Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Фирдәвес Әһлия Казан мәктәбе укучылары белән очрашты

16 нчы ноябрь көнне күренекле шагыйрәбез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әһлия Казан шәһәренең 77 нче мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары белән иҗади очрашу уздырды.

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Карманова Айгөл Рәшитовна, татар теле укытучылары Әхтәмова Гөлназ Харисовна, Мөбәрәкшина Гүзәлия Илгизовна, Тимершина Илгизә Каюмовна һәм Һәмитгатина Зилә Әсфәновна зур тырышлыклар куеп, шушы дәресне әзерләгәннәр иде.

Балалар, иң әүвәл, матур итеп, саф татарча Фирдәвес Әһлия шигырьләрен укып бирделәр. Аннан, шагыйрә апаларының яңа язган шигырьләрен зур игътибар һәм ихласлылык белән тыңлап, аңа дистәләгәнчә сораулар яудырдылар. Әдибә, җавап итеп, балаларга һәм укытучыларга әле яңа гына табадан төшкән, Болгарыбызда ислам дине кабул ителүнең 1100- еллыгына багышланган “Ап-ак чалма, каләм, кара…” исемле альбом-китабын бүләк итте.

Кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигыренә җырлана торган милли гимныбыз – “Туган тел” не җырлап тәмамланды.
Чын күңелдән әйткәндә, 77 нче мәктәптә узган очрашу гаҗәеп җылы, күркәм очрашу булды. Мондый күрешүләр ешрак булсын иде дип телисе генә кала.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева