Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт бүлеге язучылары Акъяр халкы белән очрашты

Яңа Чишмә районы Акъяр авылында әниләр көне уңаеннан «Бер күрешү – бер гомер» исемле бик эчтәлекле һәм кызыклы чара үтте. Авыл халкы, әниләр, әбиләр, бәбиләр дә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары белән очраштылар. Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, бик күп көйләр авторы Минзифа Әхмәтшина һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Зөлфия Сираева үзләре һәм иҗатлары турында сөйләп кенә калмадылар, җырлап-биеп тә күрсәттеләр. Килгән кунаклар да, Акъяр мәктәп-балалар бакчасыннан килгән балалар да канәгать булып, рәхмәтләр әйттеләр. Мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Рафик кызы Халикова, мәктәп коллективыннан Рузия Рауф кызы Фәхретдинова кичәдә катнашучы кунакларга, концерт номерлары белән чыгыш ясаган авылдашларына зур рәхмәтләр әйттеләр. Шушы очрашуны оештырып йөргән авыл шагыйрәсе, күп китаплар авторы Миләүшә Минталип кызы Халиковага кунаклар үзләре олы рәхмәт әйттеп кайтып киттеләр.

(Минзифа Әхмәтшина)


Язучылар