Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә әдәби очрашу

Туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елы кысаларында Шигърият көненә багышлап шәһәребезнең 2 мәктәбендә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашу узды. Бәйрәмдә балалар кунак язучы апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр, татарча җырлар җырладылар,  төрле уен коралларында  татар көйләрен уйнадылар, язучы апаларының чыгышларын тыңладылар.  Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Балалар Лилия Фәрхетдинованың “Тәҗрибә”  исемле хикәясен тыңлады, Резеда Фәрхетдинованың табышмакларына җавап эзләде. Ахырдан барысы бергә истәлеккә фотога төште.
(Әлмәт шәһәре 2 нче урта мәктәбенең туган тел укытучысы И.Р.Садриева)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева