Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган телнең киләчәген уйлап…

Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә халыкара Туган тел көненә багышланган бик күп чаралар үтә. Шуларның берсе Чаллының “Эврика” мәдәният үзәгендә булды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәнең төп кунагы – талантлы шагыйрь, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Айрат Суфиянов иде. Тәүге шигырьләреннән үк: “Туган телнең киләчәген уйлап, көлдән тудым кабат”, – дип оран салган шагыйрь белән очрашуга студентлар, мәктәп укучылары, гомумән, шигърият яратучылар  җыелды. Алар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, милли гамь белән сугарылган әсәрләрен тыңладылар. Ямь өстенә ямь булып, Айрат Суфиянов сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.

Кичәне шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зөләйха Минһаҗева әзерләде һәм алып барды.

(Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина