Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Апрель ае тезислары

3 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы үткәрелде. Анда ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясалды. Гадәттә апрель ае язучылар өчен иң киеренке вакыт исәпләнә. Быелгы Әдәбият елы үз төсмерләрен өстәде. Шигърият бәйрәмен үткәргән көннәрдә Казанда Халыкара төрки телле яшь язучылар фестивале ачылачак. Идарә утырышында аңа әзерлек эшләре каралды, дүрт көн буе барачак чаралар өчен җаваплы кешеләр билгеләнде

25 апрельдә 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Язучылар берлегенең гомуми җыелышы үткәреләчәк. Шул ук көнне Тукай клубында Халыкара төрки телле яшь язучылар фестивален ачу тантанасы була. Проза, шигърият, драматургия, тәнкыйть остаханәсе утырышлары да шул көнне узачак. Идарә утырышының аерым көн тәртибе оештыру эшенең торышын барлады.

Идарә утырышында Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Алар башлыча рус телендә иҗат итүче әдипләр. Альбина Нурисламова, Александр Авакумов кабул итү Коллегиясе аркылы үткәннәр иде инде, идарә утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән расландылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз!


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева