Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучыларның китап укучылар белән очрашулары дәвам итә

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә чираттагы бик матур әдәби кичә булды. Китап укучылар, әдәбият яратучылар белән гамьле очрашуга  Чаллыда яшәүче каләм ияләре Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева, Рәкит Әбделманов, Рубис Зарипов  килгән иделәр.

Алар туган тел, туган як, милләт язмышына багышланган шигырьләрен укыдылар, ихлас истәлекләре белән уртаклаштылар, бүгенгебез, киләчәгебез турында фикер алыштылар.

Ветеран җырчы, композитор Рубис Зарипов халкыбызның үлмәс җырларын да яңгыратты. Тыңлаучыларның йөзендә соклану, горурлану хисләре, күзләрендә яшь бөртекләре иде. Әйе, халкыбызның үзәк өзгеч моңлы җырлары, гомумән, сәнгатебез, әдәбиятыбыз сихри көчкә ия – милләт җанына дәва алар һәм, иң мөһиме, киләчәккә өмет уята.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева