Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Мәхмүт Газизовны искә алдылар

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Газизовны искә алу кичәсе үтте. Кичәгә килгән мәктәп укучылары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты  белән таныштылар. Мәхмүт Газизовның әдәби эшчәнлегенә тирәнрәк бәя бирер өчен, чарага аның каләмдәше һәм дусты Мансур Сафин чакырылды. Шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсинә Газизова да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул балаларга гаилә архивында сакланган кызыклы фотоларны, китапларны күрсәтте. Кичә барышында музей җитәкчесе Роза Хәмидуллина балаларга Мәхмүт абыйларының шигырьләрен, санамышларын укыды; укучылар исә шагыйрьнең балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрен яттан сөйләделәр.

Кичәдә Мәхмүт Газизовның тавышын ишетү мөмкинчелеге дә булды – “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе төшергән тапшыруның өзеге карап үтелде.

Мәхмүт Газизов “Бер, ике, өч…”, “Гаҗәеп көн”, “Мәйдан”, “Ике куян койрыгы”, “Бүремалай белән Аюбай” һ.б. китаплар авторы. Ул балалар өчен бик күп шигъри әкиятләр, шигырьләр һәм санамышлар язган. Шушы елның 8 нче февралендә Мәхмүт Газизовка 80 яшь тулган булыр иде.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм