Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бер күрешү –үзе бер гомер

Буа ветеринария техникумында “Бер күрешү –үзе бер гомер”дигән әдәби –музыкаль кичә Татарстан президенты боерыгы нигезендә уза торган туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылды. Бу мәгънәле очрашу шагыйрә-мөгаллимә, язучы Гөлнур Айзат иҗатын техникум студентлары белән киң планда таныштыру максатыннан үткәрелде.Техникум укытучылары, студентлар Гөлнур Айзат шигырьләрен, җырларын өйрәнеп кенә калмадылар, якташыбыз иҗаты буенча эзләнү эшләре дә яздылар.

Кичәдә шагыйрә үзе дә катнашып, студентларның күп сорауларына җаваплар бирде, китап язу серләрен ачты, яңа җырларын яңгыратты.Техникум мөгаллимнәре эшләгән күргәзмә, презентацияне югары бәяләп,Гөлнур Айзат рәхмәтен әйтеп китапханәгә китапларын бүләк итте.

(Гөлгенә Гомәрова, Буа веттехникумының татар теле укытучысы).


Язучылар

Туган көннәр