Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы укучылары Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина белән очрашты

Чаллыда әдәбият көннәре кысаларында шәһәрнең иң яңа уку йорты – 42нче мәктәптә язучылар Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина кунак булдылар.Февраль азагында Чаллыда әдәбият көннәре узды. Чаллы Язучылар оешмасының 40 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада күп мәртәбәле кунаклар, билгеле сәнгать әһелләре катнашты. Башта мәктәпләрдә очрашулар узды. Чаллының иң яңа уку йорты – 42нче мәктәптә язучылар Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина кунак булдылар.Мәктәп директры В.Н.Матюшин кунакларны якты, матур белем йорты һәм аның эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәп буйлап үткәрелгән кызыклы экскурсия барышында укытучылар үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Аннан чара китапханәдә дәвам итте. Укучылар үз талантларын күрсәттеләр, кунакларга кызыксындырган сорауларын бирделәр. Олпат язучы Марсель Галиев, укучылар янәшәсендә балачакларына кайтып, үз истәлекләре белән уртаклашты хәтта.

Җылы кичә күмәк рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева