Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхмәт, Тукаебыз!

Тукаебыз туган көнендә, районыбызның йөзе булган Әбрар ага Кәримуллин исемендәге районыбыз китапханәсендә бик матур, тәрбияви, эчтәлекле, ихлас кичәдә кунак булдым. “Гаилә елы” уңаеннан “Тукай белән бергәләп” онлайн марафонында катнашучы гаиләләр чакырылган иде. Районыбызның төрле авылларыннан ( минем туган авылым Шекше, Алан-Елгадан да дүрт гаилә килгән иде), район үзәгеннән әти-әниләре, туганнары белән китап сөюче, татар китабын укучылар бердәм булып килгәннәр! Нинди сөенечле матур күренеш бит бу! Әлеге гаиләләрне күргәч үземнең әти-әниле, китаплы, әкиятле балачагым исемә төште. Мин төпчек балага әтием “Ак бүре” әкиятен сөйләп йоклата иде. Әнием, утыны шарт-шорт килеп янган җылы мич каршында, “Сак-Сок” бәетен җырлый иде. Ә мин Сак-Сокның әнисен җәлләп елый идем…

Нәрсә турында яза идем әле… Әйе! Нәрсә генә сөйләсәк тә, зарлансак та, кемнәрне генә гаепләсәк тә, Туган телебезгә мәхәббәт гаиләдән башлана! Әти-әнисе китап укыган бала китап укый инде ул! Әти-әни телнең кадерен, хөрмәтен үз газизенә аңлатырга тиеш! Әби-бабайлары, дәү әти-дәү әниләре сөйләшкән тел бит ул! Телне белмәсәң, димәк син аларны да оныткан дигән сүз! Ә ата-ананы хөрмәт итмәгән бала бәхетле була алыр микән?! Телебез белән дә нәкъ шулай!

Тагын бүгенге чарадан читкә киттем инде…Күңелемне кузгатты әлеге очрашу. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова йөрәк түреннән чыккан ихлас сүзләре, теләкләре , рәхмәтләре белән һәркемнең күңеленә җылылык, матурлык, өмет салды. Тормышка ашардай хыял, максатлары да бихисап җитәкче ханымның! Бүгенге көндә дә нинди генә чаралар үткәрелми биредә! Исең китәрлек! Кемнәр әле бүгенгә кадәр зәвыклы, якты китапханәне килеп күрмәгән – килегез! Монда сезне күңел байлыгы көтә! Китапханәнең үз эшләренә гашыйк кызлары, ару-талу, зарлануны белмәс Илсөяр Шакирҗанова һәм Әдилә Хәлилова бик зур осталык белән, җиренә җиткереп әзерләнгән программа нигезендә, кичәнең барышын мавыктыргыч итә алдылар. Марафонда 61 гаилә катнашып, шуларның 30 ы чарага килгән иде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә барышында Тукаебыз шигырьләре белән беррәттән минем шигырьләр дә яттан сөйләнде.Сорау арты сорау явып кына торды үземә. Рәхәт икән сорауга җавап биреп тору. Нәрсә сөйлим икән дип аптырыйсы булмады.( бу урында елмайган смайлик куям) Очрашу соңында кадерле, мәңге яшь Тукаебызның “Туган тел” җырын аягүрә басып җырладык! Әйе, без Тукайлы халык! Рәхмәт сиңа апрель, безгә Тукаебызны бүләк иткәнең өчен! Рәхмәт сиңа, Тукай, безне яшәткәнең өчен! Саклаганың өчен!

Илмира Гыймаева


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров