делегатлар белән очрашу булды. Очрашуда бүгенге әдәбият һәм җәмгыять турында сөйләшүләр булды.

Очрашуны ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, язучы, шагыйрә Илсөяр Ихсанова һәм Азнакай районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Гөлсинә Хафизова чыгыш ясады. Шулай ук язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Ана” романының язылу тарихы турында сөйләде. Әлеге чарада бүгенге көндә хатын-кызның урыны турында җанлы сөйләшү булды, фикерләр әйтелде.

“Татар-информ” фотолары


Язучылар

Туган көннәр

Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров