Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Физиклар да, лириклар да

Нурлат районындагы Яңа Иглай авылы татарны бөтен дөньяга таныткан легендар футболчы, СССР командасы составында  призлы урыннар яулаган Галимҗан Хөсәеновнең туган төяге  буларак та яхшы мәгьлүм. Биредәге урта мәктәп бинасында ана багышланган бердәнбер музей урнашкан. Педагоглар аны  тагын да киңәйтү, тарихи ядкәрләр белән баету өчен күп көч куя, эзли-эзләнә.Әнә әле генә мәшһүр якташыбызның тол хатыны Любовь Леонидовна  өр-яңа истәлек әйберләре китергән. Һәм, авылдашның исемен мәңгеләштерү өчен еллар буе нык  кына тырыша торгач, быел җәй азагында районда гына түгел, республикабыз тарихына кереп калырлык күркәм вакыйга булды. Нурлат стадионы янында тантаналы төстә Галимҗан  Хөсәенов истәлегенә һәйбәт һәйкәл ачылды. Хәтерем ялгышмаса, Мәскәүләрне санамаганда, Рәсәй җирендә танылган спортчыга атап куелган андый һәйкәлләр әллә ни күп түгел дип беләм. Инде килеп, нәкь шушы мәктәп балаларының атаклы футбол остасы хөрмәтенә оештырылган  турнирларда җиңүче исемен яулап килүләрен дә өстәү урынлы.

Яңа Иглай мәктәбе укучылары, кем әйтмешли, спорт белән генә әвәрә килеп, туп тибеп кенә остарып ятмыйлар. Араларында  физиклар да, лириклар да  бар дигәндәй, шөгыльләре күпкырлы. Үҗәтләнеп белем үрләрен яулыйлар. Китапханә ишеге ябылып тормый.  Шушы көннәрдә генә, минем атаклы футболчының тормыш юлын өйрәнүгә шактый вакыт багышлавымны да күздә тотып,  әдәби очрашуга чакырдылар. Әлбәттә, башта әлеге баһадир турында “ Гиля түгел,үзебезнең Галимҗан!” дигән  очеркым басылган “ Чорлар чатында” исемле яңа китабымны телгә алдылар. Кайбер проза  әсәрләре белән таныштырдым. Аннары инде лирикага, ягьни мәсәлән шигьрият гөлбакчасына кереп киттек. Байтагы  яраткан шигырен сәнгатьле итеп, матур укуы белән сокландырды.  Күренә, татар әдәбиятына һич тә битараф түгелләр.Әллә нәрсәләр борчый аларны, мәгьнәле, кызыклы сорауларга җавап кына биреп өлгер. Атнасына ике сәгатьле ана теле форматында белем алучылар гына  димәссең  үзләрен. Белгечлеге буенча үзе дә татар теле һәм әдәбияты  укытучысы,  директор Лилия Галиеваның, дөрес юнәлеш биреп, күңел куеп эшләве дә сизелә монда. Хөсәеновтай күренекле милләттәшләребезне яд итеп тәрбияләү,газиз ана телен күңел түренә сеңдерү эзсез узмый ул.Әдәби кичә дә шуның мисалы… Моның белән генә бетмәде әле. Тиздән  яшь каләм тибрәтүчеләрнең  иҗат җимешләрен аерым укып, фикерләшергә дип килештек.

Илдус Диндаров,  язучы, Татарстанның атказанган мәдәният   хезмәткәре


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева