Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2016-2020 елларда татар драматургиясе

Әдәбиятның драматургия төре театр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә үсеш-үзгәреш кичерә. Соңгы елларда театрларга игътибар арту күзәтелә. Бу татар мәдәниятенең, шул исәптән тел-әдәбиятның, яшәү рәвешенең сакланышында, аны башка халыкларга танытуда театрның зур роль уйнавы белән бәйле. Ә инде татар театрларының хәл-торышы турындагы фикер-бәхәсләр, гадәттә, репертуар, ягъни пьесаларның сыйфаты мәсьәләсенә килеп тоташа. Соңгы еллардагы татар драматургиясе ни хәлдә соң? Яшь авторлар бармы? Сәхнә әдәбияты рухи ихтыяҗыбызга җавап бирәме? Бергәләп җавап эзләп карыйк. Драматургиянең хәзерге торышы күп сораулар уята, сәхнә әдәбияты сыйфат кризисы кичерә дигән фикерләр дә яңгырый. Әлеге борчулы уйларга нигез дә бар бит: 1) төрле конкурсларга тәкъдим ителгән пьесалар шактый күп булса да, сайлап алып сәхнәгә куелганнарының бик аз булуы; 2) татар театрлары репертуарында яңа әсәрләргә нигезләнгән спектакльләр саны да күп түгел; 3) театрларның проза инсценировкаларына торган саен активрак мөрәҗәгать итүе; 4) пьесаларын театрларда куйдыра алмауга бәйле драматурглар зары һ.б. Бу урында шуны да билгеләп үтик, соңгы 20 елда Тукай бүләгенә лаек булган әдипләр арасында бер генә драматург бар икән – Зөлфәт Хәким. Мәсьәләгә якынрак килик.

Драматургиянең, шул исәптән авторның җитди бер күрсәткече булып китап-җыентыклар чыгу тора. Ике корылтай арасында З.Хәкимнең “Газап”ы (проза да бар), Р.Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш”ы, Б.Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар”ы, Д.Салиховның рус телендә “Сайланма пьесалар”ы, А.Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде”, И.Хәйруллинның “Булмас димә” пьесалар һәм хикәяләр җыентыгы чыга. Болардан тыш балалар өчен Аманулланың “Сылукөмеш”, Р.Зәйдулланың “Сары кирмән хәзинәсе”, И.Зәйниевнең “Бәби”, авторлар коллективының “Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар” җыентыклары дөнья күрә. “Казан утлары”нда А.Әхмәтгалиева, Ю.Сафиулла, Д.Салихов, М.Мирза, И.Зәйниев, З.Хәким, “Мәйдан”да Б.Сәлахов, Р.Сәгъди һ.б. пьесалары басыла.

Пьеса җыентыкларында авторларның алдагы елларда иҗат ителгән әсәрләре урын алса да, алар драматург иҗатының бер баскычына нәтиҗә буларак, сәнгати фикерләве турында сүз алып барырга мөмкинлек бирә. З.Хәким пьесаларына вакыйгаларны колачлап, эпик киңлектә алу хас, татар драматургиясендә яңа жанр булган “театраль роман”ны нигезләве дә шуның белән аңлатыла. Аның пьесалары моңа кадәр читтә калып килгән тема-мотивлар төрлелеге, сәнгати чаралар байлыгы белән аерылып тора. Бай иҗат фантазиясе, табигый сәләте, чынбарлыкның гыйбрәтле, җитди вакыйга-күренешләрен оста тотып алуы һәм яңадан-яңа алым-чаралар аша сурәтләве – барысы да әсәрләрен киң яңгырашлы, эмоциональ тәэсирле итә. З.Хәкимнең “Газап” җыентыгында дүрт пьеса урын алган. “Җенле күл”, “Агымсуның була ике яры”, “Дөнья киң түгел икән!” әсәрләре алдарак язылган булса, “Ля – бемоль” драмасы “Казан утлары”нда басылып чыга. Җыр сәнгате тирәсендә барган ыгы-зыгыларның бер читен ачып, аның базар мәйданына әверелә баруын гыйбрәтле язмышлар аша күрсәтә автор. Пьеса интеллектуаль эчтәлеге, яшәеш кыйммәтләре, кеше шәхесе турында фәлсәфи бәхәсләргә этәрүе белән кызыклы. Әмма әсәр финалы геройның эчке халәтеннән бигрәк, автор теләгенә буйсындырылуы билгеле бер ясалмалылыкка китерә. “Ля –бемоль” соңгы чор сәхнә әдәбиятында сирәгәеп калган пьеса-бәхәс жанрын баетуы белән дә игътибарга лаек.

Драматургиягә театр сәхнәсеннән килгән Б.Сәлахов шактый актив иҗат итә. “Яратылмый калган ярлар” исемле җыентыгына 7 пьеса туплап бирелгән. Сәнгати эшләнешләре төрлечә булып, арада “Яр” һәм”Яратылмый калган ярлар” аерылып тора. Беренче пьесада туган җиренә, ата-анасына хыянәт иткән кеше язмышы мифопоэтик образ-символлар ярдәмендә сурәтләнә. Автор символик “яр” төшенчәсе аша кеше яшәешен икегә аерып куя, герой белән бергә укучы-тамашачыны яшәеш кануннары, ата-ана алдындагы бурыч турында уйланырга этәрә. “Мәйдан” журналында басылып, Чаллы театры сәхнәсенә менгән “Яратылмый калган ярлар” әсәрендә еракта калган сугышның әдәбиятта аз чагылыш тапкан сәхифәләренә мөрәҗәгать итә. Бу – хезмәт лагерьларына җибәрелгән хатын-кызлар язмышы белән бәйле. Вакыйгалар күбрәк хатирәләр рәвешендәге монологларда ачыла. Этюдлар рәвешендә бер-бер артлы килгән күренешләрдә аяусыз чынбарлык киң чагылыш таба. Лагерь тормышының кешелексез законнары укучы-тамашачы күңелендә әрнү, борчылу һәм Сталин режимына нәфрәт уята. Сызлану мотивы иңләп үткән әсәрдә автор тудырган гыйбрәтле образлар шул чор тудырган типлар буларак алга килеп баса. Әлеге образлар аша меңнәрчә яшь кызлар, тол хатыннар язмышы – яратылмый калган ярлар фаҗигасе ачыла.

“Кайнар токмачлы аш” җыентыгы татар драматургиясенә яшь автор – Р.Мөхсинова килүен хәбәр итә. “Яңа татар пьесасы” конкурсында лауреат булып, берничә әсәрен халык театрлары сәхнәсендә куелуга ирешкән авторның әлеге китабында 5 пьеса урын алган. Р.Мөхсинова яратып һәм белеп яшьләр тормышына мөрәҗәгать итә. “Яшьлек хатасы”, “Тәмуг газабы”, “Кайнар токмачлы аш” кебек әсәрләре сюжетына салынган вакыйгалар чынбарлык белән тыгыз бәйле булып, ачык, төгәл күз алдына бастырыла. Автор ярату, тугрылык аша үзенең геройларын сыный, сайлау алдына куеп, рухи дөньяларын ачарга омтыла. “Күрәзәче” Зөлфирә”, “Йорт иясе” комедияләрендә яшәешебезгә үтеп кергән “авыру” нокталар фаш ителә, киң җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарыла. Шулай да Р.Мөхсинова шактый охшаш, бертөрле темаларга мөрәҗәгать итә. Пьесаларда каршылыкны кискенләштерү җитми, хәрәкәт сүлпән, акрын бара. Ул иҗат иткән геройларның үзенчәлекле характер булып, үз йөзләре белән танылуларын күрәсе килә.

И.Зәйниев иҗаты гаять бай булып, әсәрләре барлык татар театрларында куелып килсә дә, әлегәчә алар җыентык рәвешендә дөньяга чыкмаган. “Бәби” – балалар өчен язылган пьесалары туплап бирелгән беренче китабы. Драматург тормышны оста күзәтүче, шуңа да әсәрләрендә сайланган тормыш материалы тирән мәгънәле булу белән бергә, гаять тормышчан һәм төрле. Аның күпчелек пьесаларында яшьләрнең олы тормышка килү мәсьәләләре киң чагылыш таба, ул балалар дөньясын, шулай ук зурлар өчен яшәешнең җитди әхлакый һәм фәлсәфи проблемаларын чагылдырудан да читләшми. Җыентыктагы “Бәби”, “Ак чәчәкләр иле”. “Кәҗә, сарык һәм башкалар”, “Урман-club” пьесаларында автор яшәеш кануннарына, заман проблемаларына үзенә хас фәлсәфә аша бәя бирә, башкаларга охшамаган, тамашачы күңеленә кереп кала алырлык образлар тудыруга ирешә.

Прозаик буларак танылу алган А.Әхмәтгалиева соңгы елларда драматург булып та өлгерде. Аның “Сагынган чакларымда” җыентыгына 7 пьесасы туплап бирелгән. Тематик яктан төрле булсалар да, аларны каршылыклар алдында калган кеше язмышы турында уйлану берләштерә. Пьесаларында чынбарлык кырыслыгы романтик хислелек белән үрелеп бара. Яхшылык–явызлык каршылыгы күп әсәрләрен иңләп үтеп, автор матурлыкның, яратуның җиңәчәгенә ышанып яши. Язганнары арасында сызлану-хәсрәтләнү пафосы иңләп үткәннәре дә бар. А.Әхмәтгалиеваның сәнгати эзләнүләре аеруча тулы булып Оренбург театрында куелган “Сагынган чакларымда” драмасында чагылыш таба. Өлкән яшьтәге карчыкның хатирәләре рәвешендә язылган пьесада 1930-40 елларның фаҗигаләр белән тулы вакыйгалары күз алдына бастырыла. Колхозлар төзелү авырлыгы, сугыш чорында хатын-кызларның урман кисәргә, җир казырга җибәрелеп, төрле җәберләүләргә дучар ителүе, совет властена елышкан һәртөр түбән җанлы бәндәләрнең кешелексез эш-гамәлләре җанлы кеше образлары аша тормышчан итеп ачыла. Автор авырлыкларны намус белән үтә алган геройларның рухи көченә, иң кыен чакта да күңелләрендә өмет саклауга соклану тудыра. Алар тулы канлы, гыйбрәтле образлар булып алга килеп баса. Шуның белән бергә, пьесада вакыйгалар сузынкы булып, автор билгеле бер таркаулыктан да котыла алмаган.

Күргәнебезчә пьеса җыентыклары күп түгел һәм аларда элегрәк язылган әсәрләр урын алган. Шуңа да соңгы биш елдагы сәхнә әдәбиятының торышын билгеләүче бизмән булып төрле конкурслар тора. Белгәнебезчә, Мәдәният министрлагы һәм Камал театры ярдәмендә 2003 елдан башлап оештырылган “Яңа татар пьесасы” конкурслары 14 тапкыр үткәрелеп, 2016 елда тәмамлана. Аларда күпсанлы авторлар катнашып, иң яхшы пьесалар 14 том булып басылып чыга. Бу урында шуны да искәртеп үтик, сайлап алып сәхнәләргә куелган әсәрләр турында билгеле бер фикер алышу урын алса да, әлеге томлыклардагы әсәрләр бөтенлекле тикшерелүне көтә. 2016 елда үткәрелгән соңгы конкурс буенча төзелгән ундүртенче томга тугыз пьеса туплап бирелгән. А.Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда”сы турында сүз булды инде. Р.Зәйдулланың “Нәгыймә” драматик хикәясе проза материалын сәхнә теленә күчерүнең бер үрнәге булып тора. Пьесада Ч.Айтматовның әнисе – татар хатыны Нәгыймәнең якты образы сурәтләнә. Композицион яктан сузынкырак булса да, әсәр идея эчтәлеге, теле, образлары һәм чор рухын чагылдыруы белән игътибарны җәлеп итә. И.Зәйниевнең “Җәүдәт белән Зөбәрҗәт” музыкаль драмасында ХХ йөз башы татар тормышына бәйле искелек һәм яңалык көрәше кайгылы мәхәббәт тарихына барып тоташа. Төп геройларның акылга буйсынмас хис-кичерешләрен җырлар белән аңлатуы әсәрнең романтик һәм фаҗигале пафосын арттыра. Ин мөһиме, әлеге геройлар безгә таныш мәхәббәт каһарманнарын кабатламыйча, яңа төсмерләрдә ачыла. Н.Исмәгыйлованың “Эх, җаныем…”ы (вербатим) татарның бөек композиторы Сара Садыйкованың катлаулы, каршылыклы тормыш юлын  заманча сәнгать чаралары ярдәмендә, психологизм алымнары аша ачуы белән игътибарны җәлеп итә. Ә инде әлеге авторның балалар өчен язылган “Тамчылар”ы форма ягыннан кызыклы булып, анда нәниләр өчен гыйбрәтле һәм мәгълүмат-яңалык алып килә торган сюжет тәкъдим ителә. Автор итагатьле генә тәрбия дәресе үткәрә. Р.Латыйповның “Кит… Китмә!” трагикомедиясендә яшәеш фәлсәфәсе белән сугарылган гыйбрәтле вакыйгалар укучы-тамашачыны һич тә битараф калдырмый. Әҗәл һәм Мәхәббәт кебек шартлы-символик төшенчәләргә бәйле конфликтта җир Мәхәббәтенең Әҗәлдән көчлерәк булуын раслауның сәнгати чараларда ачылуы үзенчәлекле яңгыраш ала. А.Хафизованың “Прима” драмасы телевизион спектакль өчен дә әзер сценировка булып тора. Автор соңгы еллар драматургиясендә яңа образ – прима – балеринаны алгы планга чыгара. Ул ХХ йөз башында Г.Исхакый тудырган Остазбикәнең ХХ1 йөз башындагы дәвамчысы. Дингә килү яшь хатынны үзгәртә, тормышка башкача карарга этәрә. Үз теләге белән ирен яшь кызга өйләндерә, аларның баласын үз баласы кебек кабул итә. А.Шәйдуллинның “Кайтыр юлга чыккан идем” драмасында вакыйгалар легионер буларак лагерьлар аша үткән кеше язмышына бәйле үстерелә. Аның авыл халкын кимсетеп яшәүче бәндә белән каршылыгы әсәр дәвамында яхшылык-явызлык көрәше булып үсә. Әлеге авторлардан А.Әхмәтгалиева, Р.Зәйдулла, И.Зәйниев, Н.Исмәгыйлова пьесаларының сәхнәгә менүе бер нәтиҗә булып тора.

Дәвамлы конкурс тәмамланса да, яшь авторларны эзләп табу, аларны актив эшчәнлеккә тарту мәсьәләсе көн тәртибендә кала. Шул максаттан Г.Камал исемендәге театр җитәкчеләре Ф.Бикчәнтәев һәм Н.Игъламов тәкъдиме белән, лаборатория-конкурслар оештыру, ягъни пьесаларны язу юлларын күрсәтү, төркемдә укып тикшерү, төзәтелгән варианты белән конкурста катнашуны күздә тоткан проект тәкъдим ителә. 2017 елда аның беренчесе үткәрелеп, сайлап алынган пьесалар буенча җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар үткәрелә. Нәтиҗәдә Й.Миңнуллина, Г.Сәгыйтова, С.Гаффарова, Э.Гыйззәтоваларның пьесалары театр сәхнәсенә менеп, җитди бәхәсләргә,фикер алышуларга юл ача.

Татар театрлары, шул исәптән районнардагы халык театрлары заманча әсәрләргә даими кытлык кичерүен нигез итеп, 2019 елда Мәдәният министрлагы Г.Камал театры белән берлектә “Яңа татар пьесасы – 2019” ны оештыра. Әлеге конкурска 52 пьеса алынып, 7-се төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була. Аларның берничәсе театрларда куелырга да өлгерде. А.Шәйдуллинның “Сагынырсызмы?” пьесасы буенча Камал театрында куелган спектакль зур кызыксыну уятты. Әсәр сюжеты гыйбрәтле һәм сискәндереп җибәрүе белән җәлеп итә. Вафат булган кешеләр мәңгелеккә китәргә әзерләнә – вокзалда автобус көтә.Монда һәркем үз асылында, битлек киюнең кирәге юк. Геройлар тормышы белән танышу күп төрле сыйфатларны бизмәнгә салуга китерә: җинаять һәм җәза, дөреслек һәм ялган, намус һәм түбәнлек һ.б. Интеллектуаль укучы-тамашачыга йөз тотып язылган пьеса һәркемне яшәү мәгънәсе, шул исәптән һәр мизгелнең кыйммәтен белеп яшәү турында уйлануга китерә.

Пьесалар арасында А.Әхмәтгалиеваның “Яратып туялмадым”ы булып, ул Кариев театрында куелды. Автор беренче татар актрисасы С.Г.-Волжскаяның гыйбрәтле, фаҗигаләр, каршылыклар белән тулы тормыш юлын чагылдара. Вакыйгалар ретроспектив алымга корылып, актрисаның соңгы көннәренә бәйле саташулы уйланулары, хатирәләре аша бөтен тормыш һәм иҗат юлы күз алдыннан үткәрелә. Төп образ каршылыклары белән җанлы кеше, нечкә күңелле хатын-кыз һәм таләпчән җитәкче, үзенең гомерен театрга багышлаган актриса буларак ачыла. Татар җәмгыятен Яңарыш юлына  чыгару өчен барган тартышның гыйбрәтле сәхифәләрен күз алдына бастыра. Пьесаны сызлану фәлсәфәсе – экзистенциаль сурәтлелек иңләп үтә. Авторның С.Г.-Волжскаяга һәм аның фикердәшләренә, театрга нигез салучыларга соклануы, тирән хөрмәте, шул ук вакытта язмышка чиксез әрнүе, сыкрануы сизелеп тора. Тәкъдим рәвешендә вакыйгаларның бик чуар булуын, арада яңалык алып килми, героиняны үстерми торганнары да булуын искәртү кирәк. Шул ук вакытта талантлы актрисаны бары караңгы төсләрдә, сызлану аша һәм онытылган итеп сурәтләүне дә күңел кабул итеп бетерми.

Конкурста уңай бәяләнеп, “Казан утлары” нда басылып чыккан ”Соңгы уен” фаҗигасендә М.Мирза атаклы трагик артист Мохтар Мутин язмышын сурәтли. Әлеге шәхеснең зиндандагы хәленә бәйле, үткәне күз алдыннан үткрелә. Моның өчен төп алым итеп, ул уйнаган рольләрдәге геройларны “терелтү”, алар белән бәхәс алып бару алына. Хыялда тергезелгән образлар белән бергә, Мохтарның үз тормышына бәйле хәл-күренешләргә дә киң урын бирелә. Пьесада чорның кешелексез мохите күз адына бастырыла. Автор шундый шартларда да үз иманына, профессиясенә, туган җиренә турылыклы булып кала алган шәхес образын бөтен каршылыкларында ачу омтылышы ясый. Шуның белән бергә, сөйләү белән мавыгу, хәрәкәтнең азрак булуын искәртеп китик.

2019 елны Мәдәният министрлагы һәм Г.Кариев театры тарафыннан бөтен Россия күләмендә оештырылган “Асыл” конкурсы да зур җанлылык алып килде. Татар телендәге пьесалар 16 гына булса да, аларны рус телендә язучы авторлар белән чагыштыру мөмкинлеге ачылды. Ә инде Г.Гыйльмановның балалар өчен язылган пьесасы белән җиңүчеләр арасында булуы үзе үк уңышлы нәтиҗә булып тора.

Драма әсәрләренең бер өлеше әдәби журналларда басылып чыкты, шул ук вакытта театр сәхнәләре аша киң катлау укучы-тамашачыга З.Хәким, И.Зәйниев, Б.Сәлахов, А.Әхмәтгалиева, З.Хөснияр, С.Гаффарова, Й.Миңнуллина, Г.Сәгыйтова, Р.Зәйдулла, Ш.Фәрхетдинов, К.Кәримов, М.Бакиров пьесалары, З.Кадыйрова әсәрләре буенча Х.Ибраһим, Р.Зәйдулла инсценировкалары килеп ирешә. Ә инде балалар өчен Р.Харис, Р.Батулла, З.Хөснияр, Р.Корбан, Ф.Тарханова, Аманулла, Р.Зәйдулла, Н.Исмәгыйлева, Р.Мөхәммәтшин һ.б. әсәрләре спектакль буларак уйнала.

Барысына да тукталуны максат итмичә, аерым әсәрләргә иътибарыгызны җәлеп итәм. З.Хәкимнең журналда басылган һәм Әлмәт театрында куелган “Тыкрыкта булды бу хәл көнкүреш комедиясендә авылдагы ике күршенең үзара аңлаша, татулаша алмаулары аркасында килеп чыккан маҗаралы хәлләр халыкчан көлү алымнары аша сурәтләнә. Уен-көлке артында авторның татар җәмгыятенең дус-тату һәм бергәлектә яшәвен яклау идеясе калкып чыга. Әмма җиңел комедия күпсүзлелектән, билгеле әйберне кат-кат кабатлап аңлатырга омтылудан котыла алмый.

З.Хөсниярның Г.Кариев театрында куелган “Ут чәчәге” пьесасы чор афәтенә әверелә барган наркомания күренеше, аның таралыш сәбәпләре турында. Ул фикер-карашларның ачыклыгы, чынбарлыкка якынлыгы белән җәлеп итә. Үзара катлаулы мөнәсәбәтләрне ачыклауга нигезләнгән вакыйгалар тезмәсе ата-ана һәм бала, байлык һәм бәхет, дуслык һәм мәхәббәт, ярату һәм хыянәт турындагы җитди сөйләшүгә алып килә. Яшь кызның наркомания сазлыгына бату сәбәпләрен ачуга бәйле, автор акыл сатмыйча гына киңәш бирә: тормыш ыгы-зыгысы арасында балабызның хәлен белергә, башыннан сыйпарга, кызыксынулары белән танышырга, кирәк урында киңәш бирергә онытмасак иде! Шулай да әсәрдә психологик анализның, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең йомшак булуы сизелә.

Р.Зәйдулланың Оренбург театрында куелган “Мәхәббәт, футбол һәм мафия” сатирик комедиясе гаять заманча булып, Россиядә, шул исәптән Татарстанда спорт тирәсендә барган һәртөр “шоу”лардан көлеп язылган. Төп вакыйга шактый беркатлы һәм абсурд: акчасызлыктан интеккән ир-атны, шәһәр башлыгының ярдәмчесе булып эшләүче дусты, чит илдән килгән футболист дип тәкъдим итә. Уч тутырып акча бирәләр, ә уен вакытында каршы як капкага ялгышлык белән кертелгән туп аны шәһәрнең иң “атаклы” кешесенә әйләндерә. Әлеге сәер дә, мәгънәсез дә күренеш бүгенге заманның социаль-психологик үзенчәлеген ача – кеше ышанмастай әйбергә халык күбрәк ышана икән. Шуның ярдәмендә җәмгыятьтәге шартлар, рухи бушлык, имансызлык, тормышта ике әйбергә – акчага һәм хакимияткә табыну көлү алымнары ярдәмендә фаш ителә. Кызганыч, әсәр үткен сатирага үсеп әверелми, авторга һәртөр түрәне, спорт тирәсенә сырышкан җилкуарларны фаш итү мөмкинлеге бар иде. Әмма ул очраклы “футболистны” хатыны ярдәмендә “акылга” китерә һәм алар әлеге “шайтан” оясыннан бик вакытлы качып китәләр.

Ш.Фәрхетдиновның Тинчурин театры сәхнәсенә менгән “Гомер буе сине көттем…” пьесасында үткәндәге хәтирәләр һәм бүгенгенең гыйбрәтле хәлләре китапханәче образы аша ачыла. Аның бәхетле тормышка ирешүе түземлеге, корбанчылыгы нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Пьеса сызланулы, күз яшьләре белән тулы язмышларны ачып, җыр-музыка яратучы тамашачыга атап язылган.

И.Зәйниев, иң актив эшләүче драматург буларак, сәхнә закончалыкларын оста тоемлап яза. Күренешләр ачык-аңлаешлы, диалоглары хәтердә калып,тормыш чынбарлыгын күз алдына бастыра. Автор халыкның сүз байлыгыннан, күптөрле гыйбарәләрдән, әйтемнәрдән уңышлы файдалана. Камал театрында куелган ”Өйләнәм.tat” пьесасы заманча, яшәештәге иҗтимагый-сәяси, социаль-әхлакый мәсьәләләрне, җәмгыятьнең “авыру” нокталар уңышлы ача. Җиңел юмор, ирония белән сугарылган әсәр үзебездән көләргә мәҗбүр итә. Шулай да текстның өйләнү тарихына караган катламы йомшак эшләнгән дигән тәэсир кала. Аның “Полиционер” пьесасы сюжетына “милиция”не “полиция”гә алыштыруга бәйле вакыйгалар салынып, аларның эшчәнлеге комедия жанры кысаларында көлке, уен, арттыру алымнары ярдәмендә турыдан туры яисә читләтеп тәнкыйть ителә. Шактый беркатлы, урыны белән абсурд булып күренгән вакыйгалар аерым геройлар аша авыл тормышына, җәмгыятьнең хәл-торышына барып тоташа. Юмор-сатирага бай күренешләрнең фаҗигалелек, драматик хәл белән тәмамлануы аны трагикомедия буларак кабул итүгә китерә.

Ю.Сафиулланың “Казан утлары”нда басылып, М.Гафури ис. Башкорт академия театры сәхнәләштергән “Йосыф һәм Зөләйха” пьесасы да үз тамашачысын тапты. К.Кәримовның Кариев театрында куелган “Шәй-бү” пьесасы уен-көлке, шаяру-юмор аша өлкән буындагы рухи көрлекне, ихтыяр көчен, бердәмлек идеясен укучы-тамашачыга җиткерүе белән игътибарга лаек. Яңадан-яңа форма-алымнарга мөрәҗәгать итүе белән аерылып торган Д.Салихов, җитди вазифа башкаруына нисбәтле, соңгы вакытта иҗат активлыгы киметте. “Казан утлары”нда басылып чыккан “Мөхәммәт” драмасында сугыш яраларының аерым язмышларда чагылышын гыйбрәтле һәм фаҗигале вакыйга аша ачуны максат итә. Әмма сюжетка салынган вакыйгаларда автор позициясе аңлашылмый, шуңа да тулы канлы пьеса булудан бигрәк, язылачак әсәрнең эскизларын хәтерләтә.

М.Бакировның “Казан утлары”нда басылган “Хан кызы” мелодорамасында хәзерге яшәештәге үзара мөнәсәбәтләрдән бары файда алу, гаилә каршында җаваплылык тоймау, өйләнешүдә исәпкә йөз тоту кебек мәсьәләләр куела. Әмма үкенечле язмышлар шактый беркатлы күренешләрдә һәм хәрәкәттә түгел, бәлки геройларның сөйләп аңлатуы аша бирелә. Байтак диалоглар ясалма, вакыйгаларга ышандыру көче җитми.

Р.Сәгъдинең “Мәйдан” журналында дөнья күргән “Кайтаваз” драмасында 1940-50 еллар татар авылы сурәтләнә. Реалистик вакыйгаларга нигезләнгән пьесадагы җыр-моң сызлану пафосын тагы да үстерә барып, һәртөр түбән бәндәләргә нәфрәт хисе булып яңгырый. Шуның белән бергә, аерым хәл-күренешләрдәге ясалмалылыктан котыла алмаган.

“Яңа татар пьесасы” конкурсы ачкан исемнәр арасында С.Гаффарова булып, аның Г.Камал театрында уңыш белән куелган “Килмешәк” драмасында сугышта әсирлеккә төшеп, концлагерь газаплары үткән кешенең чит җирдә – Канададагы тормышы сурәтләнә. Читтән килеп төпләнгән кеше – килмешәк – кем ул? Мескен җанмы, әллә бу җир аның өчен дә якын-кадерлеме? Туган җир, яшьлек, беренче сөйгән яр, әти-әни кадере кебек төшенчәләр кеше өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт? Әлеге сорауларга җавап эзләнгән пьесада авторның “кайда гына яшәсәң дә, милли асылыңны саклау сине шәхес итеп таныта” дигән карашы төп идея булып яңгырый. Ә инде пьесага уңышлы кертелгән кыр казлары, сәгать, бәрәңге кебек детальләр, вакыйгалар барышында образ-символ буларак, яшәешнең асыл кыйммәтләре, гомер агышы турында тукталып уйланырга мәҗбүр итә.

К.Тинчурин театрында Л.Шарова һәм Р.Гарипованың “Карурман” пьеасы куелу чын мәгънәсендә мәдәни вакыйга төсен ала. Фентези жанрындагы әсәрдә реаль дөнья белән параллель дөньяга хас фантастик күренешләр кушылып китә. Серле, катлаулы-каршылыклы вакыйгалар аша тамашачы борынгы ыруглар тормышына килеп керә. Авторлар тарихилык аша бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә килеп чыга, заманга аваздаш пьеса иҗат итә. Шуның белән пьеса Л.Янсуарның, өйрәнү мәктәбен уңышлы үтеп, олы сәхнәгә ныклы адымнар белән атлавын күрсәтә.

Сәхнә әдәбиятында уңышлы эшләп килүче авторларның берсе –М.Гыйләҗев. Үзенә хас язу стиле, тормыш-яшәешнең көтелмәгән якларын яңа алымнар, уңышлы табылган символлар, детальләр аша чагылдырып, тамашачы күңеленә өмет-ышаныч салучы, еш кына чеметеп каты йокысыннан уятучы әдип драматургиядә интеллектуаль юнәлешкә йөз тотып иҗат итә. “Исәнмесез?” пьесасында халыкның исәнләшүгә бәйле телгә кергән төшенчәне уйнату аша гаилә ныклыгы һәм татар җәмгыятенең бердәмлеге кебек җитди иҗтимагый-социаль мәсьәләгә килеп чыга. Шуңа да гаиләне ныгыту аша бердәмлеккә килү юлында драматург милли хисне үстерү һәм татарга хас менталь сыйфатларны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклауны алга куя. Пьесада исән булу – рухи ирек, курку хисеннән арыну, үзең булып калу, башкаларга ярдәм итеп яшәү, игелекле гамәлләр кылу һәм нәсел бердәмлеген ныгыту буларак бәяләнә. М.Гыйләҗев “Микулай” монодрамасында ике максатны күздә тота: берсе – татар халкы эчендә керәшен, мишәр кебек төркемнәр булса да, алар тел, яшәү рәвеше белән бер милләтне тәшкил итүләренә игътибарны юнәлтү, икенчесе – этник яктан әлеге катламнарда халыкның гореф-гадәтләре, традицияләре күбрәк сакланып, мондый мәдәни билгеләр югалуының гомумән милләтнең сакланышына куркыныч тудыруы. Пьеса керәшен картының соңгы көне мисалында аерым бер кеше тормышы аша авыл язмышы, киң планда татар милләте, аңа янаган инкыйраз куркынычы турында уйлануга китерә. Ә инде гыйбрәтле символларда калкып чыккан Өмет хисе төп идея буларак яңгырый.

Татар сәхнә әдәбияты алдагы традицияләрне яңа алым-чаралар, формалар, күренешләр һ.б. белән баетып үзгәрешләр кичерә. Шул ук вакытта театрларның заман драматургиясенә мохтаҗлыгы күз алдында. Бу исә драматургиядә үзен эзләүче яшь авторларны төрле экспериментлар ясап карауга этәрә. Аның аерым үрнәкләре “Буа талиясе”, “Тамга” лабораторияләрендә, Кариев театрындагы спектакль-эскизларда, шулай ук “Һөнәр” фестивалендә, Камал театрындагы яшьләр “сишәмбе”сендә күрсәтелде. Алар бертөрле генә бәяләнмичә, яклаучылар да, кискен кире кагучылар да булды. Минемчә, әлеге яшьләр, кире кагудан бигрәк, акыллы, төпле киңәшкә күбрәк мохтаҗ. С.Гаффарованың “Парковка”, Э.Гыйззәтованың “Ишекләр”, Г.Сәгыйтованың “Томан” әсәрләрендә авторларның күңел халәте, борчулары чагылыш таба, алар әйләнә-тирә яшәешне кара төсләрдә күрәләр һәм үзләренчә үзгәртү теләге белән эш итәләр. Киләчәктә, билгеле, пьесаларның сыйфаты, сәнгати эшләнеше, милли эчтәлек белән баетылуы турында уйлану, эзләнү сорала. Кызганыч ки, яшьләр турында сүз алып барганда буыннар бәйләнеше өзелү мәсьәләсе дә бар. Бүген сәхнәне тотып торучы драматурглар буыны белән яшь авторларның яшь арасы аз дигәндә 20 ел, ягъни аларны тоташтыручы, классик традицияләрне яңа төр драмаларга бәйләргә тиешле тулы бер буын югалган.

Әлеге күзәтүләр аша нәтиҗә ясарга тырышыйк: 1) традиция буенча драма һәм комедия жанры өстенлек итә, яңа жанр формалары эзләү күзәтелә («монодрама», «театраль роман», «драматик хикәя», «пьеса-кыйсса» һ.б.); 2) пьесаларда тәнкыйди башлангыч өстенлек итеп, фаш итү объекты булып телне оныту, әхлаксызлык күренешләре алына; 3) мелодраматик алымнарга еш мөрәҗәгать итү, сентиментальлек, хислелек, җыр-музыкадан файдалану, романтик сурәтлелек киңәю; 5) аерым әсәрләрдә төрле стильләр, жанрлар синтезы күзәтелә, еш кына шулар ярдәмендә фәлсәфи эчтәлекнең тирәнәюенә киленә. Шул ук вакытта, хәзерге драматургиянең торышы безне канәгатьләндерә алмый. Әдипләр еш кына вак мәсьәләләре, көнкүрешнең билгеле сораулары белән мавыга. Татар язмышы аша ил-дөнья халыкларына да кызыклы, гомумкешелек кыйммәтләре булган мәсьәләләрне иңләп алган, укучы-тамашачыны уйландырырлык, бәхәскә тартырлык сорау-проблемалар аз күтәрелә. Драматургларыбыз фәлсәфи, сәяси, документаль, тарихи драмаларга бик аз мөрәҗәгать итә, кайберләре бөтенләй юк. Иң җитди мәсьәләләрнең берсе – көчле, калку характерлар, тулы канлы милли образлар сирәк очрый.

Китап укучылар саны кимегән вакытта, театр укучы-тамашачы белән аралашуның иң йогынтылы урыннарыннан берсе булып кала. Пандемиягә кадәр Камал театрында премьера спектакльләрен елына 10 меңләп тамашасы караган икән, кайсы язучы әсәрен бер елда шулкадәр кеше укыды дип әйтә ала. Шуңа да бүген драматургия төренә җитди таләп һәм игътибар булырга тиешлеген тагын бер искәртәсе килә.

Ә инде югарыда аталган мәсьәләләрне хәл итү юлларын билгеләү җиңел түгел. Менә шуларның кайберләре. “Яңа татар пьесасы” кебек зур конкурслар оештыру мөмкинлеге булмаса да, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан төрле дәрәҗәдәге һәм формадагы конкурсларны дәвам итү сорала. Драматургларны махсус курсларда укыту, башка халыклар әдәбиятлары тәҗрибәсе белән таныштыру да үзен аклар иде.  Пандемиягә кадәр 2018-2019 елларда җәй айларында Д.Салихов инициативасы белән оештырылган Т.Миңнуллин исемендәге семинар-бәйге дә авторларны җанландыруга, тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итте. Ике елны да уннан артык авторның пьесалары укып тикшерелде. Аның бер формасы буларак, хәзерге вакытта К.Тинчурин театрында алып барылган “пьеса укулар”да шактый кызыксыну тудырды. Татар драматургиясенең ныклы нигезе, матур традицияләре бар. Шуларга таянып, заманның катлаулы сорауларына җавап эзләүдә драматургларга уңышлар теләп калам.

Әлфәт Закирҗанов,

ТР ФА Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИ әдәбият белеме бүлеге мөдире


Язучылар