Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2016–2020 елларда татар шигърияте

Соңгы биш елдагы татар шигърияте турында сөйләгәндә, аның яңа гасыр башында калыплашкан стиль тенденцияләренә нигезләнеп үсүен ассызыкларга кирәк: шигърияттә, нигездә, милләт темасы белән алшартланган тәнкыйди юнәлеш һәм романтик кичерешләр белән бергә интеллектуаль поэзиягә тартылу, модернистик һәм постмодернистик эзләнүләр ачык тоемлана. Шигърият, һичшиксез, сан һәм сыйфат ягыннан байый, даими төстә укучыга тәкъдим ителеп бара: нәшриятларда шагыйрьләрнең төрле җыентыклары дөнья күрә килә, вакытлы матбугатта әсәрләре һәрдаим басылып тора. Соңгыларыннан «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналлары, «Мәдәни җомга» газетасы нәкъ менә хәзерге шигърият сулышын тоярга мөмкинлек бирә. Соңгы биш еллык поэзиягә күзәтүдә дә авторларның аерым җыентыкларына тукталуны максат итеп куймастан (чөнки аларда, нигездә, төрле чорда иҗат ителгән әсәрләр туплап бирелә, шулай ук әсәрләрнең язылу елы куелмаган булу да эшне кыенлаштыра), шушы аталып үткән газета-журналларда дөнья күргән яңа тезмә әсәрләр нигезендә шигърияттәге төп тенденцияләрне билгеләргә тырышырбыз.

Ике съезд арасында дөнья күргән әсәрләрдә милләт темасы әйдәп баруын дәвам итә, милләт язмышы, туган тел, халкыбыз киләчәге кебек мотивлардан оешкан бу тема, гомумән, татар шигъриятенең төп эчтәлеген билгели. Аның Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Вәлиев, З. Мансуров, М. Мирза, Р. Шәрипов, Р. Бәшәр, Т. Шәмсуаров, И. Гыйләҗев, Р. Идиятуллин, Ә. Гаффар, Н. Әхмәдиев, Ф. Гыйләҗев, Р. Сүлти, Р. Мөхәммәтшин, Р. Рахмани, Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, Ф. Гыйззәтуллина, С. Гәрәева, И. Иксанова, Ф. Җамалетдинова һ.б. иҗатларында актив булуы күренә. Гомумән, милләт темасына кагылмаган шагыйрьне атау кыен булыр иде. Милли тема еш кына заман, вазгыятьнең гаделсезлегенә тәнкыйди бәя белән тыгыз керешеп китә, мәсәлән, «Казан утлары»ның 2016 елгы 6 нчы санында Р. Фәйзуллинның җәмгыятькә бәя-мөнәсәбәтен шагыйрь каләменә хас фәлсәфилек белән үреп биргән дүртьюллыклары дөнья күрде, 2018 елда ул бер бәйләм публицистик шигырьләрен бастырып чыгарды, аларда да иҗтимагый-сәяси тәртипләрдән канәгатьсезлек, милләтне битарафлыктан арынырга өндәү мотивлары әйдәп бара. Шулай ук И. Гыйләҗев («Татарлык»), Г. Мөхәммәтшин («Шигырь һәм заман») Р. Корбан («Шагыйрьләр – тел сакчылары, имеш…»), З. Мансуров («Ашау», «Чүп-чар»), Ф. Мөслимова («Патша белми»), Л. Лерон («Өзеклек»), Р. Аймәт («Парадокс»), Л. Фәттахова («Баш чүмечен ачып…») һ.б. әдипләрнең әсәрләре дә шушы бәйләмдә карала ала.

Милли тамырларыбызны барлау омтылышы белән тарихка мөрәҗәгать итеп, дәүләтчелек, милли горурлык идеяләрен калкыткан тезмә әсәрләр зур бер бәйләм хасил итә (Р. Бәшәр «Бөек Дала рухы», Д. Хәйруллин «Сорау-җавап», Ф. Җамалетдинова «Шәһри Болгар, саумы?», Г. Батталова «…Мең ел үткән…», «Безнең тарих фаҗигале», Г. Бәйрәмова «Сәяхәт», «Оныгыма» һ.б.). Төрле кыйтгаларга сибелгән татар халкын берләштерүче милли мәркәз, тарих, әдәбият, сәнгать үзәге кебек кабул ителгән Казан образының сакраль-символик эчтәлеге бу чор шигъриятендә дә өстенлекле булып кала (И. Иксанова «Казанда ниләр бар…», М. Галиев «Казанга мәдхия», Ф. Җамалетдинова «И Казан!», Л. Вәлиева «Казаным», О. Ильюп «Казан!» һ.б.).

Милли темага иҗат ителгән әсәрләрдә метафора-символлар, интертекстуаль бәйләнешләр аша табылган яшерен мәгънә ике гасыр чигеннән үк дәвам иткән стиль тенденциясе булып тора. Бу яктан Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Низами, И. Гыйләҗев, Н. Әхмәдиев, Г. Морат, яшь буын авторлардан Р. Мөхәммәтшин, Ф. Гыйләҗев, Б. Ибраһимов иҗаты игътибарга лаек. Мәсәлән, ХХ йөз башы татар шигърияте белән интертекстуаль бәйләнешләрнең кайберләрен карап үтсәк, Р. Мөхәммәтшинның «Юынасы килә» әсәрен укыганда Тукайның «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?!» гыйбарәсе хәтергә килә, Р. Вәлиевнең «Яңа елның яңа таңы ата…», Р. Әхмәдиевнең «Нигә йоклап булмый?», Р. Мөхәммәтшинның «Шул ук» шигырьләрендә йокы мотивының ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы семантикасы яңартыла, Р. Аймәт шигъриятендә Дәрдемәнд иҗаты белән интертекстуаль бәйләнешләр һәрвакыттагыча киң урын ала («Ак кораб», «Үткән көннәр»), Р. Бәшәрнең «Илдә җил исә микән…» шигыре исә Хәсән Туфан иҗатына бәйләнештә укыла, лирик герой борчылуының яңа сәбәпләре табыла: «Оныклар кем телендә / Сөйләшә икән илдә?». Шунысын искәртик: интертекстуальлек алымы һич кенә дә кабатлау-калыплашу буларак укылмый, киресенчә, мондый мәгънәви бәйләнешләр әсәрләрне эчтәлек ягыннан баета, татар халкы кичергән тетрәнүләрнең яңа гасырда янәдән кабатлануын ассызыклый, милли сызлануны өзлексез итә.

2017 елда тел мәсьәләсенең кискенләшүе бер генә шагыйрьне дә битараф калдырмады диюебез дә дөреслектән ерак түгелдер. Татар шигъриятендә сүлпәнләнеп калган сәяси лириканы көчле ялкын итеп кабызып җибәрмәсә дә, килеп туган яңа вазгыять гражданлык лирикасының гомуми пафосын үзгәртте. Бер яктан, публицистик башлангыч алга чыгып, патетик рух өстенлек иткән шигырьләр язылды (Р. Сәлах «Татарстан»; А. Хәлим «Чакыру җыры», «Булмас үтереп!», В. Фатыйхов «Бер йодрык булыйк», А. Суфиянов «Үс, күтәрел, исән халык!», И. Сабиров «Яшәсен иде халкым» һ.б.), бу шигырьләрнең күбесе шаблон сурәтләрдән азат булмаса да, халыкның милли горурлык хисен уяту җәһәтеннән алар үз бурычларын үтәделәр. Икенче яктан, тәнкыйди башлангыч көчәеп, гражданлык лирикасында телне югалтуга китерәчәк фаҗигане кисәтеп чаң суккан, катгый-кискен фикерләрен яңгыраткан бунтарь лирик геройның позициясе ныгыды. Иҗтимагый-сәяси тәртипләргә каршы чыккан, телгә ясалган һөҗүмгә – нәфрәтле; битараф халкына үпкә-ачулы лирик герой кичерешләре Р. Зәйдулла («Аваз»), Н. Сафина («Кыч-кы-ра-а-а-ам!»), Р. Мөхәммәтшин («Бер генә», «Васыять», «Вакыт җәнапләре») кебек шагыйрьләрнең әсәрләрендә чагылыш тапты.

Ашкынулы экспрессия А. Хәлим («Туган тел»), Л. Шәех («Кара юрга бирегез…»), Р. Шәрипов («Бу – безнең җир»), Р. Миңнуллин («Аңладым…»), Т. Шәмсуаров («Телемә бәйләнмәгез!») кебек шагыйрьләр иҗатында да күзәтелә. Аерым бер әсәрләрдә ситуациягә ироник караш сызлануны яшерү чарасына әверелә (Р. Миңнуллин «Көндезге Казан», Б. Ибраһим «Мурзик», Г. Батталова «Бөек идеаллар», Л. Фәттахова «Үз вакыты белән…», Д. Хәйруллин «Аптырау» һ.б.). Гомумән, җәмгыять, яшәештәге вакыйгаларга һәрвакыт җәһәт җавап бирүчән оператив төр буларак, шигърият халык язмышының елъязмасына әйләнә, дисәк тә, хата булмас.

Милли тематика төрле шагыйрьләр иҗатында тарихи шәхесләр образына мөрәҗәгать итү рәвешендә дә тормышка ашырыла. Сөембикә (Л. Зөлкарнәй «Нугай юлы», С. Әхмәтҗанова «Кичер, Сөембикә!»), Олуг Мөхәммәд (Р. Мөхәммәтшинның шул исемдәге шигыре), Тукай (Р. Гаташ «Тукай хозурында», Ф. Гыйззәтуллина «Тукай туган җирдә», «Мин – Тукайның сеңелкәше», Җәлил (Ф. Гыйләҗев «Азатлыкка атлый татар улы», Ф. Җамалетдинова «Балта») кебек милли каһарманнар яктылыгында лирик геройның үз-үзенә, җәмгыятькә, милләткә бәя-карашлары урын ала. Мәсәлән, Р. Гаташ үзенең «Тукай хозурында» дип исемләнгән әсәрендә Тукайны Һуннар, Дәшти кыпчак чорларыннан килгән тарихның бер буыны буларак карый, Тукай мәйданы, шартлы эчтәлек алып, милләткә хезмәт рухы белән иҗат иткән ничә буын шагыйрьләрне берләштергән, милләтнең киләчәгенә өметне гәүдәләндергән символ булып китә: Олуг сүз, Тукай мәйданы исән, / Киткәннәрнең җыры, васыяте / Безнең белән яши һаман. / Исәннәргә юл – алга табан. / Идел ага… Яши Ил. Хыял – аман. Р. Рахманның «Татарстан урамыннан барам» шигырендә исә тел проблемасы үзәктә тора: һәйкәл һәм чәчәк образларының телне аңлаучы бердәнбер образ булып калуы бүгенге көндә тел мәсьәләсенең кискенлегенә ишарәли, телне югалту куркынычы барлыгы турында кисәтә.

Милли тема, традицион төстә, багышлаулар кысаларында да үстерелә. Г. Моратның «Арыслан», «Шагыйрь авылы», «Йәгез, бер дога…» һ.б., Р. Зәйдулланың «Сәхнә җене» дип исемләнгән багышлаулар циклы, Р. Вәлиевнең «Моңлы ядкарь», «Син татарның күңел түрендә», Р. Низаминың «Метаморфоза», Ф. Гыйззәтуллиннаның «Былбыл ана», Р. Миңнуллинның «Үзегезгә сез үзегез хуҗа», Р. Габделхакованың «Нияз Акмалга», «Саҗидә Сөләймановага» һ.б. шигырьләрендә иҗат кешесен бәяләү критерийлары итеп туры сүзлелек, вөҗданга хыянәт итмәү, намуслылык кебек кыйммәтләр билгеләнеп, иҗатның максаты милләткә хезмәт итү булырга тиешлеге раслана. Күп кенә багышлауларда, әлбәттә, мәгълүм бер калыплылык, мактау-мәдхия белән мавыгу үзен сиздерә, әмма үзенчәлекле идея, фикри тирәнлек белән аерылып торганнары да байтак. Мәсәлән, Р. Миңнуллинның «Үзегезгә сез үзегез хуҗа» шигыре, белорус язучысы Алесь Карлюкевичка атап язылса да, асылда төп эчтәлек үзләренә үзләре хуҗа, өр-яңадан дәүләт корган белоруслар белән татар халкын чагыштыруга корыла, хыялда калган дәүләтчелек турында үкенечле уйланулар әсәрне моңсу укылышка көйли.

Гомумән, вакытлы матбугатта дөнья күргән шигырьләрнең күпчелеге тел-милләт темасын үзәккә куя. Бу – чор шигърияте сулышын билгеләгән төп үзенчәлек. Әлеге темага язылган әсәрләрдә мотивлар уртаклыгы, образлы фикерләүдә охшашлыклар аермачык күренеп тора. Әлбәттә, бу күренеш әдипләр гамен биләгән борчулы-ачынулы хиссиятнең уртаклыгы белән аңлатыла булса кирәк. Л. Шәех әйткәнчә: Шагыйрь һәрчак уй тавында, / Йөрештә, йөгерештә – / Ил сагышы булган җирдә, / Милләт борчылган төштә.

Романтик юнәлештә иҗат итүче шагыйрьләрдән традиционлыкка йөз тоткан авторлар буларак С. Әхмәтҗанова, Ш. Җиһангирова, Ф. Солтан, яшьләрдән Л. Габдрахманова, Г. Закирова һ.б.ны билгеләп үтәргә кирәк. Аларның шигырьләрендә самими эчкерсез хисләр, мәхәббәт, туган җир, яшьлек елларыннан җанына җылы эзләгән лирик геройның күңел дөньясы үзәктә тора. Салмак лирика традицияләрен дәвам иткән, туган авыл, туган җир, әти-әни, бала образларын үзәккә куйган, халык авыз иҗатыннан килгән сурәтләү чараларын яңарткан күңел лирикасы үрнәкләре С. Гәрәева («Авылны сагыну»), Таңчулпан («Кызыма», «Төш»), Ш. Җиһангирова («Гомерем буе әнкәемне…»), Ф. Мөслимова («Кышкы күренеш»), Р. Рахман («Әткәй иңе»), Ф. Тарханова («Капка» циклы), Р. Бәшәр («Әни»), Г. Рәхим («Минем әткәй»), Г. Мөхәммәтшин («Унсигездә», «Юлчыга», «Шушма») һ.б. иҗатында урын ала.

Р. Сәлах, Ф. Мөслимова, Г. Корбанова, Р. Мөхияр кебек шагыйрьләр иҗатында дини мотивлар калку, илаһи кыйммәтләрне кеше яшәешенең асылы дип билгеләп, заманның ямьсезлеген динсезлектә күргән бу әсәрләрдә дидактиклыкка кереп китү дә үзен сиздерә.

Р. Харис, Р. Гаташ, Р. Вәлиев, К. Булатова, Ф. Гыйззәтуллина, Р. Рахман, Ф. Җамалетдинова, И. Иксанова, Х. Мөдәррисова, С. Якупова, Н. Сафина, яшьрәк буын иҗатчылардан Л. Янсуар, Л. Фәттахова, Э. Җәлилова, Л. Гыйбадуллина, Л. Вәлиева, Г. Газизова һ.б. шагыйрьләрнең романтик иҗаты яшәү кануннарына төшенү, яшәеш кыйммәтләрен ачыкларга омтылыш белән алшартланган фәлсәфилек белән характерлана.

Гомумән, хәзерге шигърияттә катлаулы фәлсәфи гомумиләштерүләр, төрледән-төрле мәдәни кодлар, тарихи, архетипик образлар, шартлы-метафорик юнәлешне алга куйган интеллектуаль тенденция көчле. Мәсәлән, игътибарга алынган елларда иҗат ителгән «Ташъязмалар» циклында шагыйрь Сөләйман татар теле турында уйлануларын туплап бирә, һәр җөмләсен кайта-кайта укып, укучыны яшерен мәгънәләрне эзләп табарга, автор фәлсәфәсенә төшенергә мәҗбүр иткән бу бәйләм шигырь техникасының төрле мөмкинлекләрен бергә туплау ягыннан да игътибарны җәлеп итә, нәтиҗәдә, форма һәм эчтәлеге ягыннан бердәй катлаулы әсәр туган. Яшьрәк буын шагыйрьләрдән бу өлкәдә эзләнүләр Й. Миңнуллинада уңышлы.

Соңгы елларда басылган аерым поэтик әсәрләрдә бер тенденция төсендә модернистик һәм постмодернистик алымнарның дәвам ителеше күзәтелә. Мондый эзләнүләр иҗатлары әдәби текстның эстетик сурәтлелегенә, яңгыраш камиллегенә таләпчән, яшерен эчтәлек, мәгънәгә ишарә иткән катлаулы образлар белән аерылып торган шагыйрьләр: Р. Зәйдулла, Р. Аймәт, Б. Ибраһимов, Р. Мөхәммәтшин, Л. Янсуар, Л. Гыйбадуллина һ.б.ның шигырьләрендә урын ала. Әзерлекле укучыга йөз тоткан бу авторларның иҗатында төрле мәгънәләре белән ачылган символлар яки мотивлар, текстны төрлечә укылыш мөмкинлеге, мозаиклык, ассоциатив күзаллау, интертекстуальлекнең киң кулланылуы әдәби текстларның күпкатламлы, күпмәгънәле булуына китерә. Матбугатта «яңа исемнәр» башисеме астында тәкъдим ителгән яшь шагыйрьләрнең иҗади эзләнүләре дә бик еш кына нәкъ менә шушы юнәлештә. Әйтик, модернистик агымнардан татар шагыйренең күңел халәтенә һәрвакыт якын булганы – экзистенциаль тенденция – моңа кадәр Р. Аймәт, И. Иксанова һ.б. шагыйрьләр иҗатында үзен сиздерсә, хәзерге яшьләр иҗатында ул еш кына әйдәп баручы күренешкә әйләнә, яшәешнең хаослыгы, җавапсыз мәхәббәт лирик геройның сызлану-газаплары сәбәбенә әйләнә, яшьлекнең ашкынулы романтикасы югалып кала.

Хәзерге шигърият жанр ягыннан үсештә, форма өлкәсендә эзләнүләр дә игътибарны җәлеп итә. Аерым алганда, шәркый жанрлар тибындагы стилизацияләр шигъриятнең бер үзенчәлеге булып формалашты, бу күренеш аеруча татар шигъриятендә шәркый стильләштерүләрне башлап кертеп җибәрүчеләрдән Р. Гаташ, дини-дидактик эчтәлекле дога-шигырь, касыйдә, нәсыйхәт, робагый кебек жанрларны бердәй үз иткән М. Мирза иҗатында автор стилен билгеләгән сыйфат югарылыгында. Дини жанрлардан дога шәкелендәге аерым үрнәкләр Р. Сүлти («Телем калсын»), Н. Әхмәдиев («Ялвару») Ф. Солтан («Таң атканда теләк телим…»), Д. Хәйруллин («Сайлау») тарафыннан тәкъдим ителгән. Л. Зөлкарнәйнең «Нугай йорты» поэмасы, Ф. Гыйләҗевнең «Ефәк юлы чатында» озын шигыре борынгы текстлар тибындагы стилизацияләрнең уңышлы үрнәге буларак әдәбият тарихында үз урынын табарлар дип ышанабыз. Шәркый жанрлардан робагыйларның шактый язылуын күрсәтергә кирәк. Соңгы елларда матбугатта Ф. Дәүләтбаев, Ә. Саттар, Д. Гарифуллин, Г. Мөхәммәтшин, И. Гыйләҗевнең әхлакый мәсьәләләрне үзәккә куйган, иҗтимагый-социаль кануннарга бәя-мөнәсәбәт белдергән, еш кына фәлсәфи укылыш алга чыккан робагыйлары урын алган.

Гомумән, татар шигъриятендә һәрвакыт яратып кулланылган кыска жанрлар бу елларда бик актив. Р. Фәйзуллинның югарыда атап үтелгән кыска шигырьләреннән тыш, М. Мирза, И. Гыйләҗев, Г. Морат, Г. Рәхим, Р. Низами, Л. Фәттахова, Э. Шәрифуллина, Д. Хәйруллин кебек шагыйрьләрнең яшәешнең төрле якларын иңләп алган тирән фикерле, тыгыз эчтәлек белән характерланган, төрле үлчәмдәге кыска шигырьләре игътибарга лаек. Әйтик, Л. Фәттәхованың чичән текстларын хәтерләткән икеюллыклары (Уртак чакта утраклыктан файда юк, / Юртак чакта йортың бар да – урдаң юк), Р. Низаминың ироник укылышка көйләнгән сәяси дүртьюллыклары (Йөри башласалар бер көтүдә / Бүре белән сарык дуслашып… / «Демократик» дигән уеннардан / Туктар вакыт безгә – хушлашып), Г. Рәхимнең көтелмәгән янәшәлекләр белән сискәндереп җибәргән кыска шигырьләре (Куркып киттем – шундый бер уй килде – / Начар уйлардан да яман бу: / «Бәндә» белән «банда» рифмалашып, / Кочаклашып йөргән заман бу), һичшиксез, уңышлы үрнәкләр булып торалар.

Татар шигъриятендә сирәгрәк күренгән жанрларның берсе – сонет та берничә автор иҗатында урын алган. Ә. Ситдыйкова иҗатында бу жанрның, нигездә, традицион эчтәлектә – мәхәббәт темасына багышланган булуын күрсәк («Вакыт – җитез болан» бәйләме), Ф. Сафин «Сөю юлы» дип исемләнгән романтик сонетлар бәйләменнән тыш «Без – Тукайлы халык!» дигән сонетлар такыясен укучыга тәкъдим итә, һәр әсәргә Тукай фикерләре эпиграф итеп алынып, бүгенге вазгыятькә бәя бирелә, милли горурлык, милләт киләчәгенә ышаныч гомуми пафосны билгели: Киләчәккә күрен, түгел телсез балык – / Якты таңга ашкын! Урын булсын түрдә: / Без бәхетсез түгел, без – Тукайлы халык! Р. Харисның «Аһ, үзгәрә дөнья!..» дигән исем астында берләштерелгән сонетлар бәйләме фәлсәфи семантиканы калкытуы белән игътибарны җәлеп итә.

Л. Фәттахованың чор-заман проблемаларына игътибарны юнәлткән «Көтү хәлләре», «Тигезлек», «Кайсы яхшырак?», «Алдавыч сөенеч», «Соңарган үкенеч», «Сынау», «Сыналу» һ.б. мәсәлләре яңа гасыр шигъриятендә онытылган жанрны яңартуның уңышлы үрнәге булды. Традицион жанр калыпларына нигезләнеп язылып, заманча яңгыраган бу әсәрләрнең дәвамы булыр дип өметләнәбез. Гомумән, бу бишьеллыкта әдәби барышка җитлеккән шагыйрә буларак килеп кереп, лириканың һәр жанрын бердәй үз иткән, ирекле, кыска шигырь формаларында да үзен уңышлы сынаган Л. Фәттахованың иҗаты әдәбиятта үз урынын табачак дип ышанабыз.

Инде күләмле жанрларга килсәк, алдагы корылтайларда поэма жанрының сүлпәнлеге искәртелгән булса, соңгы биш елда аларның шактый күп язылуы күзгә ташлана. «Казан утлары»нда Т.Н. Галиуллинның әлеге поэмаларны тәфсилле анализлаган саллы мәкаләләре дә дөнья күрде. Бу язмаларда поэмалардагы әдәби табышлар һәм йомшак яклар нигезле дәлилләнгән. Чыгышыбызда андагы фикерләрне кабатлап тормастан, кайбер күзәтүләр белән генә чикләник. Бу дәвердә матбугатта, эпик яки лирик башлангыч алга чыгып, вакыйгаларны герой күзлегеннән эзлекле-салмак сурәтләп-тасвирлап барган поэмалар (Р. Шәрипов «Җомга», Э. Шәрифуллина «Оран») белән янәшә шартлы-метафорик фикерләүне алга чыгарган, катламнар синтезы рәвешендә иҗат ителгән поэмалар (Р. Харис «Уба», «Татар аты», Ә. Гаффар «Без – Ак барс») да дөнья күрде. Соңгыларында сюжет катламында бәян ителгән вакыйгаларга үрелеп килгән ассоциатив катлам иҗтимагый-сәяси, тарихи вакыйгаларга бәя-мөнәсәбәт, шәхеснең ил тарихындагы роле, яшәү мәгънәсе һ.б. турындагы фәлсәфи уйлануларны калкытырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Р. Харисның «Уба» поэмасында әсәр исеменә чыгарылган образның символик мәгънәсе шушы фикерләрне «уку» барышында табыла: ул аерым шәхес тормышындагы сынаулардан башлап, ил тарихындагы фаҗигаләр тирәнлеген, хәтер төпкелләрен ачыклаган символга әйләнә.

Поэманың форма ягыннан төрлелеккә омтылуы ачык: соңгы елларда дөнья күргән лиро-эпик әсәрләр арасында публицистик (Р. Харис «Шәүлә»), аллегорик (Х. Бәдигый «Авылдан килгән чыпчык»), дини (Ә. Рәшит «Мөхәммәд») поэмалар, поэма-трактат (Р. Харис «Яза башла!») та бар. Татар әдәбиятында гомумән сирәк язылган һәм соңгы дәвердә онытылып торган шигъри драма жанрына мөрәҗәгать иткән М. Мирзаны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Аның Мохтар Мутинга багышланган «Мохтар» әсәре лиро-эпик шигъриятнең уңышы булып татар поэзиясендә үз урынын алыр дип ышанабыз. Р. Шәриповның «Вафирә» (Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган) һәм С. Әхмәтҗанованың «Соңлаган сөхбәт» (Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлана) поэмалары да милләт тарихында якты эз калдырган шәхесләребезне данлау ягыннан игътибарга лаек.

Һичшиксез, матбугатта дөнья күргән бу лиро-эпик әсәрләр поэзия үсешен күрсәткән үрнәкләр булып торалар, поэма жанры юнәлешендәге эзләнүләр дәвамлы булсын дип кенә теләргә кала.

Моннан биш ел элек корылтайда сөйләгән чыгышында Нурфия Марс кызы Йосыпова «иң авыр, мөшкел хәлдәге» жанр булып баллада жанрының калуы, гомумән, аның «торгынлык» кичерүе турында әйтте. Әлеге карашны без дә кабатларга мәҗбүрбез.

Р. Мөхәммәтшин либретто жанрында эшен дәвам итте, аның «Минем Такташ» әсәре хакында, мәгълүм булганча, төрле фикерләр яңгырады. Үз чиратымда, татар әдәбияты өчен популяр булмаган, катлаулы жанр – либретто язарга алынган шагыйрьләребезнең иҗади сәләтенә тап төшермәстән, тарихи шәхесләрне үзәккә куйган әсәрләрдә беркадәр идеаллаштыру үзен аклыйдыр дигән фикеремне җиткерәсем килә.

Шигърияттә буыннар алмашы турында да әйтеп үтик. Бу турыда күзаллау инде шигърияткә күзәтү барышында ук формалашкандыр, мөгаен: ике съезд арасындагы поэзиядә әйдәп баручы әдипләрдән, һичшиксез, әдәбиятта үз исемен булдырган, кабатланмас индивидуаль иҗат стиле белән сокландырган Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Гаташ, Р. Харис, Р. Вәлиев, З. Мансуров, Г. Морат, М. Галиев, Ф. Гыйззәтуллина, Н. Сафина, Р. Зәйдулла, Р. Рахман, Р. Аймәт һ.б.ны атарга тиешбез. Шулай ук әдәбиятка яңа гасырда килеп, яңа сүз әйткән буын – Л. Янсуар, Л. Гыйбадуллина, Л. Шәех, Й. Миңнуллина, Р. Мөхәммәтшин, Ф. Гыйләҗев, Б. Ибраһим һ.б. һәрберсе шигърияттә үз стилен тапкан үзенчәлекле каләм ияләре булып җитте, дия алабыз. Соңгы биш ел эчендә матбугатта яңа исемнәрнең шактый очравы – бик шатлыклы күренеш, Татарстан китап нәшриятында яшьләрнең иҗат җимешләр тупланган күләмле «Яңа гасыр тавышы» дип исемләнгән антология (төзүчесе – Г. Гыйльманов) басылып чыгу да моны раслый булыр. Яшьләр иҗаты татар шигъриятенең бүген шактый зур үзгәрешләр кичерүен дәлилли. Шигырь техникасы, форма өлкәсендәге эзләнүләр, синтетизм, дөньяга бөтенләй башка күзлектән караган лирик геройның катлаулы, хәтта аңлашылмас тоелган эчке дөньясы яшьләр шигъриятенең барышын билгели. Әлбәттә, еш кына образлы фикерләү, сурәт тудыруга артык игътибар бирү шигырьләрнең идеясен табу-тотып алуны кыенлаштыра, фикер чәчелә, шигырьне тулаем кабул итү авырая, вәзенне бозу шигырьдәге эчке гармонияне югалтуга китергән очраклар да шактый, әмма моны яшьләрнең үз юлларын эзләве дип кабул итәбез. Һәрхәлдә, традицион, тапталган сурәтләрне яңарту юлыннан бармаган, киң катлау укучыга тәкъдим иткән тәүге әсәрләре матур тәэсир калдырган Л. Хәбибуллина, Л. Вәлиева, М. Гафурова, Гүзәлә, Г. Закирова, А. Бикмуллина, О. Ильюп, Н. Гаянов, Э. Рәфыйкова, С. Шәйхелова кебек яшьләрнең иҗатлары өмет уята, табигый сәләтле, әдәби тоемлы, эзләнүчән яшьләр булуы бик куандыра. Алар, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәтен җуймыйча, әдәби зәвыкларын үстерү, индивидуаль стильләрен табу юнәлешендә эшләп, шигърияттә үз сукмагын булдырырлар дип көтәбез. Шигъриятебезнең киләчәге өметле, инде милли хәяттәге шушы катлаулы-каршылыклы вазгыятьтә тәрбияләнгән киләчәк буыннар да шигъриятне якын күрерлек, аңлап, яратып укырлык булсыннар дип кенә телисе кала.

Надыршина Ләйсән Рәдиф кызы

филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре

(Фото – Татар-информ)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина