Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

«Татар китабы йорты»нда халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу узды

«Татар китабы йорты»нда Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән күргәзмә ачылды. Шул уңайдан бер төркем зыялылар, студентлар шагыйрь белән очрашты.

«Хәзер халыкның әхлагы үзгәрде, олыны – олы, кечене кече итү бетте», – дип башлады сүзен остаз. Әйе, сүз кеше белән кеше арасында гына түгел, әдәбият буыннары турында бара иде. 22 яшендә Язучылар берлеге әгъзасы булган, 38 яшендә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган әдипнең ни әйтергә теләгәнен залда катнашучылар тын алырга онытып тыңлады. Ул вакытларда да абруе шактый зур булган аның. Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче кебек остазларының ярдәмен тоеп яшәгән. Хатлар алышу популяр булган. Әнә рәссам Әхсән Фәсхетдиннең аңа язган хатларыннан гына да зур бер китап әзерләгән бүген Равил ага, ул «Әхсән хатлары» исеме белән көзгә басылып та чыгачак. Ә менә хәзерге яшьләр аерым дөньяда яшәгән кебек, ди ул.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әле мәктәптә укыган елларында ук Равил Фәйзуллинның шигырьләр китабын көтүгә алып чыгуын искә алды. «Сыерлар һәм атлар каядыр таралышып бетә, ә мин Фәйзуллинның поэзиясе үзенчәлекләрен өйрәнәм, – дип көлдерде ул очрашуга килүчеләрне. – Фикер шыплап тулган шигырьне уку рәхәт. Ул чакларда шырпы кабы куеп та тикшереп карау бар иде – шул кап зурлыгында фикер бармы, юкмы?» Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең татар әдәбиятында торган урынын да югары бәяләде.

Татар китабы йортында Равил Фәйзуллинның шәхесе һәм иҗатына багышланган күргәзмә дә ачылды, кереп карарга өлгерәсез, кызыклы гына мәгълүматлар җитәрлек. Фәнни хезмәткәр Нурзия Мөхетдинова кичәгә килүчеләрне аларның кайберләре белән таныштырып та үтте.

Ә соңыннан шагыйрь шигырьләрен укыды. Шигърият кичәсенең иң тәмле мизгелләре дә әнә шул булгандыр. Ә, әйе, аксакал белән селфи һәм автограф алуны язып тормыйк.

(idel-tat.ru)

 

 

Язучылар