Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Каманың балалар китапханәсендә әдәби очрашу узды

Бүгенге җәмгыятьтә халыкны китапка тарту, әдәби әсәрләр белән кызыксындыру, эстетик зәвык тәрбияләү бурычы, беренче чиратта, китапханәчеләр өстендә һәм үз хезмәт вазифаларын алар зур тырышлык, искиткеч фидакарьлек белән, күңел биреп башкаралар. Түбән Кама шәһәренең 37 нче балалар китапханәсендә “Китабым –гомер юлдашым” дип исемләнгән әдәби очрашудан алган тәэсирләр бу фикеремне тагын да ныгытты. Әдәбият сөюче яшь дусларыбыз белән очрашуга без ТР Язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Нурзия Мирхазова белән килдек.

Ишегеннән атлап керүгә үк, китапханә үзенә генә хас җылылыгы, якты, заманча җиһазландырылган заллары, һәр почмагыннан бөркелеп торган мәгърифәт нуры белән күңелне җәлеп итте. 25 елдан артык тарихка ия китапханәдә бүгенге көндә 6 хезмәткәр эшли, алар микрорайонның 4 мәктәбе, 6 балалар бакчасы, 5 яшүсмерләр клубы белән хезмәттәшлек итә, кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен төрле әдәби кичәләр, бәйгеләр, бәйрәм тамашалары, конференцияләр, фестивальләр үткәрә. 26 меңлек китап фонды булган бу җәмәгать урыныннан кеше өзелми, биредә “Ак каен” әдәби клубы да нәтиҗәле эшләп килә.

Без исә шәһәрнең 33 нче гимназия, 14 нче лицей укучылары белән очрашып, әңгәмә кордык. Әдәби кичәне китапханә мөдире Резидә Галиева белән китапханәче Әнүзә Вәлиева алып бардылар. Алар бар тулылыгында, һәр темага аерым тукталып, балаларга аңлаешлы итеп, эзлекле төстә минем “Күңел тәлгәшләре”, Нурзия Мирхазованың быел дөнья күргән “Гөлбакча” китапларын укучыларга тәкъдим иттеләр.

Ватанга мәхәббәт туган ягыңннан, туган йортыңнан, нигезеңнән башлана, ә янәшәңдә яшәп иҗат итүче каләм әһелләрен белү, алар белән аралашу, әсәрләре белән танышу зур әдәбият мәйданына юл ача, шуңа күрә мин сүземне үзебезнең Түбән Камада эшләп килүче, ярты гасырдан артык тарихка ия “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе турында мәгълүматтан башладым. Балаларны берләшмәнең юбилей алдыннан чыккан альманахы, җирле әдипләребез эшчәнлеге белән таныштырдым.

Иҗатыма килгәндә исә, укучылар кичәгә үзләре дә ныклы әзерлек белән килгәннәр, сәхнә түреннән шигырьләремне сәнгатьле итеп, яттан сөйләделәр, сораулар бирделәр. Укытучыларга багышланган шигырьләремне хәтта җитәкчеләре Фәндия Шәйдуллина үзе укыды! Үз гомерендә шигырь язып карамаган кеше сирәктер, очрашуны тагын да мавыктыргыч, балалар өчен файдалы итү максатында без алар белән “Уйныйбыз, бергәләп уйлыйбыз!” уенын да уйнап алдык, укучыларга шул рәвешле шигырь язу нечкәлекләрен төшендерергә тырыштым.

Бар гомерен балаларга, милли җанлы ул-кызлар тәрбияләүгә багышлаган Нурзия ханымны да очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән тыңлады. Балачак хатирәләреннән, үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, ул укучыларга бүгенге эшне иртәгә калдырмаска, белемгә омтылырга, китап сөяргә, олыларга-кечеләргә мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерде. Балалар язучының бу сүзләрен “Гөлбакча” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек белән дә дәлилләделәр. Шул дәрәҗәдә бирелеп, тырышып, рольгә кереп уйнады алар. “Гөлбакча” – ул гади бакча гына түгел, ул –безнең туган җиребез –Түбән Кама, ул – безнең Татарстаныбыз”,- дип, китапка салынган олы мәгънәне билгеләде язучы.

Балаларны әдәбият белән кызыксындыруда матбугат чаралары да зур роль уйный. Бу җәһәттән аларга үзебезнең “Туган як” газетасын, күрше Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Мәйдан” журналын, аның “Мәйданчык” кушымтасын, “Көмеш кыңгырау” газетасын, республика басмаларын тәкъдим иттек, үз әсәрләребез басылып чыккан нөсхәләрен бүләккә калдырдык.

Кайсы гына чорда яшәсәк тә, нинди генә яңа электрон технологияләрдән, интернет ресурслардан файдалансак та, яшәешебездән басма әдәбият беркайчан да юкка чыкмаячак. Моның шулай икәнлеген үзенең бер чыгышында Рөстәм Миңнеханов та әйтеп узды. “Без китапка кире кайтачакбыз”, -диде ул. Чыннан да, китап – кешелек җәмгыятенең төп белем чыганагы, акыл хәзинәсе; очрашуга килгән балаларга без китапханәчеләр белән берлектә моны төшендерергә, аларны басма әдәбиятка, иҗатка тартырга тырыштык, эшебезнең нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр. Киләсе очрашуда укучыларның беренче иҗат җимешләре белән танышырга, иң отышлыларын матбугатка, Разил Вәлиев исемендәге әдәби бәйгегә тәкъдим итәргә сүз куешып таралыштык.

P.S. Һәр өлешен уйлап, җиренә җиткереп, зур тырышлык куеп әзерләнгән очрашу иде бу! Китапханә мөдире Резидә Галиева һәм барлык хезмәткәрләргә, укучыларга, аларның җитәкчеләре Фәндия Шәйдуллина, Фәния Закироваларга зур рәхмәтемне җиткерәм, сәламәтлек, уңышлар телим!

(Гөләндәм Галиева)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина