Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

ЛӘБИБ ЛЕРОН: «ТҮБӘН КАМАДА МИНЕ ТУКАЙ КАРШЫ АЛДЫ»

 Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән әдәби очрашу үтте.
«Күңелемдә хисләр ташкыны» дип исемләнгән очрашуда мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина, «Кама таңнары», Аксакаллар шурасы вәкилләре, төбәк тарихчылары, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, яшьләр, балалар – Ләбиб Леронның иҗатын яратучы, аның белән тагын да якыннанрак танышу теләге булган түбәнкамалылар катнашты.

«Түбән Камада мине Тукай каршы алды!» – дип аерым бер горурлык белән сүз башлады Ләбиб ага һәм очрашуга кадәр үзенең шәһәребезнең йөзек кашы булган Тукай паркында булуын, китапханә белән танышуын, алган тәэсирләренең күңелендә якты кичерешләр калдыруын әйтеп үтте.

Әдәби- музыкаль очрашу быел үзенең күркәм гомер бәйрәмен каршы алучы кунагыбызның туган ягы, балачак хатирәләрен яңартудан башланды. Билгеле булганча, Ләбиб ага Мөслим районының Түреш авылында дөньяга килгән, балачагы исә Актаныш районының Олы Имән авылында узган. Кичә барышында ул үзенең балалык, үсмер елларын, гомер сәхифәләрен җылы хис-тойгылар белән искә алды, үз тәҗрибәсеннән, мисалыннан чыгып, залда утырган тамашачыга киңәш-теләкләрен дә җиткерде. Бу җәһәттән, җор теле, әмма үткен сүзе белән, беренче чиратта, ата-ананың үз баласына мәгънәле, матур исем кушарга тиеш булуына (мәгълүм булганча, әдипнең чын исеме – Лемон) басым ясады.

Әдәби эшчәнлегенә килгәндә, Ләбиб Лерон исеме кече яшьтәгеләргә дә, өлкән буын китапсөючеләргә дә яхшы таныш. Язучы әдәбиятның төрле жанрларында һәм төрле буын өчен уңышлы иҗат итә, аның әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Әйтик, балалар өчен дөнья күргән «Транзистор үч ала», «Яңгырның ял көне», «Таһир маҗаралары» кебек китаплары – һәр тәрбияченең өстәл китабы. Балалар бакчаларында аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны да яратып башкаралар. Бүгенге кичә дә нәни түбәнкамалыларның әдип шигырьләрен сөйләве, алар башкаруында «Сары яфрак» җыры очрашуның матур бер мизгеле, буыннар дәвамының күркәм үрнәге булып истә калды. «Балалар өчен язучыларның сабый телендә, самими, гади телдә язуы мөһим, -дип, уңыш сере белән уртаклашты шагыйрь. – Балалар авыр яңгырашлы сүзне аңламый, алар арасында киң кулланылыштагы, катлаулы булмаган сүзләр белән язарга тырышырга кирәк». Ләбиб Лерон балалар өчен пьесалар авторы буларак та билгеле, аның әсәрләре Әлмәт, Минзәлә театрларында уйналып, уңыш казана, Татарстан телевидениесендә күрсәтелә.

Урта, өлкән буын китапсөючеләргә исә Ләбиб Лерон шигырьләр, сатирик, юмористик эпиграммалар, пародияләр, тәрҗемәләр авторы буларак яхшы таныш. Укучылар аны «Күрше тавыгы», «Сине генә сөям», «Бәллүр төн», «Мәхәббәтнең канат җиле» кебек җыентыклары аша беләләр. «Шигырь җаннан чыгарга тиеш, -дигән фикердә автор. – Шигырьләрдән вазгыять, тормыш, җан халәте бәреп торырга, ул кеше күңелендә дулкын йөгертергә тиеш».

Ләбиб Лерон – милләтебезнең данлы-шанлы үткәнен барлаучы эзләнүчән тарихчы, хакыйкатьне, чынбарлыкны халыкка, киләчәк буыннарга җиткерергә омтылучы үткен каләмле журналист, мөхәррир дә. Озак еллар дәвамында «Безнең мирас» журналы дөньяның төрле почмакларына таралган халкыбыз тарихын, милли хәзинәсен, күренекле шәхесләребезне, чор һәм кешеләр язмышын яктыртуда зур хезмәт һәм тырышлык куя, мәгълүматны энҗе бөртегедәй туплап, җиз иләк аша үткәреп, җанлы һәм аңлаешлы телдә укучыга тәкъдим итә, үткәннәрне бүгенге белән бәйләп, киләчәккә әманәт итеп тапшыра. Журнал эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Ләбиб ага басманың бер санын нәкъ менә 55 еллык тарихы булган Түбән Камага багышлау нияте булуын, бу уңайдан башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин белән фикер алышуын, мәгълүмат туплауда түбәнкамалылар белән әдәби-иҗади хезмәттәшлек булдыру теләген дә җиткерде.

Кунакның фикерен мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина да хуплады, үз чиратында, ул Ләбиб агага район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хаты тапшырды, шәһәр һәм район тарихына багышлаган җыентыклар бүләк итте.

«Кама таңнары» җирле әдәби берләшмәсе язучылары да Ләбиб агага ихлас теләкләрен җиткерделәр, әдәби хезмәттәшлекнең дәвамлы буласына ышаныч белдерделәр.

Милли җыр-моңнар белән үрелеп барган әдәби кичә һәркем күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды. Ләбиб ага Леронның «Бары илем, телем белән бәхетле була алам!» – дигән шигъри юллары әдәби очрашуда катнашкан һәркем өчен хәтердән мәңге җуелмас шигарь булып яңгырады.

Гөләндәм Галиева

 

 

 


Язучылар